Разил Фәхертдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Разил Фәхертдинов latin yazuında])
Разил Фәхертдинов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Разил Ришат улы Фәхертдинов

Туу датасы:

1 сентябрь 1981(1981-09-01) (42 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, Магадан өлкәсе, Чаун районы, Бараниха

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2004 – х.в.

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе
Дамир Сираҗиев премиясе

Разил Фәхертдинов, Разил (Рәзил [1]) Ришат улы Фәхертдинов (1981 елның 1 сентябре, СССР, РСФСР, Магадан өлкәсе, Чаун районы, Бараниха) ― драма актеры, Г. Кариев исемендәге театр (2006―2011), Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры (2004―2005; 2014 елдан) артисты. «Тантана» (2015), Дамир Сираҗиев исемендәге (2022) премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 елның 1 сентябрендә [2] Магадан өлкәсе Чаун районы[d] Бараниха[d] бистәсендә (хәзерге Чукотка автономияле округының Певек шәһәр округында гамәлдән чыккан штб) туган. Әтисе Ришат, әнисе Рәзилә яшь чагында Магадан өлкәсенә киткән булган. Разилгә исемне Разил Вәлиев исеменнән алып кушканнар. Разил 6нчы сыйныфта укыганда, әти-әнисе өч бала белән туган якларына – Кукмара районы Вахит авылына кайтып урнаша. Апасы Гөлнара, энесе Рушан, Вахит авылында Айнур исемле энесе туа. [3]

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлаган (Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтәев курсы). Пластикадан «Пантера» бию төркеме җитәкчесе Наил Рафаэль улы Ибраһимов укыткан.

2004―2005 елларда Чаллы татар театрында, 2006―2011 елларда Г. Кариев исемендәге театрда, 2014 елдан кабат Чаллы татар театрында хезмәт итә.

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соклан (Р. Батулла. «Ана каргышы»), Артем (З. Хәким. «Кайтуыңның кайтавазы»), Кочкарев (Н. Гоголь. «Өйләнү»), Үрдәк бәбкәсе (З. Минһаҗева, В. Әхмәтшин. «Әтәч нигә кычкыра?»), Вәзир (Р. Корбанов. «Патша кызы һәм җырчы»), Авыл егете (М. Фәйзи. «Галиябану»), Низам (Р. Сабыр. «Абага алмасы ачы була»), Труффальдино (К. Гольдони. «Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Телегин (А. Чехов. «Яшәргә, ничек тә яшәргә»), Әсхәт (А. Әхмәтгалиева. «Ул бит кичә иде»), Илья (Ә. Ишбулдина. «Зәңгәр томан артында»), Мирсәет (Я. Шәфыйков. «Хуш, Агыйдел!»), Хәзрәт (Ф. Бурнаш. «Яшь йөрәкләр»), Касыйм (А. Әхмәтгалиева. «Капка»), Кәҗә (Б. Сәлахов. «Яратылмый калган ярлар»), Мыгырдык (И. Зәйниев. «Тыпырдык»), Вәзир (А. Әхмәтгалиева. «Чәчәк күлмәк»), Әбүгалисина (К. Насыйри. «Әбүгалисина»), Хафиз (З. Хәкимханов. «Тәрәзәдә һаман ут яна»), Тәминдар (А. Гыйләҗев “Болан”) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Земфира, Якутиядә туган, Кукмара районы Вахит авылында үскән. Разил Кариев театрында эшләгәндә гаилә корганнар. Кызы Камилла ─ Казанда, улы Кәрим Чаллыда туган. [6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]