Тантана (премия)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тантана (премия) latin yazuında])
«Тантана» премиясенең логотибы

«Тантана» премиясе («Тантана» театр премиясе, рус. театральная премия «Триумф») — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айрат Сибагатуллин Фәрит Бикчәнтәевка премия тапшыра
Наталия Бородина – 2014 ел лауреаты

2011 елда ТР мәдәният министрлыгы[1] тарафыннан Татарстанда [2] театр сәнгате өлкәсендә актерларның иҗат уңышларын һәм җәмәгатьчелек казанышларын бәяләү өчен гамәлгә куелган.

Элеккерәк елларда «Тантана» — Камал театры премиясе булса, 2011 елдан дәүләт премиясе дәрәҗәсенә күтәрелә.

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Премия булдыруның максаты – актер һөнәре абруен күтәрү, республикада бердәм театр киңлеген булдыру һәм актерларның профессиональ эшчәнлеген камилләштерү.[3]

Статут[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Һәр елны тантаналы чара Халыкара театр көнендә – 27 мартта уздырыла.
  • Премияне тапшыру Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза.
  • Лауреатларны мәдәният министры раслаган комиссия билгели.
  • Премияне, кагыйдә буларак, ТР мәдәният министры тапшыра.
  • Премиягә намзәтләр саны чикләнми, һәр театр берничә актерны (төркемне) намзәтлеккә тәкъдим итә ала яки бер үк актерны берничә номинациягә намзәт итеп күрсәтә ала.[4]
  • Лауреат исеменә лаек булганнарга лауреатлык дипломы һәм акчалата бүләк бирелә.
  • Лауреатларның һәрберсенә 50 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырыла (2014). 2020 елдан башлап, 100 мең сум (салым түләгәч, 86 мең) түләнә.

Номинацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Премия 9 (соңыннан 11) номинациядә тапшырыла.

  • Дебют.
  • Курчак театрының иң яхшы артисты.
  • Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле.
  • Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле.
  • Иң яхшы эпизодик роль.
  • Иң яхшы актерлар ансамбле.
  • Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен.
  • Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы.
  • Иң яхшы хатын-кыз роле.
  • Иң яхшы ир-ат роле.
  • Ел вакыйгасы.
  • Шамил Закиров исемендәге махсус премия (2013 елдан)[5]

«Тантана» премиясенә тамашачы да лаек була ала. Аны бер ел эчендә сатып алынган театр билетлары буенча билгелиләр.[6]

Премия турында фикерләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР мәдәният министры урынбасары: «Татарстанда Халыкара театр көнен талант, уңыш һәм халык мәхәббәте билгесе буларак, «Тантана» театр премиясен тапшыру белән билгеләп үтү тагын бер матур традициягә әйләнде».[7]

Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт киңәшчесе: ««Тантана» – ул без, тамашачыларны, артист белән кайгырырга, көләргә һәм аның хисләрен кичерергә мәҗбүр итүче театр сәнгате сере».[8]

Разил Вәлиев, шагыйрь, ТР Дәүләт шурасы комитет рәисе: «Әлегә кадәр игътибар үзәгендә гел Казан театрлары иде, ә башка шәһәрләрдәге театрлар читтә кала. Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы театрлары да ким эшләми, аларның да үз тамашачылары бар. Аларның хәле Казандагы театрларга караганда авыррак. Бу премия белән без читтәге театрларны дөньяга чыгарабыз. «Тантана» шуның белән дә кыйммәтле».[9]

Нияз Игъламов, театр белгече: «Киләчәктә «Тантана» «Оскар»дан кимрәк булмаячак, ул инде хәзер республиканың мәдәни тормышында — вакыйга. Номинантлар исемлегенә эләгү дә зур дәрәҗә».[9]

«Тантана» театр премиясе лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Бүләкләнүче Номинация Һөнәре. Вазыйфасы. Уйнаган театры. Бүләкләнү сәбәбе
2011 Эльмира Яһудина
Кристина Андреева
Дебют Әлмәт театры
Казан опера-балет театры
Наталья Егорова
Дилүс Хуҗәхмәтов
Курчак театрының иң яхшы артисты «Әкият» курчак театры
Чаллы дәүләт курчак театры
Люция Хәмитова Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле ТР халык артисты (Камал театры)
Александр Кочетов Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры
Камал театры Иң яхшы актерлар ансамбле «41 нең арбалы хатыннары» (Зәки Зәйнуллин) спектакле өчен
Венера Нигъмәтуллина
Нина Калаганова
Вадим Кешнер
Алсу Гайнуллина
Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен Минзәлә театры
Казан ТЮЗы
Качалов театры
Камал театры
Исламия Мәхмүтова Иң яхшы хатын-кыз роле Тинчурин театры
Рафил Сәгъдуллин Иң яхшы ир-ат роле Яр Чаллы татар драма театры
«Гашыйк Кәриб» Ел вакыйгасы Әлмәт театры
2012 Ильяс Закиров Дебют Минзәлә театры
тапшырылмый Курчак театрының иң яхшы артисты тапшырылмый
Миләүшә Шәйхетдинова Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле Камал театрында куелган «Үлеп яратты» (Р. ЗәйдуллаИ. Зәйниев) спектаклендә Мөнҗия роле өчен
Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле
Камал театры Иң яхшы актерлар ансамбле «Зәңгәр шәл» спектаклендә абыстайлар күренеше өчен
Шәүкәт Биктимеров Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен ССРБ халык артисты (Камал театры)
Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы
Гүзәл Шәмәрдәнова Иң яхшы хатын-кыз роле Түбән Кама татар дәүләт драма театры
Сергей Заболотский Иң яхшы ир-ат роле Чаллы «Мастеровые» дәүләт рус театры артисты
«Җәлил» операсы Ел вакыйгасы Казан опера-балет театры[10]
2013 Илсур Хәйретдинов Дебют Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты
Юрий Чуктиев Курчак театрының иң яхшы артисты ТР атказанган артисты
Ләйсән Рәхимова Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле ТР атказанган артисты. «Хан кызы Турандык» спектаклендәге Сәлимә роле өчен (Камал театры)
Илдус Габдрахманов
Зөфәр Харисов
Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле ТР халык артисты (Камал театры)
ТР халык артисты (Тинчурин театры)
Тинчурин театры
Әлмәт театры
Актерлар ансамбле
Гөлүсә Гайнетдинова Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен ТР халык артисты (Чаллы дәүләт татар драма театры)
Давид Залеев Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы Казан опера-балет театры
Энҗе Камалиева Иң яхшы хатын-кыз роле ТР халык артисты
-тапшырылмый Иң яхшы ир-ат роле
«Җәйнең бер көнендә» спектакле Ел вакыйгасы Камал театры
Эльвира Шәрәфиева Шамил Закиров исемендәге махсус премия диктор, синхронист-тәрҗемәче (Камал театры)[11]
2014 Виктор Шестаков
Алена Козлова
Гүзәл Гафарова
Дебют Качалов театры
Качалов театры
Г. Тукай исемендәге Әтнә драма театры. «Миңлекамал» спектаклендә Гайни роле өчен
Егор Митрофанов Курчак театрының иң яхшы артисты Чаллы дәүләт курчак театры
Икенче пландагы (эпизодик) иң яхшы хатын-кыз роле
Искәндәр Хәйруллин Икенче пландагы (эпизодик) иң яхшы ир-ат роле Гарәфи роле өчен (Камал театры куйган «Банкрот» спектаклендә)
Чаллы татар театры Иң яхшы актерлар ансамбле
Ирек Баһманов Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен ТР халык артисты (Камал театры)
Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы
Наталья Бородина Иң яхшы хатын-кыз роле А. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры
Радик Бариев
Артем Пискунов
Иң яхшы ир-ат роле Сираҗетдин роле өчен (Камал театры куйган «Банкрот» спектаклендә)
Гамлет роле өчен (Тинчурин театры куйган «Гамлет» спектаклендә)
«Алтын Урда» балеты Ел вакыйгасы Казан опера-балет театры
Роза Байбикова Шамил Закиров исемендәге махсус премия тегү цехы мөдире (Камал театры)[12]
2015 Венера Протасова
Алинә Мөдәрисова
Дебют Казан опера-балет театры. «Риголетто» (Дж. Верди) спектаклендәге Джильда партиясе өчен
Әлмәт театры. «Амазонка» (И. Зәйниев) спектаклендәге Ләйлә роле өчен
Татьяна Салихова Курчак театрының иң яхшы артисты Чаллы курчак театры . «Оскар һәм Алсу ханым» (Оскар и Розовая дама, Э. Шмитт) спектаклендәге Алсу ханым роле өчен
Ленар Миңнемуллин Эпизодик роль Минзәлә театры. «Шомбай» (К. Мәргән) спектаклендәге Маматай роле өчен
Галина Юрченко Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле Казан ТЮЗы. «Кешеләр яратуы» (Любовь людей, Д. Богославский) спектаклендәге Лидия Федоровна роле өчен
Марат Хабибуллин Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле Әтнә театры. «Американ» (К. Тинчурин) спектаклендә Муса роле өчен
Әлмәт театры Иң яхшы актерлар ансамбле «Уйлап чыгарылмаган тарихлар» вербатимы өчен (Зөлфия Газизова, Римма Гайсина һ.б.)
Александр Купцов Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен Казан ТЮЗы
Антон Полодюк Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы Казан опера-балет театры. «Carmina Burana» (премьера), «Анюта», «Алтын Урда» балетларында Артынов, Морза партияләре өчен
Дания Нуруллина Иң яхшы хатын-кыз роле Камал театры. «Сөясеңме-сөймисеңме» (Ф. Бүләков) спектаклендәге Карчык роле өчен
Разил Фәхертдинов Иң яхшы ир-ат роле Чаллы татар театры. «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К. Гольдони) спектаклендәге Труффальдино роле өчен
«Кара пулат»
«Хуҗа Насретдин»
Ел вакыйгасы Тинчурин театры.[13]
Камал театры.[14]
Фәридә Хафизова Шамил Закиров исемендәге махсус премия режиссер ярдәмчесе (Камал театры)[15]
2016 Резеда Һадиуллина Дебют «Болакта» Яшьләр театры. Э.Э. Шмитның «Оскар и Розовая драма» әсәре буенча сәхнәләштерелгән «14 писем к...» моноспектаклендәге роле өчен
Дилүс Хуҗәхмәтов Курчак театрының иң яхшы артисты Татар дәүләт «Әкият» курчак театры. А. Цагарелиның «Ханума» спектаклендә кенәз Ваня Паниашвилины уйнаган өчен
Василий Фалалеев Эпизодик роль Казан дәүләт яшь тамашачылар театры. Дж. Родариның «Джесельмино в Стране Лжецов» спектаклендәге Булочник роле өчен
Мәдинә Гайнуллина Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле Әлмәт татар дәүләт драма театры. Б. Брехт әсәре буенча куелган «Бистә фәрештәсе» спектаклендә Ми Цзю роле өчен
Марат Голубев Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле В.И. Качалов исемендәге Рус Зур драма академия театры. Ж.-Б. Мольерның «Дон Жуан» спектаклендәге Сганарель роле өчен
«Мастеровые» рус драма театры Иң яхшы актерлар ансамбле Д. Линдси-Эберның «Кроличья нора» пьесасын сәхнәләштергән өчен
Камил Вәлиев
Луиза Солтанова
Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен Әлмәт татар дәүләт драма театры
Гулнора Гатина Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры
Гүзәл Шәмәрданова Иң яхшы хатын-кыз роле Түбән Кама татар дәүләт драма театры. Ч. Айтматовның «Анам кыры» спектаклендәге Тулганай роле өчен
Радик Бариев Иң яхшы ир-ат роле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Ж.-Б. Мольерның «Дон Жуан» спектаклендәге төп каһарман Дон Жуан роле өчен
«Dona nobis pasem» (тат. Безгә тынычлык бир) спектакле (И.-С. Бахның си минор мессасы) Ел вакыйгасы Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
Виктор Корюкин Шамил Закиров исемендәге махсус премия декорация бүлеге мөдире (Камал театры)[16][17]
2017 Диләрә Ибәтуллина
Илсур Мортазин
Дебют Әлмәт драма театры. О. Жайнадаровның «Кибет» спектаклендәге Карлыгач роле өчен
Буа дәүләт драма театры. З. Хәкимнең «Килә ява, килә ява» спектаклендәге Шәйхи роле өчен.
Фәнзилә Сабирова Курчак театрының иң яхшы артисты Татар дәүләт «Әкият» курчак театры. Р. Зәйдулланың «Бүре җиләге» спектаклендәге Елгыр роле өчен
Алия Кәлимуллина Эпизодик роль Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры. Р. Зәйдулланың «Артист» спектаклендәге Әби роле өчен
Анна Дунаева Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле «Мастеровые» рус драма театры. Л. Франкның «Карл һәм Анна» спектаклендәге Мария роле өчен.
Искәндәр Хәйруллин Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле Камал театры. К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендәге Мисбах хаҗи образы өчен
«Угол» иҗат лабораториясе Иң яхшы актерлар ансамбле Р. Феодориның «Елганың бердәнбер яры» спектакле актерлары: Е. Калаганова, Э. Рәшитова, П. Густов, И. Гарифуллин, А. Егоршин.
Инсаф Фәхретдинов Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен Чаллы Татар дәүләт драма театры
Кристина Андреева Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры. Ц. Пуни, Р. Дригоның «Эсмеральда» спектаклендәге Эсмеральда роле өчен
Наилә Нәҗипова Иң яхшы хатын-кыз роле Әлмәт драма театры. Я. Пулиновичның «Син кайда идең» спектаклендәге Эльза Александровна образын тудырган өчен
Рамил Вәҗиев Иң яхшы ир-ат роле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендәге Нуретдин роле өчен
И. Зәйниевның «Сак-Сок» спектакле Ел вакыйгасы Яр Чаллы дәүләт курчак театры
Рәсимә Сафиуллина Шамил Закиров исемендәге махсус премия тамашачыларга хезмәт күрсәтү хезмәте башлыгы (Камал театры)[18]
2018 Гөлинә Минһаҗева Дебют Яр Чаллы татар дәүләт драма театры. «Яратылмый калган ярлар» (Б. Сәләхов) спектаклендә Илсөяр роле өчен
Ева Мингажева Курчак театрының иң яхшы артисты Яр Чаллы дәүләт курчак театры. «Төньяк җиле әкияте» (Р. Мусаев) спектаклендә Ана роле һәм «Кояш һәм кар кешеләре» (румын халык әкияте буенча) спектаклендә Тиен, Куян һәм Кояш рольләре өчен
Гөлзада Кәмәртдинова Эпизодик роль Буа дәүләт драма театры. «Һәйкәл» (В. Жеребцов) спектаклендә Шәйдуллина Зөһрә роле өчен
Гөлчәчәк Гайфетдинова Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле Татарстанның атказанган артисты. Камал театры. «Әтәч менгән читәнгә» (А. Гыйләҗев) спектаклендә Вәзилә роле өчен
Илья Славутский Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле Качалов театры. «Йөгерү» (М. Булгаков) спектаклендәге Григорий Лукьянович Чарнота роле өчен
«Мастеровые» рус драма театры Иң яхшы актерлар ансамбле «Картлар юләрләр»(А. Арбузов) спектаклендәге рольләре өчен: Е. Федотов, А. Кочеток, М. Шаповал, А. Дунаева, Е. Гладких, И. Иголкин
Исламия Мәхмүтова Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен РФ атказанган, Татарстанның халык артисты. Тинчурин театры.
Айсылу Нуруллина Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы «Sforzando» ТР музыка башкару үсешенең төбәк хәйрия фонды. «Анны Франк хатлары» (Г. Фрид) спектаклендәге Анна Франк роле өчен
Мәдинә Гайнуллина Иң яхшы хатын-кыз роле Татарстанның атказанган артисты. Әлмәт драма театры. «Медея» (Х. Мюллер) спектаклендә Медея роле өчен
Искәндәр Хәйруллин Иң яхшы ир-ат роле Татарстанның халык артисты. Камал театры. «Ак калфагым төшердем кулдан» (И. Юзеев) спектаклендә Тайфур Кормаш роле өчен
«Иблис» спектакле (Гусейн Джавид)
«Әтәч менгән читәнгә» спектакле (А. Гыйләҗев)
Ел вакыйгасы Минзәлә театры
Камал театры
Фоат Әбүбәкеров Шамил Закиров исемендәге махсус премия оркестр җитәкчесе (Камал театры)
«Куян Эдвард маҗаралары» Балалар өчен иң яхшы спектакль Кариев театры[19][20]
2019 Ләйсән Закирова
Язилə Ильясова
Дебют Кариев театры. «Кəҗүл читек» (Г. Исхакый) спектаклендə Əхмəдулла роле өчен
Минзәлә театры. «Салкын кын» (М. Башкиров) спектаклендə Куаныч роле өчен
Егор Митрофанов Курчак театрының иң яхшы артисты Яр Чаллы дәүләт курчак театры. «Горебогатырь Косометович» (Екатерина II) спектаклендә Горебогатырь һәм «Царевна-лягушка» (Н. Гернет) спектаклендә Кощей рольләре өчен
Фəннүр Мөхəммəтҗанов Эпизодик роль Камал театры. «Тормышмы бу?..» (Г. Исхакый) спектаклендə Галиəкбəр роле өчен
Ләйсән Хәбибуллина Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле Бөгелмә театры. «Сотворившая чудо» (У. Гибсон) спектаклендә Элен роле өчен
Илфир Солтанов Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле Буа театры. «Абага» (Р. Зəйдулла) спектаклендə Шофёр, Альбир, Мулла рольлəре өчен
«Әкият» театры Иң яхшы актерлар ансамбле «Ночь перед Рождеством» (Н. Гоголь) спектаклендәге рольләре өчен: Дилүс Хуҗәхмәтов, Эмиль Ерофеев, Ирина Гайнуллина, Илсур Минкеев, Евгения Кладова, Эдгар Гайнуллин Эдгар, Алсу Хәйсарова
Наилә Гәрәева Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен РФ атказанган, ТР халык артисты. Камал театры.
Гулнора Гатина Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы М. Җалил исемендәге театр. «Сөембикә» (Р. Әхиярова) спектаклендә Сөембикә партиясе өчен
Раушания Фəйзуллина Иң яхшы хатын-кыз роле Татарстанның халык артисты. Әлмәт драма театры. «Lady Газраил» (С. Мур) спектаклендə Энни Уилкес роле өчен
Искәндәр Хәйруллин Иң яхшы ир-ат роле Татарстанның халык артисты. Камал театры. «Тормышмы бу?..» (Г. Исхакый) спектаклендə Хəлим роле өчен
«Сөембикә» операсы
«Бал. Бесы»
«Тормышмы бу?»
«Анна Каренина»
Ел вакыйгасы М. Җалил исемендәге театр
Казан яшь тамашачы театры
Камал театры
«Живой город» заман сәнгатен үстерү Фонды
Әнәс Сәлимҗан улы Шакирҗанов Шамил Закиров исемендәге махсус премия җиһазлар цехы җитәкчесе (Камал театры)
«Бəхет кошы» (М. Метерлинк) спектакле өчен Балалар өчен иң яхшы спектакль Әтнә театры[21][22]
2020 Ләйсән Гатауллина Дебют Камал театры. «Сүнгән йолдызлар» спектаклендə Сәрвәр роле өчен
Рәмзия Фәйзуллина, Миләүшә Фәйзрахманова, Ләйсән Миңнәхмәтова, Рузилә Нуриева, Юрий Чуктеев, Альбина Шаһалиева, Гөлнур Габдрахманова, Фәнзилә Сабирова Курчак театрының иң яхшы артисты «Әкият» курчак театры
Мәрьям Йосыпова Эпизодик роль Камал театры. «Томан» спектаклендəге роле өчен
Ильтани Илялова Театр тәнкыйтьчесе
Елена Синицына
Гөлзадә Камаретдинова
Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле Казан яшь тамашачы театры
Буа дәүләт драма театры
Алмаз Сабирҗанов Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле Камал театры. «Сүнгән йолдызлар» спектаклендə Надир мәхдүм роле өчен
Алексей Ухов, Владимир Губанов, Александра Олвина, Анна Дунаева Иң яхшы актерлар ансамбле «Мастеровые» рус драма театрында Леонид Зоринның «Варшавская мелодия» спектаклендәге Виктор, Геля рольләре өчен
Булат Сәлахов Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен Чаллы дәүләт татар драма театры
Аманда Гомес,
Артур Исламов
Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы
Люция Хәмитова Иң яхшы хатын-кыз роле Татарстанның халык артисты. Камал театры. «Санаулы кичләр» (А. Володин) спектаклендə Тамара роле өчен
Рәфыйк Таһиров Иң яхшы ир-ат роле Татарстанның халык артисты. Әлмәт татар драма театры
билгеләнмәгән Ел вакыйгасы билгеләнмәгән
Әхмәт Хаҗи улы Хаҗиев Шамил Закиров исемендәге махсус премия театрның мәгълүмати технологияләр бүлеге инженеры (Камал театры)
«Хикмәт әкиятләре» Балалар өчен иң яхшы спектакль Кариев театры[23][24]

2021 елдан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елдан «Тантана» премиясе лауреатларын ачыклау «Алтын битлек» премиясе һәм фестивале үрнәгендә уза. Белгечләр спектакльләрне (барып) карый, номинантлар исемлеге ачыклана, 27 мартта – халыкара Театр көнендә җиңүчеләрнең исеме атала.

2022 елдан «Тантана» премиясендә «Музыкаль театр» (Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль) номинациясе опера һәм балет итеп икегә бүленә. Опера дигәндә мюзикллар һәм музыкаль спектакльләр керә. Балет дигәндә пластик спектакльләр һәм перформанслар керә. Казан дәүләт консерваториясе музыка сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен премия тапшырачак [25]

Ел Номинантлар. Бүләкләнүче ― өстә Номинация Һөнәре. Вазыйфасы. Уйнаган театры. Бүләкләнү сәбәбе
2021 Винер Фәйзуллин
Рәдис Гарипов
Мария Мухортова
Камилә Шәрифҗанова
Дебют Яр Чаллы татар театры, «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклендә Артур Вафин роле өчен
Түбән Кама театры
Казан ТЮЗы
Буа театры
Юрий Чуктиев,
Дилүс Хуҗәхмәтов

Наталия Егорова, Юлия Василишина, Ирина Гайнуллина, Татьяна Сорокина, Лилия Нәҗипова, Лариса Пасынкова, Анастасия Жукова
Эдуард Гурлев
Курчак театрының иң яхшы артисты «Әкият» курчак театры, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әлмәндәр роле өчен
«Әкият» курчак театры, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әҗәл роле өчен
«Әкият» курчак театры
Чаллы дәүләт курчак театры
Анастасия Азорова
Ксения Храмова
Миләүшә Шәйхетдинова
Зөһрә Мөхәммәтгалиева
Халидә Сөнгатуллина
Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле Бөгелмә театры, «Танцы на праздник урожая» спектакле өчен
Качалов театры
Камал театры
Әтнә театры
Кариев театры
Булат Гәрәев
Илфат Әскаров
Камил Гатауллин
Фаяз Хөсәенов
Павел Иванов
Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле Буа театры, «Тәүбә» спектакле өчен
Яр Чаллы татар театры
Казан ТЮЗы
Әтнә театры
Түбән Кама ТЮЗы
Резедә Сәләхова
Хәлим Җәләй
Рамил Вәҗиев
Резеда Сәләхова
Алсу Шакирова
Равил Гыйләҗев
Иң яхшы эпизодик роль Тинчурин театры, «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакле өчен
Камал театры
Камал театры
Әлмәт театры
Кариев театры
Яр Чаллы татар театры
MON (Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова, Анастасия Радвогина)
Буа театры
Мастеровые
Камал театры
Тинчурин театры
Әлмәт театры
Бөгелмә театры
Иң яхшы актерлар ансамбле «Моң» лирик комедиясе
«Шобага»
«Опасный поворот»
«Хуш, авылым!»
Сәйдәш. Йокысызлык
«Кайда минем илем?»
«Танцы на праздник урожая»
Ләйсән Фәйзуллина
Евгения Яковлева
Сиринә Хисмәтуллина
Динара Акматова
Гөлзадә Камәртдинова
Иң яхшы хатын-кыз роле Камал театры, «Хуш авылым» документаль спектакле өчен
Мастеровые
Әтнә театры
Минзәлә театры
Буа театры
Эмиль Талипов
Ирек Гайнетдинов
Владислав Полжидаев
Раил Садриев
Алмаз Борһанов
Булат Гатауллин
Иң яхшы ир-ат роле Камал театры, «Хуш авылым» документаль спектакле өчен
Буа театры
Минзәлә театры
Буа театры
Кариев театры
Кариев театры
Айдар Сөләйманов
Дамир Булатов
Булат Шәрифҗанов
Филүс Каһиров
Алинә Шәрипҗанова
Эльмира Кәлимуллина
Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль Җәлил театры, «Алтын Казан» мюзиклында Нукер партиясе өчен
Пантера камера балеты
Җәлил театры
Җәлил театры
Җәлил театры
Җәлил театры
«Мио, минем Мио», NEDOросль
Shurale:яңа фантазия
Сказка о царе Салтане
Три толстяка
Балалар өчен иң яхшы спектакль Кариев театры, Казан ТЮЗы
Әкият театры
Яшел Үзән музыкаль театры
Бөгелмә театры
Геннадий Прытков
Хәлим Җәләй
Намус һәм тугърылык Качалов театры
Камал театры
Наилә Ваһапова Шамил Закиров исемендәге премия Камал театры тегүчесе [26]
Ел Номинантлар. Бүләкләнүче ― өстә, калын шрифт белән Номинация Һөнәре. Вазыйфасы. Уйнаган театры. Бүләкләнү сәбәбе
2022 Фәрхәд Мөхәммәтҗанов
Илсаф Нәҗипов
Рәдиф Галимов
Азат Җиһаншин
Румил Ихсанов
Дебют Тинчурин театры, «Ядәч! Исемдә!» спектаклендә Сәрдар роле
Кариев театры, «Камыр батыр» спектакле
Камал театры, «Бичара кыз» спектакле
Минзәлә театры, «Хәтәр мәҗлес» спектакле
«Мастеровые», «Лафкадио» спектакле
Альбина Шаһалиева, Дилүс Хуҗәхмәтов
Ева Кошкина, Татьяна Салихова
Курчак театрының иң яхшы артисты «Әкият» театры, ««Адәмнәр» спектакле
Чаллы курчак театры
Ләйсән Хәбибуллина
Дарья Бакшеева
Зөлфия Вәлиева
Наилә Нәҗипова
Диләрә Фазлыева, Энҗе Сәйфетдинова
Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле Бөгелмә театры, «Ротшильд скрипкасы» спектаклендә Марфа роле
Казан ТЮЗы
Тинчурин театры
Әлмәт театры
Әтнә театры
Илнур Гарифуллин
Михаил Меркушин, Алексей Зильбер
Айрат Мифтахов
Зөлфәт Закиров
Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле Казан ТЮЗы, «Иванның балачагы» спектаклендә өлкән лейтенант роле өчен
Әлмәт театры
Тинчурин театры
Динар Хөснетдинов
Халидә Сөнгатуллина
Гөлнура Галиева
Алинә Сидеева
Иң яхшы эпизодик роль Әлмәт театры, «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Хәзрәт роле өчен
Кариев театры
Түбән Кама татар театры
Әтнә театры
Әтнә театры
Бөгелмә театры
«Сдвиг» театры
Буа театры
Казан ТЮЗы
Иң яхшы актерлар ансамбле «Алмачуар» спектакле
«Скрипка Ротшильда» спектакле
«Сережа очень тупой» спектакле
«Никах» спектакле
«Юбилей ювелира» спектакле
Динара Акматова
Полина Малых
Рәзинә Заһидуллина
Мәдинә Гайнуллина, Миләүшә Хафизова
Иң яхшы хатын-кыз роле Минзәлә театры, «Сөясеңме, сөймисеңме» спектаклендәге Фатыйма роле өчен
Казан ТЮЗы
Әтнә театры
Әлмәт театры
Айрат Мифтахов
Егор Митрофанов
Динар Хөснетдинов
Рөстәм Зиннуров
Иң яхшы ир-ат роле Әлмәт театры, «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмси роле өчен
Чаллы курчак театры
Әлмәт театры
Минзәлә театры
Ева Ричи
Алсу Идрисова
Камила Алексерова
Гөлнара Гатина, Артур Исламов
Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль Яшел Үзән театры
Казан консерваториясенең Опера студиясе
«Созвездие-Йолдызлык» театры
Җәлил театры
Марсель Нуриев һәм Маша Нуриева
Аманда Гомес, Вагнер Корвалье
Нурбәк Батулла
Алмаз Хөсәенов
«Пантера» төркеме
Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль ((балет, заманча хореография, пластик спектакль) «Живой город» фонды
Җәлил театры
«Әлиф» иҗат берләшмәсе
Түбән Кама татар театры
«Пантера» төркеме
«Камыр батыр» спектакле
«Удивительный чердак» спектакле
«Бәхетле көнем» спектакле
«Лафкадо» спектакле
«Один день из жизни Улитки»
Балалар өчен иң яхшы спектакль Кариев театры
Казан ТЮЗы
Кариев театры
Мастеровые
Әкият театры
«Тень» спектакле
«Кроткая» спектакле
«Скрипка Ротшильда» спектакле
«Бичара кыз» спектакле
«Адәмнәр» спектакле
«Җинаять һәм җәза» спектакле
Кече формалы иң яхшы спектакль Казан ТЮЗы
Чаллы курчак театры
Бөгелмә театры
Камал театры
Әкият курчак театры
Минзәлә театры
«Җил артыннан»
«Иваново детство» спектакле
«Misterioso con anima» спектакле
«Ул әле өйләнмәгән иде»
«Ядәч! Исемдә!» спектакле
Зур формалы иң яхшы спектакль Әлмәт театры
Казан ТЮЗы
Әкият курчак театры
Әлмәт театры
Тинчурин театры
«Спящая красавица»
«Укрощение строптивой»
«Дөр» спектакле
«Галатея» спектакле
«Хитроумная влюбленная» спектакле
Иң яхшы музыкаль спектакль Җәлил театры
Казан консерваториясенең Опера студиясе
«Әлиф» иҗат берләшмәсе
Яшел Үзән музыкаль театры
«Созвездие-Йолдызлык» театры
«Морфемалар»
«Педсовет»
«Алиса»
«Хәтәр мәҗлес»
Эксперимент «Живой город» фонды
МОN
Әкият курчак театры
«Әлиф» иҗат берләшмәсе
Минзәлә театры [27]
Равил Шәрәфиев Намус һәм тугърылык Камал театры[28]
Йолдыз Миңнуллина Сезон казанышлары өчен шагыйрә
Фәнүсә Сәләхова Шамил Закиров исемендәге премия Чаллы татар театры баш режиссеры ярдәмчесе [29]

2023[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Бүләкләнүче Номинация Һөнәре. Вазыйфасы. Уйнаган театры. Бүләкләнү сәбәбе
2023 Әдилә Хәсәнова
Тимур Абдрахманов
Дебют Тинчурин театры. «Хан кызы Турандык» спектаклендә Турандык роле өчен
Бөгелмә театры.«Бездонное озеро» спектаклендәге Лева роле өчен [30]
Айвар Гыймаев Курчак театрының иң яхшы артисты «Әкият» курчак театры. Николай Гумилев әсәре буенча куелган «Дитя Аллаха» спектаклендәге рольләре өчен[31]
Миләүшә Хәйруллина Сезон дәвамында ирешкән уңышлары өчен композитор; «Кави-Сәрвәр» операсы өчен [32]
Индира Маликова Иң яхшы эпизодик роль Чаллы татар театры. «Хәл бу ки… Хәсән Туфан» (инсценировка авторы – Олег Кинҗәгулов) спектаклендә Клавдия роле өчен [33]
Алсу Гайнуллина Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле Камал театры. «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендә Зөһрә әби роле өчен [34]
Ирек Хафизов Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле Тинчурин театры. «Идегәй» спектаклендә Туктамыш хан роле өчен [35]
Эльза Исламова
Артур Исламов
Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) «Кави-Сәрвәр» операсында Кави һәм Сәрвәр рольләре өчен[36]
Әлмәт театры Эксперимент Лев Толстойның «Власть тьмы» пьесасы буенча куелган «Дөм» спектакле өчен[37]
Камал театры Кече формадагы иң яхшы спектакль Коки Митаниның «Академия смеха» пьесасы буенча Айдар Җаббаров куйган «Көл» спектакле өчен [38]
Камал театры Зур формадагы иң яхшы спектакль Фәрит Бикчәнтәев куйган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» (Мәхмүт Галәү әсәре) спектакле[39]
Эльмира Рәшитова Иң яхшы хатын-кыз роле Казан ТЮЗы. «Здесь был Кай» спектаклендә Герда роле өчен [40]
Сергей Мосейко Иң яхшы ир-ат роле Казан ТЮЗы. «Шварц, человек, тень» спектаклендә Шварц роле өчен [40]
«Әкият» курчак театры Балалар өчен иң яхшы спектакль «Серая шейка» спектакле өчен (режиссеры – Илгиз Зәйниев)[41]
Фуат Зарипов Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен Минзәлә театры, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты [42]
Рөстәм Гыйлалов Шамил Закиров исемендәге премия Әлмәт театрында 30 ел электромонтер булып эшләгән[43]

2024[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Бүләкләнүче Номинация Һөнәре. Вазыйфасы. Уйнаган театры. Бүләкләнү сәбәбе
2024 Айзат Хәйруллин
Алсу Сәгыйдуллина
Дебют Әтнә театры. Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклендә Акъегет роле өчен
Чаллы татар театры. Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» спектаклендәге Сәвилә роле өчен [44]
Дилүс Хуҗәхмәтов Курчак театрының иң яхшы артисты «Әкият» курчак театры. Евгений Водолазкинның «Авиатор» спектаклендә Иннокентий Платонов роле өчен[45]
«Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды Сезон дәвамында ирешкән уңышлары өчен [46]
Әлмәт театры «Актерлар ансамбле» Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Айдар Җаббаров куй «Ат карагы» спектакле өчен [47]
Алсу Густова Иң яхшы эпизодик роль Казан яшь тамашачы театры. «Одна нога на берегу» спектаклендә рольләре өчен[46]
Алсу Каюмова Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле Камал театры. Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Саҗидә роле өчен [48]
Рөстәм Гайзуллин
Хафиз Хамматуллин
Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле Тинчурин театры. Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә Зәйнетдин роле өчен
Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклендә Нургали роле өчен [49]
Екатерина Сергеева Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) Җәлил театрында «Жизнь за царя» операсында Ваня роле өчен[46]
Илнур Гайфуллин Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (балет, заманча хореография, пластик спектакль) Җәлил театрында «Иакинф» спектаклендә Якинф роле өчен[46]
MOÑ театр мәйданчыгы Эксперимент «15 172» спектакле өчен[46]
«Әкият» курчак театры Кече формадагы иң яхшы спектакль Евгений Водолазкин әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган «Авиатор» спектакле [50]
Әтнә театры Зур формадагы иң яхшы спектакль Чакырылган режиссер Сойжин Жамбалова куйган «Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим әсәре) спектакле[51]
Чулпан Әскәрова Иң яхшы хатын-кыз роле Чаллы татар театры. Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» спектаклендә Убыр ролен башкарган өчен[52]
Радик Бариев Иң яхшы ир-ат роле Камал театры. Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Рафис роле өчен [53]
Кариев театры
Казан яшь тамашачы театры
Балалар өчен иң яхшы спектакль «Әлифба: хәрефләр дөньясында» спектакле өчен
«Чучело. Квартирник» спектакле өчен[46]
Ринат Таҗетдинов
Әзһәр Шакиров
Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен Камал театрының легендар артистлары [54]
Фәрит Садриев Шамил Закиров исемендәге премия Буа театры директоры урынбасары[55]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ул вакытта ТР мәдәният министры — Зилә Вәлиева
  2. Татарстанда 15 дәүләт, 3 шәһәр, 4 хосусый театр эшли, бу өлкәдә якынча 2 мең кеше хезмәт куя
  3. Казан мэриясенең рәсми порталында(үле сылтама)
  4. ТР мәдәни министрлыгы рәсми сайтында 2017 елның 19 апрель көнендә архивланган.(рус.)
  5. 67 мең сум күләмендә РФ атказанган артисты Салават Фәтхетдинов билгеләгән
  6. Түбән Кама ТВ сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-03-28 
  7. Татар-информ, 28.03.2013(үле сылтама)
  8. Камал театры рәсми сайтында(үле сылтама)
  9. 9,0 9,1 Камал театры рәсми сайтында(үле сылтама)
  10. Казанда театр көнендә "Тантана" премиясе тапшырылды(үле сылтама)
  11. Камал театры рәсми сайтында(үле сылтама)
  12. «Ватаным Татарстан», № 45, 29.03.2014
  13. Тинчурин театры сайтында
  14. «Хуҗа Насретдин» һәм «Кара пулат» ел вакыйгалары дип аталды
  15. «Бизнес-онлайн», 28.03.2015
  16. Камалда «Тантана» бүләкләре тапшырылды
  17. Камал театрында «Тантана» (Триумф) премияләре тапшырылды, archived from the original on 2016-08-21, retrieved 2016-04-08 
  18. Камал театрнында «Тантана-2017» премиләре тапшырылды(үле сылтама)
  19. КАМАЛ ТЕАТРЫНДА «ТАНТАНА-2018» ПРЕМИЯЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ
  20. Азатлык Радиосы, 28.03.2018
  21. КАМАЛ ТЕАТРЫНДА «ТАНТАНА-2019» ПРЕМИЯЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ. Камал театры сайты, 27.03.2019
  22. "Тантана": ел вакыйгасы дип берьюлы дүрт спектакль аталды. Азатлык радиосы, 27.03.2019
  23. "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020
  24. Камал театры артистлары «Тантана» театр премиясендә 3 номинациядә җиңү яулады. Камал театры сайты, 27.03.2020
  25. Рузилә Мөхәммәтова. Казан консерваториясе «Тантана» премиясе кысаларында үз призын тапшырачак. Татар-информ, 5.03.2022
  26. «Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021
  27. Рузилә Мөхәммәтова. «Тантана» премиясе номинантлары билгеле. Татар-информ, 16.03.2022
  28. Объявлены победители театральной премии Министерства культуры РТ «Тантана». 2022 елның 29 март көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан, 28.03.2022
  29. Аяз Гыйләҗев ис. Чаллы татар дәүләт драма театры. ВКонтакте
  30. Рузилә Мөхәммәтова. «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреатларын Артур Ибраһимов игълан итте. Татар-информ, 27.03.2023
  31. Р. Мөхәммәтова. «Әкият» курчак театры актеры Айвар Гыймаев «Тантана» премиясе белән бүләкләнде. Татар-информ, 27.03.2023
  32. Р. Мөхәммәтова. Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2023
  33. Р. Мөхәммәтова. Чаллы театры артисты Индира Маликова «Тантана» премиясе белән бүләкләнде. Татар-информ, 27.03.2023
  34. Р. Мөхәммәтова. Алсу Гайнуллинага «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2023
  35. Р. Мөхәммәтова. Туктамыш хан роле өчен Ирек Хафизовка «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2023
  36. Р. Мөхәммәтова. «Кави-Сәрвәр» операсы солистларына «Тантана» премиясен Әлмәт районы башлыгы тапшырды. Татар-информ, 27.03.2023
  37. Р. Мөхәммәтова. Əлмәт театрына «Тантана» премиясен Айдар Җаббаров тапшырды. Татар-информ, 27.03.2023
  38. Р. Мөхәммәтова. Камал театрының «Көл» спектакле «Тантана» премиясенә лаек булды. Татар-информ, 27.03.2023
  39. Р. Мөхәммәтова. «Тантана» премиясе: Елның иң яхшы спектаклен Камал театры чыгарган. Татар-информ, 27.03.2023
  40. 40,0 40,1 Р. Мөхәммәтова. Казан ТЮЗы артистлары «Иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз роле» номинацияләрендә җиңде. Татар-информ, 27.03.2023
  41. Р. Мөхәммәтова. Ин яхшы балалар спектакле өчен «Әкият» курчак театрына «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2023
  42. Р. Мөхәммәтова. Фоат Зариповка «Намус һәм тугрылык» номинациясендә «Тантана» театр премиясе бирелде Татар-информ, 27.03.2023
  43. Р. Мөхәммәтова. Салават Фәтхетдинов Шамил Закиров исемендәге премияне Əлмәт театры эшчесенә тапшырды Татар-информ, 27.03.2023
  44. Рузилә Мөхәммәтова. «Тантана» премиясе «Дебют» өчен Айзат Хәйруллин һәм Алсу Сәгыйдуллинага тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2024
  45. Р. Мөхәммәтова. Дилүс Хуҗахмәтовка тагын бер «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2024
  46. 46,0 46,1 46,2 46,3 46,4 46,5 Победители Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана» («Триумф») в 2024 году. Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2024
  47. Р. Мөхәммәтова. Әлмәт театры артистлары «Тантана» премиясен алды. Татар-информ, 27.03.2024
  48. Р. Мөхәммәтова. Икенче пландагы иң яхшы рольләр өчен «Тантана» премиясе лауреатлары билгеле. Татар-информ, 27.03.2024
  49. Р. Мөхәммәтова. Икенче пландагы иң яхшы рольләр өчен «Тантана» премиясе лауреатлары билгеле. Татар-информ, 27.03.2024
  50. Р. Мөхәммәтова. «Тантана» премиясенең «Кече формалы иң яхшы спектакле» игълан ителде. Татар-информ, 27.03.2024
  51. Р. Мөхәммәтова. Әтнә театрының «Ай тотылган төндә» спектакле «Тантана» премиясенә ия булды. Татар-информ, 27.03.2024
  52. Р. Мөхәммәтова. Чаллы театры актрисасы Чулпан Әскәрова «Тантана» премиясен алды. Татар-информ, 27.03.2024
  53. Р. Мөхәммәтова. Радик Бариев «Тантана» премиясен алды. Татар-информ, 27.03.2024
  54. Р. Мөхәммәтова. Камал театрының легендар артистларына «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2024
  55. Р. Мөхәммәтова. Салават Фәтхетдинов үз премиясен Фәрит Садриевка тапшырды. Татар-информ, 27.03.2024