Юн Фоссе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юн Фоссе latin yazuında])
(Йон Фоссе битеннән юнәлтелде)
Юн Фоссе

Тугач бирелгән исеме: норв. Jon Olav Fosse
Туу датасы: 29 сентябрь 1959(1959-09-29) (64 яшь)
Туу урыны: Норвегия, Ругаланн, Хёугесунн
Милләт: норвег
Эшчәнлек төре: язучы, шагыйрь, драматург
Иҗат итү теле: норвег теле (нюнорск)
Дебют: «Кызыл, кара» (1983)
Премияләр: Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2023)
Бүләкләр: Изге Олаф ордены «Хезмәтләренә күрә» ордены (Франция)
Яшәү җире Grotten[d][1]
Хайнбург-ан-дер-Донау[2]

Юн Фоссе, Йон Фоссе (норв. Jon Fosse, 1959 елның 29 сентябре, Норвегия, Ругаланн, Хёугесунн) ― Норвегия язучысы, драматург, шагыйрь. 2023 елда Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты[3]. Нобель комитеты аның новаторлык пьесаларын һәм прозасын билгеләп үтә. Язучы норвег теленең нүнорск шәкелендә иҗат итә. Иҗатында пьесалар, романнар, шигъри җыентыклар, эсселар, балалар китаплары һәм тәрҗемәләр урын алган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959 елның 29 сентябрендә Көнбатыш Норвегиядә, Ругаланн[d] провинциясенең Хёугесунн коммунасында туган, Страндебарм муниципалитетында үскән[4]. Җиде яшендә булган җитди бәхетсезлек очрагы аны чак кына үлемгә китерми; бу тәҗрибә аның олы яшьтәге язу эшчәнлегенә зур йогынты ясый[5]. Мәктәпне тәмамлагач, Берген университетына укырга керә, анда әдәбият белемен өйрәнә.

1983 елда «Кызыл, кара» романы белән, драма язучысы буларак «Һәм без беркайчан да аерылмаячакбыз» (1994) пьесасы белән дебют ясый. Әдәбият укыта, журналистика белән шөгыльләнә. Берничә шигырь җыентыгы, балалар өчен китаплар авторы.

Проза[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кызыл, кара, роман (1983)
  • Йөзмә йорт, роман (1989)
  • Кургаш һәм су, роман (1992)
  • Ике повесть (1993)
  • Меланхолия I, роман (1995), рәссам Ларс Хертервиг тормышы турында
  • Меланхолия II, роман (1996)
  • Иртә, кич, роман (2000)
  • Йокысызлык, повесть (2007)

Драмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исем (1995, Ибсен премиясе, Иоганн Нестрой премиясе)
  • Кемдер кайчан да булса килер (1996)
  • Сабый (1996)
  • Ана һәм бала (1997)
  • Ул (1997)
  • Җәйнең бер көнендә (1998) [6]
  • Гитаралы кеше (1999)
  • Көзге йокы (1999)
  • Йокла, балакаем (2000)
  • Кыш (2000)
  • Өйләдән соң (2000)
  • Үлем темасына вариацияләр (2001)
  • Дивандагы кыз (2002)
  • Сирень (2003)
  • Үлгән этләр (2004)
  • Йокы (2005)
  • Күләгәләр (2006)
  • Мин - җил (2007)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996 ― Ибсен премиясе
  • 2005 ― Браги премиясе
  • 2005 ― Изге Олаф ордены
  • 2007 ― «Хезмәтләренә күрә» ордены (Франция)
  • 2007 ― Швеция академиясенең төньяк премиясе
  • 2010 ― Халыкара Ибсен премиясе
  • 2023 ― Әдәбият буенча Нобель премиясе[7][8]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юн (Йон) Фоссе әсәре буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Җәйнең бер көнендә» спектакле «Алтын битлек» ― 2014 премиясенә 4 номинациядә тәкъдим ителгән:

  • Драма (кече форма) театрында куелган иң яхшы спектакль
  • Иң яхшы режиссёр эше (Фәрит Бикчәнтәев)
  • Иң яхшы уйналган хатын-кыз роле (Люция Хәмитова)
  • Иң яхшы ут куючы рәссам эше[9]

Театр репертуарында спектакль әле дә бар[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.nrk.no/kultur/jon-fosse-inn-i-_grotten_-1.7634774
  2. https://samlaget.no/collections/jon-fosse
  3. Нобелевская премия по литературе присуждена Юну Фоссе.
  4. Jon Fosse wins the 2023 Nobel prize in literature (5 October 2023).
  5. "I have to talk about it because it's so fundamental to me: at the age of seven, I was close to death because of an accident . . I could see myself sitting here . . everything was peaceful, and I looked at the houses back home, and I felt quite sure that I saw them for the last time as I was going to the doctor. Everything was shimmering and very peaceful, a very happy state, like a cloud of particles of light. This experience is the most important experience from my childhood. And it has been very formative for me as a person, both in good and in bad ways. I think it created me as a kind of artist." ('Jon Fosse's Search for Peace'. The New Yorker, 13 November 2022)
  6. "Однажды летним днем..." Библиотека пьес(рус.)
  7. Нобелевскую премию по литературе присудили норвежскому писателю Юну Фоссе. ВФокусе Mail.ru, 5.10.2023(рус.)
  8. The official website of the Nobel Prize. NobelPrize.org(ингл.)
  9. «Алтын битлек» премиясе рәсми сайтында
  10. Спектакль Җәйнең бер көнендә / Однажды летним днем

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Stueland E. Å erstatte lykka med eit komma: essay om cesur, rituell forseintkomming i produksjonen til Jon Fosse. Oslo: Norske samlaget, 1996
  • Christoffersen E.E. Jon Fosse. Århus: Århus Univ., Afdeling for Dramaturgi, Inst. for Æstetiske Fag, 2004
  • Zern L. Das leuchtende Dunkle: zu Jon Fosses Dramatik. München: epodium-Verl., 2006
  • Rafis V. Mémoire et voix des morts dans le théâtre de Jon Fosse. Dijon: Les Presses du reel, 2009

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]