Әнгам Атнабаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнгам Атнабаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әнгам Атнабаев
Atnabayev.jpg
Туган телдә исем Әнгам Касыйм улы Атнабаев
Туган 23 февраль 1928(1928-02-23)
Күрдем, Бөре кантуны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте, РСФСҖ, ССҖБ
Үлгән 2 сентябрь 1999(1999-09-02) (71 яшь)
Башкортстан, Уфа
Күмү урыны Өфә мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Һөнәре шагыйрь, язучы
Җефет Сәвия
Балалар Азамат, Салават
Ата-ана
  • Касыйм (әти)
  • Мәрзия (әни)

Әнгам АтнабаевБашкортстанның халык шагыйре (1997), татар әдәбиятының күренекле вәкиле. Әсәрләрен тик татар телендә язган.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнгам Атнабаев 1928 елның 23 февралендә хәзерге Тәтешле районының Күрдем авылында туган.

Атасы Касыйм сугыш яланында ятып калган. Мәрзия апа кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була.

Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Атнабаев Казанга барып, Казан педагогика институтына укырга керә.[1] Укып кайткач, Аксәет авылы мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Мәктәп аның җитәкчелегендә нинди генә кичәләр, ярышлар оештырмый. Кайда гына катнашса да, дипломнар, алдынгы урыннар яулый. Ул матур шигъри дәресләр үткәрә. Укучылар аны Һади Такташка охшата.

1950 елда Ә.Атнабаев Уфага килеп, «Кызыл таң» редакциясендә эшли башлый.

Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елда Әнгам Атнабаевның «Йөрәк белән сөйләшү» дигән беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Алга таба язучының дистәләгән китаплары бер-бер артлы чыгып кына тора.

Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми. Уфа дәүләт «Нур» татар театры 80 еллык юбилеена туры китереп, Әнгам Атнабаевның «Игезәкләр» пьесасын сәхнәгә куйды.

Әнгам Атнабаев, зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да иде. Башкортстанда татарча язу һәм үз әсәрләреңне сәхнәләрдән ана телендә уку хупланмаган элекке елларда да Әнгам Атнабаев бары тик татар телендә генә иҗат итте һәм шигырьләрен дә фәкать татар телендә генә яңгыратты. Үзенчә бер каһарманлык билгесе булды бу[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ул еллардагы тормышын аныкларга кирәк
  2. Башкортстанда Әнгам Атнабаевны искә алалар

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 ; Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә