Уфа мөселман зираты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Уфа мөселман зираты latin yazuında])
Язучы Рәми Гарипов кабере. Уфа мөселман зираты

Уфа мөселман зираты (баш. Өфө мосолман зыяраты) башка исеме Татар зиратыУфада, Агыйделнең югары ярында урнашкан мөселман зыяраты; Алтай һәм Кече Ахтыр урамнарына чиктәш. Кәмендә биш кабер катламы билгеле. Зират мәйданында "Гофран мәчете" эшли.

Шәһәр тарихын өйрәнүчеләр фараз итүенчә, елга ярындагы зират XIX гасырның 30 нчы елларында барлыкка килә.

Озак еллар барча зират табигать комарткысы булып тора. Көньякка караган тау битендә ташлы дала өчен хас утыздан артык үсемлек төре үскән, шул исәптән сирәк һәм реликт үсемлекләр дә: тычкан койрыгы, терескен үләне һ.б. Хәзерге вакытта аларның күбесе юкка чыккан.