Татар Әбдекие
Татар Әбдекие | |
Дәүләт | Россия[1] |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Әбдекәй вулысы |
Административ-территориаль берәмлек | Сельское поселение Каменка[d][1] |
Почта индексы | 446932 |
Татар Әбдекие (рус. Татарское Абдикеево) — Самара өлкәсенең Шонталы районындагы татар авылы,[2] Каменка авыл җирлегенә керә.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл район үзәге Шонталы станциясеннән көньяк-көнчыгышка таба якынча 18 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарлар авыл җирлеге территориясенә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында урнаша башлыйлар. Яңа Кама аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр агымы 1730 елларда көчәя.[3] 1752 елда авылга нигез салына.[2]
1910 ел мәгълүматлары буенча, авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 4732 дисәтинә тәшкил иткән, земство почта станциясе эшләгән, 2 су тегермәне, сабын заводы, мәчет, мәдрәсә була. 1928 елга кадәр Бөгелмә өязе Әбдеки волосте үзәге була, 1924 елдан башлап, Богырыслан өязе Шонталы волосте составында.[2]
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2002 елда авылда 537 (98% татарлар),[4] 2010 елда 474 кеше яшәгән[5], шуларның 452 кешесе татарлар.[2]
2017 елда авылда 212 хуҗалык исәпләнгән 500гә якын кеше яшәгән.[2]
1770-1780 елларда авылдан чуашлар күченеп Чуаш Әбдекие авылын нигезли.[6]
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылның танылган кешеләре арасында дзюдо буенча СССРның атказанган спорт мастеры — Х.Х.Бикташев, физика‑математика фәннәре докторы Н.К. Гайсин бар.
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бүгенге көндә Татар Әбдекие авылында бер мәчет эшли.[3]
Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Мәдәният йорты каршында «Сердәш» ансамбле оештырылган.[3]
2016 елда авылда икенче өлкә авыл Сабантуе уза.
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1910 елда авылда мәдрәсә булуы билгкде. 1930 елларда мәктәп ачыла, 2011 елдан Денис авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы итеп үзгәртелә.[2]
Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1930 еллар башында Камил Якуб исемендәге колхоз оештырыла, 3 крестьян фермер хуҗалыгы эшли.[2]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Татар энциклопедиясе. Шентала районы.
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
- ↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
- ↑ Симаков В. Чувашские населенные пункты Самарской области (краеведческий словарь). — Чебоксары: Чувашская народная академия, 2005.