Римма Бикмөхәммәтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Римма Бикмөхәммәтова latin yazuında])
Римма Бикмөхәммәтова
Туган телдә исем Римма Бикмөхәммәтова
Туган 26 апрель 1981(1981-04-26) (42 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Стәрлебаш районы, Стәрлебаш авылы,
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист

Римма Бикмөхәммәтова - журналист. 1981 елның 26 апрелендә БАССРның Стәрлебаш районында Стәрлебаш авылы туган.

1998 елны Стәрлебаш урта мәктәпне тәмамлаган. Шул ук елны Башкорт дәүләт университетының Башкорт филологиясе һәм журналистикасы факультетына укырга кергән. 2003 елда журналистика белгечлегендә махсус ачылаган татар төркемен тәмамлаган. Укыган вакытта актив иҗтимагый тормышта катнашкан. “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Уфадагы бүлеге рәисе, БДУның “Уфа хәзинәләре” дип исмеләнгән КВН командасының капитаны, “Җидегән” татар яшьләре клубын оештыручысы, координаторы.

2000-2005 еллар – Башкортостанда атнага бер тапкыр чыгучы “Атна” газетасында эшләү чоры.

2005 елда Казанга күчкән. Башта берничә ай “Яңа гасыр” радиосының PR-менеджеры булып эшләгән. 2005 елдан алып бүгенге көндә дә “Ирек мәйданы” газетасының журналисты. Шулай ук “Азатлык” радиосында актив яза.

Казандагы иҗтимагый тормышка килгәндә, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]