«Дуслык» ордены
«Дуслык» ордены | |
Нигезләнү датасы | 25 апрель 2015 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Рәисе |
Югарырак ранг | «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены |
Түбәнрәк ранг | «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале |
Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары |
«Дуслык» ордены Викиҗыентыкта |
«Дуслык» ордены — 2015 елның 16 апрелендә Татарстанның Дәүләт Советы тарафыннан расланды.
«Дуслык» ордены белән гражданнар Татарстан Республикасының халыкара абруен, Татарстан Республикасы һәм чит ил дәүләтләре, Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлары, Татарстан Республикасының көчле алга китешенә ярдәм итүче сәүдә, икътисадый, фәнни, техник, социаль, мәдәни элемтәләрне һәм сәнәгать потенциалын, нәтиҗәле инвестиция, хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлекне үстерүгә зур өлеш керткән өчен бүләкләнәләр.
«Дуслык» ордены белән бүләкләнгән затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, ә бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены булганда, алардан соң урнаштыралар.
Ияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре
- Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары
- Калып:«Дуслык» ордены кавалерлары
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре 2019 елның 29 октябрь көнендә архивланган.