Салих Искәндәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салих Искәндәров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Салих Искәндәров
С.И.Искәндәров.jpg
Туган телдә исем Салих Искәндәр улы Искәндәров
Туган 1905(1905)
Казан губернасы Мамадыш өязе
Үлгән 1965(1965)
Мөслим районы
Милләт татар
Ватандашлыгы РусияFlag of Russia.svg Русия
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре фирка эшлеклесе, район башлыгы
Балалар алты бала
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Хөрмәт Билгесе» орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

Салих Искәндәров, Салих Искәндәр улы Искәндәров (1905 ел, Казан губернасы, Мамадыш өязе1965 ел, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — 1948-1957 елларда КПССның Мөслим район комитетының беренче сәркатибе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссам ясаган портреты

1905 елда Казан губернасы Мамадыш өязендә (хәзерге ТР Саба районында) ярлы керәстиян гаиләсендә туган. Ел ярымнан әтисе үлә. Кечкенәдән көтү көтә, батрак була. Әнисе белән Янәсәй буена, Красноярскига күчеп китә. Алпавытта чыпта үрә, урыс малайларыннан урысча сөйләшергә өйрәнә.

Октябрь инкыйлабыннан соң, комсомол ячейкалары, күмәк хуҗалыклар оештыруда катнаша. Күп еллар Саба районында эшли: район башкарма комитеты инструкторы, «Кызыл йолдыз» һәм «Кызыл көч» күмәк хуҗалыклары рәисе, авыл шурасы рәисе була. Казанда фирка өлкә комитетынының пропагандистлар курсын тәмамлагач (1937), Теләче районында фирка район комитетының өченче, икенче, беренче сәркатипләре булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, үзенә бирелгән броньнан баш тарта, ләкин фирка өлкә комитеты җитәкчене сугышка җибәрми, тылда эшләргә калдыра. Сугыш вакытындагы фидакәр хезмәте өчен Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә.

Казанда икееллык фирка мәктәбен тәмамлагач (1948), Мөслимгә фирка район комитетының беренче сәркатибе итеп билгеләнә һәм 1957 елга кадәр әлеге вазифада эшли: авыр сугыштан соң тугыз ел дәвамында 73 күмәк хуҗалыгы булган Мөслим районын җитәкли. Ул кешеләргә һәм үзенә гаҗәп таләпчән, оста оештыручы була, халык арасында абруе да зур була.

1957 елның ноябрендә, сәламәтлеге какшау сәбәпле, әлеге эшеннән китә. РСФСР күләмендә шәхси пенсия билгеләнә. 1958-1963 елларда район үзәгендә урнашкан Киров исемендәге күмәк хуҗалыкның фирка комитеты сәркатибе була. Мөслим районы бетерелеп, Сарман җитештерү идарәсенә кертелгән елларда (1963-1965) Мөслим авыл шурасы рәисе булып эшләп, пенсиягә китә. Ялга чыккач, район башкарма комитетының штаттан тыш сәүдә бүлеге мөдире булып эшли. 1965 елда вафат.

Ике тапкыр (III- IV чакырылышлар) РСФСР Югары шурасы депутаты булып сайлана (1951-1954, 1955-1959)[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары арасында очучы, укытучылар бар. Бер улы Минзәлә районы милиция бүлеге башлыгы (полковник) булып хезмәт итә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөслим районы үзәгенең бер урамы Салих Искәндәров исемен йөртә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
  2. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]