Гөлчәчәк Гайфетдинова
Гайфетдинова Гөлчәчәк | |
Туганда бирелгән исеме: |
Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы |
---|---|
Туу датасы: |
12 декабрь 1982 (41 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
драма актрисасы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2005 — х. в. |
Гайфетдинова Гөлчәчәк, Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы (1982 елның 12 декабре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Апас районы, Борындык (хәзерге вакытта Кайбыч районына кагыла)) — драма актрисасы, «Нур» театры (2005-2006), Камал театры артисты (2006 елдан).[1] Татарстанның атказанган артисты (2016).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1982 елның 12 декабрендә Татарстанның Апас районы Борындык авылында төпчек дүртенче бала булып туа. Әтисе Мансур – тракторчы, 2014 елда мәрхүм булган. Әнисе терлек караучы булып эшләгән. Ике абыйсы, бер апасы бар. Гаиләсе гомергә үзешчән сәнгатьтә катнашкан, авылда узган бер бәйрәмнән дә калмдырмаган. Әтисе – гармунда, ике абыйсы гармунда да, гитарада да уйнаганнар. Әнисе дә, апасы да җыр белән мавыккан. Абыйлары яшьрәк чакларында авылда ансамбль төзеп, Казанга гастрольләргә дә барып йөргәннәр. Ләкин Гөлчәчәктән башка берсе дә сәнгать юлын сайламаган.[2]
Мәктәпне 2000 елда тәмамлый һәм Казанга укырга керергә дип китә, ләкин ул елны мәдәният-сәнгать университетында актерлар курсы җыймыйлар булып чыга. Шуңа күрә районга кайтып китеп, бер ел район мәдәният йортында эшли. 2001 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының махсус Уфа «Нур» театры өчен дип җыелган, Фәрит Бикчәнтәев һәм Миләүшә Закирова укыткан курсына укырга керә. 2005 елда институтны тәмамлый һәм Уфа ләүләт "Нур" татар театрына эшләргә китә.[2]
2006 елда Камал театрына кайта. Кайтуының иң яңгыравык аккорды – «Дивана» (Туфан Миңнуллин) спектаклендәге Айсылу роле.
Театр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Студент вакытта ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла һәм спектакльләрдә күмәк күренешләрдә катнаша башлый. Шул вакытта «Телсез күке»дә Кәшифә ролен башкарып таныла. Уфадагы театрда контракт өч елга булса да, бер ел уйнап, Казанны һәм туган якларын сагынып, Казанга кайта. Шул вакыттан алып хәзергә кадәр үз чыгышларын дәвам итә. Иң танылган рольләренең кайберләре: «Мәхәббәт FM» Илгиз Зәйниев — Чулпан, «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт — Зәйнәп.
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Мәхәббәт FM» Илгиз Зәйниев — Чулпан
- «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт — Зәйнәп
- «GO! Баламишкин» Флорид Бүләков — Гөлнур
- «Люстра» Илгиз Зәйниев — Венера
- «Дивана» Туфан Миңнуллин — Айсылу
- «Мин ышанам сиңа» Ләбиб Айтуганов — Гайшә
- «Җәйнең бер көнендә» Йон Фоссе — Аның дус кызы, яшь чагында
- «Гөргөри кияүләре» Туфан Миңнуллин — Анук
- «Телсез күке» Зөлфәт Хәким — Кәшифә
- «Әрем исе» Илгиз Зәйниев — Нурзилә
- «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин — Кыз
- «Кечтүкле уен» Илгиз Зәйниев — Су Анасы
- «Йөзек кашы» Фатих Хөсни (Илгиз Зәйниев инсценировкасы) — Вәсилә
- «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин — Бишпот Сәрвәр
- «Зөбәйдә - адәм баласы» Шәриф Хөсәенов — Кәримә
- «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш — Сәрби
- «Өзелгән өмет» Максим Горький — Поля
- «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт — Гайникамал һ.б. [3]
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ире — тәрҗемәче, музыкант, концертлар куючы Сәйдәш Биктаһиров, җырчы Искәндәр Биктаһировның улы. Аның белән Мәдәният университетында укыганда таныша. Кичләрен уртак танышлары белән урамда, кафеларда йөреп, якыннанрак танышалар. 2010 елда никах укыталар, 2011 елда "Корстон"да туйлары үтә. 2014 елның 1 маенда Гөлчәчәк белән Сәйдәшнең кызлары туа, аңа Саҗидә исемен кушалар. 2015 елның уртасында икенче мәртәбә ата-ана булалар.[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- https://vk.com/video30318507_166264764 Гөлчәчәк Гайфетдинова белән әңгәмә - ВКонтакте
- https://www.instagram.com/gulches20_14/ Gulchachak Gaifutdinova (@gulches20_14) • Фото и видео в Instagram
- https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/personalities/troupe/gayfetdinova-g-1257-lch-1241-ch-1241-k-mansur-kyzy/ Гайфетдинова Гульчачак Мансуровна
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мабугат.ру журналы 28.05.2008 Гөлчәчәк Гайфетдинова
- "Акчарлак" нәшрият йорты: Сәйдәш БИКТАҺИРОВ: “Гаиләдә бар нәрсә минем кулда”
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 https://kamalteatr.ru/about-the-theatre/personalities/troupe/gayfetdinova-g-1257-lch-1241-ch-1241-k-mansur-kyzy/
- ↑ 2,0 2,1 КАМАЛДА ГӨЛЧӘЧӘК БАР | Матбугат.ру
- ↑ Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы.. | Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы
- ↑ ӘҢГӘМӘ, archived from the original on 2022-02-27, retrieved 2022-02-27
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 12 декабрь көнне туганнар
- 1982 елда туганнар
- Апас районында туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Татар артистлары
- Камал театры актерлары
- Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар
- Кайбыч районында туганнар