Татар халык иҗаты (25 томлык)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар халык иҗаты (25 томлык) latin yazuında])


Татар халык иҗаты


Том 1. «Мифология»

Автор:

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

Жанр:

тупланма

Оригинал теле:

татар

Нәшер итүче:

ТКН

Чыгарылыш:

2021 елдан

Битләр:

I том – 511 бит

ISBN:

ISBN 978-5-298-04310-6

Алдагы:

13 томлык (1970―1980 еллар)

«Татар халык иҗаты» (рус. Татарское народное творчество) ― татар фольклористикасы буенча татар телендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар халык иҗаты бүлеге галимнәре тарафыннан әзерләнә торган егерме биш томлык академик тупланма. Әлеге күптомлык «Татар халык иҗаты» (13 томда, 1972―1988, 1993) басмасына кергән материалларны да, унөчтомлыкка керми калган һәм басма нәшер ителгәннән соң табылган фольклор җәүһәрләрен игътибар үзәгенә алуны күз алдында тота.

25 томлыкны нәшер итүнең максаты ― халыкның рухи байлыгын үзенә кайтару, аны популярлаштыру, тарихка кертеп калдыру, фольклордагы күпгасырлык табышларны бербөтен итеп күзаллап, күпьеллык фәнни-тикшеренү нәтиҗәләрен гомумиләштерү.[1]

Редколлегия: К. М. Миңнуллин, И. К. Сәгъдәтшин, Д. Ф. Заһидуллина, И. И. Ямалтдинов.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар фольклоры әсәрләреннән махсус әзерләнгән һәм фәнни таләпләргә нигезләнеп төзелгән «Татар халык иҗаты» дип исемләнгән беренче антология 1951 елда дөнья күрә (Хәмит Ярминең кереш мәкаләсе белән). 1970―1980 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторы галимнәре тарафыннан татар фольклорының барлык жанрлары китерелгән «Татар халык иҗаты» күптомлыгының 13 томы дөнья күргән.[2] [3]

Халык авыз иҗаты (фольклор) ― милләтне милләт итеп тота торган төп милли кодларны, символ-образларны, хикмәти фикер тәгълиматын барлап, туплап, саклап, һәр яңа буын хәтеренә сеңдереп торучы хәзинә, база.[4]

Татар фольклористикасы тарихында беренче тапкыр гамәлгә ашырыла торган татар телендә 25 томлык татар фольклоры җыентыгын төзү проекты Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Басма татар халык иҗатының 13 томлык академик басмасында басылган (1989 елда соңгы 12нче том чыккан, соңрак тагын 1 том дөнья күргән) [5] һәм анда кермәгән материалларны, шулай ук академик томнар чыкканнан соң җыелган фольклор текстларын җентекләп тикшерүне күздә тота. Мондый басманы әзерләү кирәклеге үзенең тарихи-мәдәни һәм милли тамырларына, традицияләренә, татар фольклористикасының үсеш дәрәҗәсенә кызыксынуның артуы, шулай ук фольклорчыларның күпьеллык җыю һәм тикшеренү эше нәтиҗәсендә тупланган шактый фольклор материалының булуы белән бәйле.[6]

Әллә кайчаннан бирле әзерләнеп килгән 25 томлык халык иҗаты тупланмасының [7] Татарстан китап нәшриятында татар телендә «Татар халык иҗаты»ның 2 томы ― «Мифология» (2021) һәм «Йола фольклоры» (2022) томнары һәм «Мәгариф» нәшриятында һәм Татарстан китап нәшриятында рус телендә 15 томлык «Татарское народное творчество» тупланмасының һәрберсе 1 200 данә тираж белән 9 томы (1 том – «Хайваннар турындагы әкиятләр. Тылсымлы әкиятләр» (2008), 2 том – «Тылсымлы әкиятләр» (2008), 3 том – «Көнкүреш әкиятләре» (2010), 4 том – «Табышмаклар» (2013), 5 том – «Риваятьләр һәм легендалар» (2015)[8], 6 том – «Мәкальләр һәм әйтемнәр» (2017), 7 том – «Мәзәкләр» (2017) [9], 8 том – «Дастаннар» (2019), 9 том ― «Бәетләр» (2022) басылып чыккан [10][11]

Аерым китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том 2. «Йола фольклоры»

Том 1. Мифология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар фольклористикасы фәнендә татар халкының мифологик күзаллауларын чагылдырган текстларны тулы бер система буларак тәкдим иткән беренче фәнни хезмәт. «Мифология» томы борынгы бабаларның бүгенге көнгәчә сакланган мифологик күзаллаулар системасын кабат тергезү максатыннан эшләнгән. Әлеге томга кертелгән һәм төрле жанрларга (легенда, ырым, ышану, тыю, юрау, мифологик хикәят һ. б.) караган текстлар җиде бүлектә тәкъдим ителгән:

  1. Югары аллалар, дөнья һәм төрки кабиләләр яратылышы
  2. Әйләнә-тирәдәге төрле объект һәм күренешләрнең килеп чыгышы
  3. Беренче кешеләр һәм пәһлеваннар
  4. Рух-ияләр
  5. Түбән рухлар
  6. Дәвалау һәм саклау магиясе
  7. Халык ышанулары

Том 2. Йола фольклоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Йола фольклоры» томы[12] ― татар халкының йола фольклорын тулы бер комплекс (хәрәкәт һәм сүз берлеге) итеп күз алдына бастыру юнәлешен алга куйган фәнни хезмәт. Китапка татар халкының йола фольклорына мөнәсәбәтле жанрларга караган поэтик үрнәкләр (ырымнар, келәүләр, йола җырлары, такмаклар, арбаулар, алкышлар, сыктаулар һ. б.) урнаштырылган. Кереш сүздә, искәрмәләр һәм аңлатмалар бүлегендә татар йола фольклорының өйрәнелү тарихы, бүгенге торышы, жанрлар системасы һәм чыганаклар хакында бай мәгълүмат тәкъдим ителә.[13]. Тупланма Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының әйдәүче гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Л. Х. Дәүләтшина тарафыннан төзелгән (фәнни мөхәррире М. Х. Бакиров). Томда БДУ татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондында сакланган күпсанлы халык иҗаты үрнәкләре дә урнаштырылган.[14] Әлеге томда язмалар тематик класссификация нигезендә төп ике зур төркемгә («Календарь йола иҗаты», «Гаилә-көнкүреш йола иҗаты») бүленеп урнаштырылган.

  • Календарь йола иҗаты
    • Яз һәм җәй айларына бәйләнешле йола-бәйрәмнәр
    • Көз һәм кыш айларына бәйләнешле йола-бәйрәмнәр
  • Гаилә-көнкүреш йола иҗаты
    • Бала туу йоласы
    • Туй йоласы
    • Күмү һәм иске алу йолалары
    • Солдатка озату йолалары

Том 3-8. Әкиятләр (6 китапта)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том 9. Дастаннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том 10. Китаби дастаннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том 11. Табышмаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том 12-13. Мәкальләр һәм әйтемнәр (2 китапта)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том 14-15. Мәзәкләр (2 китапта)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том 16-17. Бәетләр (2 китапта)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том 18. Мөнәҗәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том 19. Риваятьләр һәм легендалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том 20-23. Җырлар (4 китапта)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Том 24-25. Балалар фольклоры (2 китапта)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Басма фольклор, тарих һәм этнография буенча белгечләргә, югары уку йортлары һәм урта уку йортлары укытучыларына, студентларга, шулай ук киң укучылар даирәсенә исәпләнгән.[15]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТӘҺСИнең яңа китабы: 25 томлык «Татар халык иҗаты» тупланмасының икенче томы. antat.ru, 10.02.2023
  2. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Сайфулина Ф. С., Замалиева Л. Ф.. Устное народное творчество: учебно-методическое пособие. Тобольск: Тобольская государственная социально-педагогическая академия им. Д.И. Менделеева, 2013, 3нче бит.
  4. Галимҗан Гыйльманов. Халык иҗаты каян башлана яки Исәнбәт васыяте. «Түгәрәк уен», 2020, № 3, 26нчы бит.
  5. Рузилә Мөхәммәтова. Ким Миңнуллин: «Шәхесләр юклыгы башка шәхесләр гаебедер – җитешергә мөмкинлек бирелмәгән». Интертат, 12.04.2023
  6. 25-томный Свод татарского фольклора. Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова
  7. Марсель Бакиров. Яңа сигезтомлык ник кирәк?(үле сылтама) Мәдәни Җомга, 22.02.2023
  8. Предания и легенды. Татарская Мифология /Татар Мифологиясе ВКонтакте, 26.08.2018
  9. Мэзэки (народные шутки), Сборник. Литрес
  10. Халык иҗаты бүлеге. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
  11. Татарское народное творчество = Татар халык иҗаты : в 15 т. Российская Государственная Библиотека
  12. Новая книга ИЯЛИ: второй том 25-томного Свода татарского фольклора. ИЯЛИ АН РТ, 10.02.2023
  13. Татар халык иҗаты 25 томда. Том 2. Йола фольклоры
  14. И. К. Фазлетдинов. Ниһаять, кулыма Татарстан китап нәшриятында.. Илдус Фазлетдинов ВКонтакте, 5.11.2022
  15. Литература о татарской мифологии. Tatarmif, 26.08.2018

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр
  • Ләйлә Дәүләтшина. Татар халкының рухи мирасын барлау. «Казан утлары», 2023, № 7, 180-184нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]