Сукай
Сукай | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Өлкә | Самар өлкәсе |
Район | Похвистнево районы |
Координатлар | 53°44'55.4"N, 52°5'57.2"E |
Нигезләнгән | 1915 |
Беренче телгә алу | 1915 |
Халык саны | 133 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Русча атамасы | Сукаевка |
Сукай (рус. Сукаевка) — Россиянең Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы татар авылы. Иске Похвистнево авыл җирлеге составына керә.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[1], урман-дала зонасында[2], Котлыгыш елгасы ярында, район үзәге Похвистнево шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 9 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
- Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[1].
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылны 1915 елда Казан губернасы Бәркәтә (бүгенге Татарстан Республикасының Чирмешән районы) авылы кешеләре нигезләгән.[3]
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны |
---|
2010[4] |
133 |
- Милли составы
2002 елда авылда 124 кеше, 2010 елда авылда 133 кеше яшәгән,[5] татарлар.[6]
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- И. А. Төхфәтуллин — РСФСРның атказанган төзүчесе.[3]
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда мәчет эшләп килә.[3]
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1930 елда мәктәп ачыла, бүгенге көндә ябык.[3]
Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1929 елда «Кызыл партизан» колхозы оеша.[3]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>
исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән - ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
- ↑ Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
- ↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».