Эчтәлеккә күчү

Купай (Бәрәңге районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Купай (Бәрәңге районы) latin yazuında])
Купай
Нигезләнү датасы 1760
Сурәт
Рәсми тел чирмеш теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Мазарбашы авыл җирлеге[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 7 (2010)[1],
4 (2014)[2]
Почта индексы 425573
Карта

Купай (чир. Купай), 1962 елга кадәр Порт-МаматовоМари Ил Республикасының Бәрәңге районындагы юкка чыга баручы татар авылы.[3]

Халык саны — 12 кеше (2003)[4], 7 (2010), 4 (2014)[5], 3 кеше (2022).[6]

Почта индексы — 425573, ОКАТО коды — 88 244 811 001.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мазарбашына илтүче юл. 2 км

Купай авылы район үзәге Бәрәңге бистәсеннән – 12, авыл җирлеге үзәге Мазарбашы авылыннан – 2 км төньякта урнашкан.

Купайка елгасының сул ярына нигезләнгән авылның елга яры буйлап көнбатыштан көнчыгышка таба сузылган бер урамы бар.

Административ яктан буйсыну[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1782 елга кадәр Казан губернасының Өрҗем өязе составында булган. Нократ губернасы Өрҗем өязенең Буй, Төрек волостьларына карый. 1920 елда бу волость составында Мари автономияле өлкәсе составына керә. Сернур, 1924 елдан — Мари-Төрек кантоннары, 1931 елдан — Бәрәңге районы составында була.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваять буенча, «Купай» исемен авыл башка күченүчеләр белән бергә Татарстанның хәзерге Арча районыннан килгән имам Купай хөрмәтенә алган. Тел белгечләре авыл Купайка елгасы атамасыннан исем алган булырга мөмкин, дип саный (чир. куп сүзе сазлык, түбән урынны аңлата).

Төрле вакытта авыл Партенур, Портянур, Партенур Мамат, Порт-Маматово, Купай дип аталган. Мари телендә «партенур — портанур» сүзе «йортлы алан (кыр)» дигәнне аңлата.

Авылның рәсми Порт-Маматово исеме исәп мәгълүматларыннан 1962 елда төшереп калдырылган һәм шуннан бирле авыл «Купай» дип кенә атала.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга йомышлы татар Маматовлар ыруының бер вәкиле ― Рахманкол Бикметов тарафыннан 1760 ел тирәсендә нигез салына.[7]

Пүчинкә беренче тапкыр 1762 елның 5 июлендә үткәрелгән 3нче ревизская сказкада (халык исәбен алуда) очрый. Пүчинкәдә Рахманкол Бикметов (1707 елгы), аның хатыннары һәм балалары күрсәтелгән.[7] 1795 елда үткәрелгән 5нче ревизская сказка нәтиҗәләре буенча, мондагы өч хуҗалыкта 9 ир-ат һәм 8 хатын-кыз яшәгән. 1816 елның 14 мартында үткәрелгән 7нче ревизская сказка мәгълүматлары буенча Портянур-Маматов ыруы (Купай) пүчинкәсендә (XIX гасыр башыннан авыл шулай дип йөртелә) 6 йорт хуҗалыгында 15 ир-ат һәм 21 хатын-кыз яшәгән.

1884 елгы хуҗалыклар буенча халык санын алуда Портянур (Маматов нәселеннән, Купай) починогы теркәлгән, анда 21 хуҗалык, 35 ревизия җаны, 121 кеше исәпкә алынган. Биредә яшәүчеләргә 369 дисәтинә җир беркетелгән (бу ~403 га, һәр кешегә 3,3 га җир туры килгән). Крестьяннар 65 эшче ат һәм 38 савым сыеры тоткан.[7]

Мәчет тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1825 елда авылда манарасы булмаган беренче агач мәчет төзелгән.

1860-еллар уртасында Портянур-Маматов ыруы пүчинкәсендәге мәчеткә имам итеп чыгышы белән Казан өязенең (Татарстанның хәзерге Арча районы) Кәче авылыннан булган беренче указлы мулла Мирхәлиулла Гобәйдуллин билгеләнә. Нәселе Балтач районының Кариле авылында яши. 1891 елда беренче мулла вафат булганнан соң, чыгышы белән Малмыж өязенең (Татарстанның хәзерге Балтач районы) Нөнәгәр авылыннан булган икенче указлы мулла Баһаветдин Сәйфелмөлеков (1841―1897) билгеләнә.[7]

1909 елда манаралы мәчет салырга рөхсәт алынган. Мәчет ике гыйбадәт кылу залы булган, манаралы һәм шәкертләр өчен мәдрәсәле итеп ачыла. Мәчет тирәсендә кечерәк кенә бакча булдырыла. 1910 елның 26 июлендә мулла вазыйфасына Муллахмәт Мөхәммәтгалиев (1876―1940) раслана. 1930-елларда репрессияләнгән.[7]

1938 елның 25 мартында Мари өлкә башкарма комитеты президиумы карары игезендә, Порт-Маматово авылындагы мәчет Бәрәңге районы башкарма комитеты үтенече буенча ябыла. Бина башта башлангыч мәктәп һәм клуб, аннары ашлык саклау склады итеп тотыла.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920-елларда Портянур Мамат авылы Мари-Төрек кантоны Мазарбашы авыл соетына керә. Барлык йортлар агачтан, бер катлы була, тик сәүдәгәрләр Гарифҗан бай һәм Газизҗан бай гына ике катлы өйләрдә яши, кибетләр тота. 1925 елда 58 хуҗалыкта 290 кеше яшәгән. 1926 елдан рәсми документларда авыл «Порт-Маматово» дип языла, җәяләр эчендә Копаев яисә Купай дип күрсәтелә. 1928-1929 елларда җирләренең бер өлешендә Куянавылдан күченеп килгән кешеләр Игенчеләр авылын оештыра. 1931 елда коллективлаштыру чорында төзелгән күмәк хуҗалыкка Климент Ворошилов исеме бирелгән. Колхозда ат, сыер абзарлары төзелә, йорт кошлары, сарыклар асрала. Барлык терлекнең исәбе 600 башка җитә. Сугыш алды елларында колхоз районда иң яхшылардан санала.[7]

Авылның беренче баскыч мәктәбе 1932 елда ачылган, аның мөдире Бирктова була. Балаларны укыту татар телендә алып барылган.

Бөек Ватан сугышы башланганда биредә 38 хуҗалык, 206 кеше, шул исәптән эшкә яраклы 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар — 39, хатын-кызлар – 44, 12 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр – 21 кеше исәпләнә. 1943 елга эшкә яраклы ирләр, шул исәптән җирле колхозда эшләгән 12 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр 36, хатын-кызлар 62 һәм 105 бала гына кала. Авылдан фронтка алынган 30 ир-ат һәлак булган.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елда Ворошилов исемендәге һәм «Танк» (Мазарбашы) колхозлары берләштерелә. Барлык эре терлек (45 баш мөгезле эре терлек, 17 ат) Мазарбашына күчерелгән, авылда сарык фермасы гына калган. 1965 елда авылдагы йортлар электрлаштырыла, 1973 елда суүткәргеч үткәрелә, 1974 елдан 23 йортта баллонлы газ плитәләре барлыкка килә. Авылда 50 урынга исәпләнгән клуб, кулланучылар кооперациясе кибете эшләгән. Шуңа да карамастан, кешеләр үз авылларыннан китә башлаган. 1960-1980 елларда авылдагы хуҗалыклар саны 62 дән 25 кә кадәр (халык 214 тән 73 кешегә кадәр) кимегән. «Перспективасыз авыл»дан кешеләр Мазарбашы авылына яки район үзәге Бәрәңге бистәсенә күченә. Яшьләр үзәк утарда колхоз фатирлары ала. 1989 елга авылда 18 хуҗалыкта 36 кеше калган, шуларның 13е – ир-ат, 23е – хатын-кыз. 2003 елның 1 гыйнварына Купайда 9 хуҗалыкта 12 кеше, шул исәптән эшкә яраклы — ике кеше яшәгән. 2014 елда – 4 кеше калган.[8]

2022 елның гыйнварына авылда 3 кеше гомер итә. [7]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кавый Васил улы Шакиров (1942―2017) ― Мари дәүләт университеты икътисад факультеты деканы, Мари Ил Республикасының атказанган икътисадчысы (2000)[9]
  • Наил Нургали улы Галәветдинов (1956) ― 1996 елдан «ЛУКойл-Марий Эл» ЯАҖ генераль директоры, өч чакырылыш Мари Ил Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты, Мари Ил Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре [10]
  • Рафаиз Нурмөхәммәт улы Гайнанов ― хәрби академияне тәмамлаган, техник фәннәр кандидаты[4]
  • Гарифулла Гатаулла улы Ялаев (1949) ― укытучы, Куянавыл урта мәктәбе директоры булып эшләгән [11]
  • Габдрафик Галәветдинов ― тракторчы, Мари Ил Республикасының атказанган механизаторы [12] һәм башкалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
  2. Алашайское сельское поселение. Сведения о численности постоянного населения на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2016-05-09 архивланды. 2016-05-09 тикшерелгән.
  3. Документы территориального планирования Алашайского сельского поселения. Администрация Параньгинского муниципального района Республики Марий Эл
  4. 4,0 4,1 Деревня Купай (Порт-Маматово, Партенур Мамат, Портянур, Малютова рода, Маматова рода).
  5. Численность населения городских населенных пунктов, сельских населенных пунктов. Параньгинский муниципальный район.
  6. ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ Параньгинский муниципальный район(үле сылтама)
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 Фәнил Мусин. Купай (Порт-Маматово). «Якташлар», 2022 ел, гыйнвар (1/4) саны, 4нче бит
  8. Численность городских населенных, сельских населенных пунктов
  9. Кавый Василович ШАКИРОВ(рус.)
  10. Галяутдинов Наиль Нургалиевич. VIPERSON(рус.)
  11. Купай (Портянур, Маматов). Родная Вятка(рус.)
  12. Деревня Купай (Порт-Маматово). 12rus.ru(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]