Әсгать Мирзаһитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әсгать Мирзаһитов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әсгать Мирзаһитов
А.Мирзаһитов.jpg
Әсгать Мирзаһитов
Тугач бирелгән исеме: Әсгать Мәсгуть улы Мирзаһитов
Туу датасы: 13 октябрь 1928(1928-10-13)
Туу урыны: Туймазы районы, Бикмәт авылы, БАССР
Үлем датасы: 24 ноябрь 1989(1989-11-24) (61 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1953-1989
Юнәлеш: драматургия
Жанр: комедия
Иҗат итү теле: татар теле, башкорт теле
Дебют: «Тыныч күл» (1953)
Премияләр: Салават Юлаев премиясе(1976)
Г. Сәләм премиясе (1969)
Бүләкләр: Хезмәт Кызыл Байрагы ордены(1971)
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены(1978)
Халыклар дуслыгы ордены(1984)

Әсгать Мирзаһитов (Әсгать Мәсгуть улы Мирзаһитов, баш. Әсғәт Мәсғүт улы Мирзаһитов) – язучы, драматург. С. Юлаев (1976), Г. Сәләм (1969) премияләре лауреаты. Язучылар берлеге идарәсе рәисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елның 13 октябрендә БАССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Туймазы районы) Бикмәт авылында туган.

Кандра урта мәктәбен (1945), Уфада театр укуханәсен (1948), Мәскәүдә әдәбият институтын (1960) тәмамлый. Театр укуханәсен тәмамлагач, Йомагуҗа, Авыргазы театрларында (хәзерге Салават драма театры артист, сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1950-1953 елларда хәрби хезмәттә.

1953 елдан Уфада. «Кызыл таң» газетасында, М. Гафури исемендәге театрда әдәби бүлек мөдире, «Агыйдел» журналынының баш мөхәррире (1960-1972), Республика язучылар берлеге идарәсе рәисе (1973-1988). БАССР Югары советы рәисе (1980-1989).[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә.Мирзаһитов китабы (рус.)

Кандра мәктәбендә укыганда язган «Яшь партизан» пьесасын (1944) Совет Армиясе бәйрәмендә Кандра тимер юлчылар клубы сәхнәсендә куялар. 1945 елның 9 маенда район газетасы Ә. Мирзаһитовның Җиңүгә багышланган шигырен бирә.[2] 1953 елда «Тыныч күл» исемле беренче комедиясен яза. Икенче әсәре - «Бозлар актарылганда» (1955). Ватандашлар сугышы чорын тасвирлаучы «Утлы өермә» (1957) драмасы Мәскәүдә аерым китап булып басыла, татар драма театрларында зур уңыш белән бара. «Әниемнең ак чәчләре» (1960) татар, рус, кыргыз, башкорт театрларында куела.

В. Гюгоны, М. Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»ен, В. Малюгин, Ю. Чепурин, Лоусон пьесаларын тәрҗемә итте.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Утлы өермә (1958) - театрда уйналды (реж. Ш.Мортазина)
  • Утлы өермә (Огненный вихрь) (М,1959)
  • Әниемнең ак чәчләре (1960)
  • Күршеләр (1962)
  • Авыл күренешләре (1963)
  • Гөл бакчасы (1965; Цветущий сад, 1975)
  • Солдат улы (1966)
  • Пьесалар (1965; 1969)
  • Бәхтегәрәй (1974)
  • Әниләр көтәләр улларын (1977; Матери ждут сыновей. М,1975)
  • Гомер ике килми (1983)
  • Сайланма пьесалар (1988)

Казанда «Күршеләр» пьесалар китабы (1977) нәшер ителде.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кандра № 2 урта мәктәбе әдипнең исемен йөртә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1957)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. М. Гарифуллин. Утлы өермә.Совет Татарстаны. 1959, 23 июнь.

2. С. Сафуанов. Драматургның иҗади йөзе. Ағиҙел, 1966, № 2.

3. Г. Хөсәенов. Драматургның дөньясы. Ағиҙел, 1978, № 10.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]