Эчтәлеккә күчү

Рим Гыйниятуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рим Гыйниятуллин latin yazuında])
Рим Гыйниятуллин
Туган телендәге исеме Рим Габдулла улы Гыйниятуллин
Туган 18 сентябрь 1943(1943-09-18)
Зәмин районы[d], Җиззәх өлкәсе
Үлгән 20 апрель 2026(2026-04-20) (82 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Үзбәкстан
Әлма-матер Ташкент ирригация һәм авыл хуҗалыгы механикалаштыру инженерлары институты[d]
Һөнәре сәясәтче, менеджер, төзүче
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре кандидаты[d]

 Рим Гыйниятуллин Викиҗыентыкта

Рим Гыйниятуллин, Рим Габдулла (Абдулла) улы Гыйниятуллин (1943 елның 18 сентябре, СССР, Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд өлкәсе, Замин районы, Обручево ― 2026 елның 20 апреле, Үзбәкстан, Ташкент) — Үзбәкстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. 1996―1997 елларда ― Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. 1989―1996 елларда — Үзбәкстан Республикасы мелиорация һәм су хуҗалыгы министры. 1996 елдан ― Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең аксакаллар шурасы рәисе, Ташкент шәһәре татар-башкорт милли мәдәни үзәкләренең аксакаллар шурасы рәисе.

Рим Габдулла улы Гыйниятуллин 1943 елның 18 сентябрендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд өлкәсендә укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән.

Ташкент төзелеш техникумын, аннары Ташкент авыл хуҗалыгында ирригация һәм мелиорация инженерлары институтын инженер-гидротехник белгечлеге белән тәмамлый.

1957-99 елларда Үзбәкстанның авыл хуҗалыгы һәм су белән тәэмин итү өлкәләрендә эшли. Эшчедән башлап, оста, инженер, өлкән инженер баскычларын үтеп, 1968 елдан төрле җитәкче урыннарда. Озак еллар Үзбәкстан хөкүмәтенең Вице-премьеры, Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры (1989-96) булып эшли.[1]

1999-2007 елларда Рим Гыйниятуллин Глобаль экологик фонд, Аралны коткару Халыкара фондының проектларын гамәлгә ашыра. Татар һәм башкорт мәдәни Үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе.[2]

1992 елда Казанда узган I Бөтендөнья Татар конгрессында Үзбәкстан татарлары исеменнән нотык ясый.

2026 елның 20 апрелендә 82 яшендә вафат. Чапанат зиратында соңгы юлга озатканнар[3].

Атасы – Габдулла Гыйниятуллин, анасы – Нуриева Бәдигыль (Илеш районыннан). Хатыны – Хәбирова Тәнзилә Янбщк кызы, Ташкент Халык хуҗалыгы институтын тәмамлаган, икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек. Уллары: Әксән Гыйниятуллин, 1977 елда туган, Ташкент авыл хуҗалыгында ирригация һәм механизация инженерлары институтын, Fordham университетын тәмамлый, 2011-13 елларда — Татарстан авиакомпаниясенең генераль директоры; Искәндәр Гыйниятуллин, шул ук вузлар шәкерте, Аризона университеты каршында Менеджмент мәктәбен тәмамлый.

  • Гиниятуллин Р. Евразийское самопознание. – М. – Нижний Новгород: ИД «Медина», 2008. – 138с., ил. ISBN 9785975600387