Рәдүт (Чиләбе өлкәсе)
Рәдүт | |
---|---|
Ил | Россия |
Өлкә | Чиләбе өлкәсе |
Район | Чесма районы |
Авыл советы рәисе | Сөләйманов Данис |
Халык саны | 409 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 457226 |
Рәсми сайт | 74redutovskoe.ru/ |
Русча атамасы | Редутово, Резутово |
Рәдүт — Чиләбе өлкәсендә, Чесма районынына карый торган татар авылы. Туеткан елгасы буенда урнашкан.
Күпчелек халкы татарлар, шулай ук руслар һәм казахлар бар. 2010 елгы сан алу буенча 409 яшәүче табылса, авыл советы биргән мәгълүмат буенча 2011 ел башында 502 кеше яшәве билгеле. 2010 ел эчендә 10 бала дөньяга килгән, 8 кеше бакыйлыкка күчкән. Варнадан Магнитогорскига кайтышлый юл өстендә, Казакъстан чигендә диярлек
ХIХ гасыр уртасында Ырынбур казаклар гаскәре бистәсе буларак барлыкка килгән. Атама этимологиясе ачыкланмаган. Бородино кырындагы Шевардино редуты исемле урында булган канлы бәрелеш хөрмәтенә кушылу фикере хакыйкатьтән ерак тора.
Редут тугызеллык мәктәбе – Чесма районында иң яхшылардан санала. Мәктәптә татар теле кабинеты бар. Мәктәп директоры Оркыя Рахманкулованың әйтүенчә, биредә татар теле атнага бер тапкыр укытыла. Татар теленнән ике укытучылары бар, дәреслекләр җитәрлек, үзләре Казанга барып алган.[1] 2011/12 уку елында 39 бала укыган.[2] Мәктәптә «Айгөл» ансамбле эшли.
Авылда җәйләрен мәктәптә дини укулар оештырылган. 2010 елның июлендә Рәдүттә мәчет ачылган.
Авылда «Кызыл Йолдыз» колхозын саклап калганнар.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны динамикасы:
Гомуми демографик күрсәткечләр[3] | |||||
Гомуми халык саны | 2010 елга җенес составы | ||||
2002 | 2010 | ир-атлар | хатын-кызлар | ||
479 | 409 |
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (70%), казахлар (23%).[4]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Ф. Бәйрәмова. Даладагы татар курганнары
- ↑ http://redutovoschool.ucoz.ru/index/0-6
- ↑ Численность и размещение населения Челябинской области. Таблица 11 2019 елның 2 апрель көнендә архивланган..
- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2018-06-15, retrieved 2014-12-03