Чатука

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чатука latin yazuında])
Чатука
Карта
Ил Россия
Республика Мордовия
Район Зубова Поляна районы
Координатлар 53°48'39"тн, 42°56'24"кнч
Халык саны 83 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча топонимы Кочетовка

Кочетовка, Чатука (рус. Кочетовка) — Мордовиянең Зубова Поляна районына керүче татар авылы. Район үзәгеннән 30 км еракта урнашкан. 2002 ел сан алу буенча күпчелек халкын татарлар тәшкил итә. Башлангыч мәктәпләре бар, урта мәктәп – Горенка авылында.

Авылда 1869 елга 54 йорт булган.

Авыл атамасы, аның хуҗалары булып торган йомышлы мордвалар Кичатовлардан килә. Соңрак авыл йомышлы татарлар кулына күчә. Мордовиядәге башка татар авылларыннан аермалы буларак, Чатука, Горенка һәм Татар Лунданы татарлары Ц-латшытырып сөйли. Бу аларның Темников татарларына караганда, күбрәк Кадым татарлары белән бәйләнешләре турында сөйли.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]