Эчтәлеккә күчү

Айдар Җаббаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Җаббаров latin yazuında])
Айдар Җаббаров
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Айдар Тәлгать улы Җаббаров

Туу датасы:

10 июль 1991(1991-07-10) (34 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы

Һөнәре:

актер, режиссер

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2017—х.в.

Бүләк һәм премияләр:

РФ Президенты премиясе - 2023
Дамир Сираҗиев премиясе

Айдар Җаббаров, Айдар Тәлгать улы Җаббаров (Җәббаров [1]) (1991 елның 10 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― драма театры актёры һәм режиссер, 2017―2025 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры. 2025 елның 1 сентябреннән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры. Дамир Сираҗиев тисемендәге (2017), «Тантана» (2019), Яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты (2023) премияләре лауреаты, «Алтын битлек» театр премиясе номинанты (2019).

Айдар Җаббаров

1991 елның 10 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. Актер һөнәре белән кызыксыну Чаллыда мәктәптә укыганда ук башланган. Чаллының 18нче бистәсендә театр мәктәбендә 7 ел шөгыльләнгән (Динар Хөснетдинов белән бергә укыган), диплом алгач, ике ел спектакльләрдә уйнап йөргән. [2] Казан театр училищесына Рәшит Заһидуллин курсына укырга кергән, беренче уку елыннан соң (Рәшит Заһидуллин киткәч), курсның җитәкчесе булып Фәрит Бикчәнтәев кала. [3] 2012 елда Казан театр училищесының актерлык факультетын (Ф. Р. Бикчәнтәев курсы), 2018 елда РАТИ ― ГИТИСның режиссерлык факультетын (С. В. Женовач остаханәсе) тәмамлаган. [4] Диплом алды спектакле (2017) ― Хәсән Туфан турында «Агыла да болыт агыла...», диплом спектакле ― Гаяз Исхакый прозасы буенча «Тормышмы бу?» спектакле.

2012―2013 елларда (ГИТИСка укырга кергәнче) Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып хезмәт иткән.

Спектакльләр куюдан тыш, А. Җаббаров театр педагогикасында да үз көчен сынап карый: Казан мәдәният институтында Ф. Р. Бикчәнтәев курсында икенче укытучы, ГИТИСның режиссёр факультетында укытучы булып эшли.

2017―2025 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры[5].

2025 елның 1 сентябреннән ― Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры[5][6].

Куйган спектакльләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
ГИТИС
Ленсовет исемендәге театр (Санкт-Петербург)
А. П. Чехов исемендәге театр (Мәскәү)
Современник (Мәскәү)
  • 2019 ― «Соловьев һәм Ларионов» (Е. Г. Водолазкин әсәре буенча) [9]
Вахтангов театры
  • 2020 ― «Балык мәхәббәте» (А. П. Чехов әсәре буенча) [10]
  • 2023 ― «Попрыгунья» (А. П. Чехов әсәре буенча) [11]
Буа театры
  • 2021 ― «Үкенү» (Искәндәр Сираҗи повесте буенча)
Әтнә театры
Әлмәт театры
  • 2022 ― «Ул әле өйләнмәгән иде» (Г. Исхакый әсәре буенча)
Камал театры

«Проза әсәрләрен үзенчәлекле итеп сәхнәгә куюы белән танылган, төгәл итеп кастинг үткәрә белә торган режиссер».[12]

  • 2017 ― «Агыла да болыт агыла» (Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин; шигъри спектакль)[13]
  • 2018 ― «Тормышмы бу?» (Гаяз Исхакый әсәре буенча) [14]
  • 2019 ― «Санаулы кичләр» (Александр Володинның «Пять вечеров» пьесасы буенча) [15]
  • 2021 ― «Театр & Музыка. Яхин» (композиторның тууына 100 ел тулуга багышланган музыкаль-театраль тарих) [16]
  • 2020―2021 ― «Хуш, авылым», «Хуш ,авылым. Хыял» (документаль спектакль) [17]
  • 2022 ― «Көл» (Коки Митаниның «Көлке академиясе» пьесасы буенча) [18]
  • 2022 ― «Рәшә» (Әмирхан Еники әсәре) [12]
  • 2024 — «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл...» музыкаль байопигы[d] [19][20].
Тинчурин театры (Татарстан ур., 1)
« Заманча драматургиядә үземә якын пьесалар тапмыйм. Проза белән эшләүдән үземә ләззәт алам. Текстны сәхнә әсәренә әверелдерү миңа энергия бирә. Әзер текст белән эшләүгә караганда эзләнү кызыграк[22]
Айдар Җаббаров
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Өйләнгән. 2024 елның 4 октябрендә никах укыткан. Хатыны Эльвина Насыйбуллина, Казан театр училищесын тәмамлаган[29].

  1. А. Галимова. Җәббаров премияле булды! Сәхнә, 22.03.2023
  2. Рузилә Мөхәммәтова. Айдар Җаббаров: «Яхшы әсәрләр эпоха тәмамлангач туачак. Без әле юлда…» Интертат, 31.10.2020
  3. Айсылу Хафизова. Ученик Сергея Женовача готовит премьеру в театре Камала. Татар-информ, 25.01.2017
  4. Заббаров Айдар Талгатович. ГИТИС. Официальный сайт
  5. 1 2 Рузилә Мөхәммәтова. Режиссер Айдар Җәббаров бүген Камал театры труппасы белән хушлашты. Татар-информ, 7.08.2025
  6. Рузилә Мөхәммәтова. Баш режиссер Айдар Җаббаров Тинчурин театрының яңа сезон репертуарын игълан итте. Татар-информ, 14.08.2025
  7. Собачье сердце. Чудовищная история. Афиша-Театры
  8. Айдар Талгатович Заббаров. 2023 елның 26 март көнендә архивланган МХТ им. А. П. Чехова
  9. Айдар Заббаров. Современник.ру
  10. Айдар Заббаров. Театр им. Евгения Вахтангова. Официальный сайт
  11. Попрыгунья. Театр им. Евгения Вахтангова. Официальный сайт
  12. 1 2 Рузилә Мөхәммәтова. Камалда – «Рәшә» премьерасы: Сез бәхетлеме, исемегез кечкенә хәрефтән башланган зөфәрләр? Интертат, 29.12.2022
  13. Айсылу Хафизова. Новое поколение камаловцев представило свое осмысление эпохи репрессий. Татар-информ, 4.02.2017
  14. «Тормышмы бу?..»: в театре им. Камала премьера про судьбу-злодейку и жизнь-копейку. Бизнес-Онлайн, 29.04.2018(рус.)
  15. Алисә Минневәлиева. «Санаулы кичләр»: Ностальгия. 17 еллык аерылышу һәм... Ялкын
  16. Анастасия Локтева. «Театр&Музыка»: как осенний дождь на фестивале «Сайдашстан-2021» «вылился» в новый театральный проект. Казанские ведомости, 1.11.2021
  17. Лилия Гыймазова. «Хуш, авылым» премьерасыннан соң: хушлашыр вакыт җиттемени? Ватаным Татарстан, 08.12.2020
  18. Радиф Кашапов. Первая премьера сезона в Камаловском театре, пьеса «Академия смеха». 2023 елның 26 март көнендә архивланган Реальное время, 23.10.2022
  19. Спектакль Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл / Альфия Авзалова. Путь в вечность. kamalteatr.ru
  20. Әлфия Авзаловага багышланган спектакль турында авторлары: «Без аны шундый итеп күрдек». Интертат, 9.02.2025
  21. Рузилә Мөхәммәтова. Тинчурин театры Татарстан урамындагы театр бинасында беренче спектаклен чыгарды. Татар-информ, 23.10.2025
  22. Гөлинә Гыймадова. Айдар Җаббаров: Репетиция – артист белән режиссерның мәхәббәт аңлашуы ул. Ватаным Татарстан, 10.03.2023, № 33, 18-19нчы бит
  23. Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды. Камал театры сайты, 22.12.2017, archived from the original on 2023-03-26, retrieved 2023-03-26
  24. КАМАЛ ТЕАТРЫНДА «ТАНТАНА-2019» ПРЕМИЯЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ(үле сылтама). Камал театры сайты, 27.03.2019
  25. В Москве вручили награды лауреатам фестиваля «Биеннале театрального искусства. Уроки режиссуры». portal-kultura.ru, 14.12.2021(рус.)
  26. Влас Мысько. Выходец из челнинского театра-студии «Ключ» Никита Кобелев стал лауреатом V фестиваля «Уроки режиссуры». «Вести КАМАЗа», 14.12.2021
  27. Президент России подписал указ о присуждении Айдару Заббарову премии для молодых деятелей культуры
  28. Указ Президента Российской Федерации от 21 марта 2023 года № 159 «О присуждении премий Президента Российской Федерации для молодых деятелей культуры 2022 года»
  29. Зөлфия Шәвәлиева. Режиссер Айдар Җаббаров өйләнгән. intertat.tatar, 4.10.2024