Ләйсән Гатауллина
Ләйсән Гатауллина | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
Гатауллина Ләйсән Марат кызы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2020 — х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Ләйсән Гатауллина, Гатауллина Ләйсән Марат кызы (1997 елның 15 августы, Россия Федерациясе, Татарстан, Яр Чаллы) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2021 елдан),[1] «Тантана» премиясе лауреаты (2020; 2025). Сөйкемле, җырлау осталыгы булган артистка. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2023).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1997 елның 15 августында Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туа. Кечкенә чактан театр студияләренә йөри, Яр Чаллы шәһәренең театраль мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлый. 2015 елда, 11нче сыйныфны тәмамлагач, КФУ Алабуга институтының чит телләр факультетына укырга керә. Әмма 2017 елда үз юнәлешен үзгәртә һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә һәм шул ук вакытта Алабуга институтында читтән торып укуны дәвам итә. Мәдәният институтында укытучысы Фәрит Бикчәнтәев була. 2020 елда КФУны, 2021 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый һәм Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. [2]
Театр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2021 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның 2нче курсында укыганда Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы «Сишәмбе көн кич белән»: "Парковка" спектаклендәге Фатыйма роленнән башлап җибәрә. Шул роле өчен 2019 елда Нижгар шәһәрендә үткәрелгән "Театраль Идел буе" яшьләр фестиваленең округ этабында студентлар театрлары арасында иң яхшы актриса дип таныла.[3] Шулай ук "Сүнгән йолдызлар" спектаклендәге Сәрвәр роле өчен 2020 елда «Тантана» премиясенең "Дебют" номинациясендә җиңү яулый.[4]
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Сишәмбе көн кич белән» Сөмбел Гаффарова, Энҗе Гыйззатова, Гүзәл Сәгыйтова — Фатыйма (Парковка)
- «Малай, Бүре һәм Шомбай» Фәнис Җиһанша — Кыз, ковбой
- «Бичара кыз» Габдрахман Ильяси — Җанбай
- «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Сәрвәр
- «Әтәч менгән читәнгә» Аяз Гыйләҗев — Кыз һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2019 — "Театраль Идел буе": студентлар театрлары арасында иң яхшы актриса[1]
- 2020 — «Тантана» премиясе лауреаты[4]
- 2023 ― Муса Җәлил исемендәге республика премиясе[5]
- 2025 — «Тантана» премиясе лауреаты ― «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинацииясендә ― Камал театрында куелган «Әлфия Авзалова. Мәңгелеккә юл» спектаклендә Әлфия роле өчен[6]
Фотосурәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Ләйсән Гатауллина Стамбул шәһәрендә
-
Ләйсән Гатауллина сәхнә түрендә
-
Ләйсән Гатауллина сәхнәдә
-
Ләйсән Гатауллина "Хәерле көн, Татарстан!" тапшыруында (уртада)
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/personalities/troupe/gataullina-leysan-maratovna-/
- ↑ Хәерле көн, Татарстан! Ләйсән Гатауллина һәм Рәйхан Габдуллина (16.08.21) - YouTube
- ↑ Ляйсан Гатауллина признана лучшей актрисой среди студенческих театров | ГТРК "Татарстан"
- ↑ 4,0 4,1 СТАЛИ ИЗВЕСТНЫ ПОБЕДИТЕЛИ ТЕАТРАЛЬНОЙ ПРЕМИИ ТАНТАНА-2020 — Союз театральных деятелей Республики Татарстан
- ↑ Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле – исемлек. Татар-информ, 15.02.2023
- ↑ Во Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ляйсан Гатауллина признана лучшей актрисой среди студенческих театров - YouTube
- leysen Gataullina (@leyswigg) • Фото и видео в Instagram
- 👏🏻КАМАЛЛЫЛАР "ТАНТАНА" ПРЕМИЯСЕНДӘ 3 НОМИНАЦИЯД|.. | Венера Галиуллина
- Гатауллина Ләйсән Марат кызы
- СИШӘМБЕ КӨН КИЧ БЕЛӘН... - YouTube
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Камал театры сайты
- INTERTAT
- Instagram социаль челтәре
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 15 август көнне туганнар
- 1997 елда туганнар
- Яр Чаллыда туганнар
- «Тантана» премиясе лауреатлары
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Татар артистлары
- Камал театры актерлары
- Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар
- Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
- Җәлил премиясе лауреатлары