Юрий Лужков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Лужков latin yazuında])
Юрий Лужков
Туган телдә исем Юрий Михаил улы Лужков
Туган 21 сентябрь 1936(1936-09-21) (87 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Үлгән 10 декабрь 2019(2019-12-10)[1][2][3][…] (83 яшь)
Мүнхен, Алмания
Үлем сәбәбе осложнения при хирургическом вмешательстве[d][4][5][6]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер Русия дәүләт нефть һәм газ университеты
Һөнәре инженер-механик, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Бердәм Русия
Җефет Елена Николаевна Батурина[d]
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәт өчен ордены кавалеры
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

 Юрий Лужков Викиҗыентыкта

Юрий Лужков (tat. lat. Yuriy Lujkov(үле сылтама)) (1936, 21 сентябрь, Мәскәү)— Россия сәяси эшлеклесе, 18 ел дәвамында (1992-2010) Мәскәү хакиме (мэр) булып эшләгән. Техник фәннәр кандидаты, профессор. ССРБ дәүләт премиясе иясе (1986).[7] 200 фәнни хезмәт, 50 уйлап табуларга таныклык иясе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атасы Михаил Кац Тверь өлкәсендә туган; анасы Анна Сыропятова – Башкортстан чирмешләре авылы Калегинода туган.

1953 елны Мәскәүдә мәктәпне, Губкин ис. нефтехимия һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый. 1958 елдан пластмассалар институтында, 1971 елдан – ССРБ химия министрлыгында эшли.

1991 елда Мәскәүдә яңа кертелгән вице-мэр вазифасына, аннары шәһәр хөкүмәте вазифасына тәгаенләнә. 1992 елның җәендә Мәскәүдә азык-төлек кризисы килеп тугач, Россия Федерациясе президенты Борис Ельцин элекке мэр Г. Поповны урыннан бушатып, Ю.Лужковны мэр итеп куя. 1999 елда Борис Ельцин сәясәтен тәнкыйтьләгән «Отечество» фиркасе җитәкчеләренең берсе була.

Өч тапкыр – 1996, 1999 һәм 2003 елларда шәһәр башлыгы итеп сайлана, 2007 елда президент тарафыннан тәгаенләнә.

Президент Медведевның ышанычы югалтуы сәбәпле 2010 елда эштән чыгарылган. 9 ел (2001-2010) Бердәм Россия фиркасе Югары шурасының әгъзасы, мэр вазифасыннан киткәннән соң, фиркадән чыккан. Соңгы вакытта гаиләсе белән Австриядә яши.

Ришвәт җинаятьләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле чыганак буенча Ю.Лужков һәм аның хатыны Е. Батурина төрле ришвәт эшләрендә, урлашуларда гаепләнгәндер [8]. Лужков хакимлегендә үз хатынына табышлы йөкләмәләрне (подрядлар) һәм Мәскәү, Мәскәү янындагы җирләрне тендерсыз (алдан төрле ширкәтләр арасында үткәрелгән ярыш булмаганда) бирелгәннәр, шулай итеп Лужков мэр булып эшләгәндә, аның хатыны – Елена Батурина – Россия иң бай хатыны булып чыккан [9].

2012 елда Лужков һәм аның хатынына каршы ришвәт эшләре буенча берничә җинаять эшләре кузгатылган [10].

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юрий Лужков скончался в МюнхенеРЕН ТВ, 2019.
  2. Iouri Loujkov, ancien maire de Moscou, est mort // Le Monde / J. FenoglioParis: Société éditrice du Monde, 2019. — ISSN 0395-2037; 1284-1250; 2262-4694
  3. Yuri Luzhkov, transformative Moscow mayor, dies at 83 // The Washington Post / S. BuzbeeWashington: Fred Ryan, 1877. — ISSN 0190-8286; 2641-9599
  4. https://www.lavanguardia.com/vida/20191210/472167198039/fallece-yuri-luzhkov-alcalde-de-moscu-entre-1992-y-2010.html
  5. https://mundo.sputniknews.com/rusia/201912101089586172-fallece-el-exalcalde-de-moscu-yuri-luzhkov/
  6. https://www.washingtonpost.com/local/obituaries/yuri-luzhkov-transformative-moscow-mayor-dies-at-83/2019/12/10/158ed11c-1b3f-11ea-8d58-5ac3600967a1_story.html
  7. Профессора РГУ нефти и газа, archived from the original on 2011-07-03, retrieved 2013-06-05 
  8. Борис Немцов: «Лужков. Итоги»
  9. «Лужков. Итоги», archived from the original on 2010-12-04, retrieved 2013-06-05 
  10. Путин: На Лужкова заведено несколько уголовных дел