Ләшбирде

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләшбирде latin yazuında])
Ләшбирде
Рәсми тел чирмеш теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Бәрәңге шәһәр җирлеге[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 201 (2021)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 137 метр
Почта индексы 425570
Карта

Ләшбирде (чирм. Ляжбердино, рус. Ляжбердино) ― Мари Илнең Бәрәңге районында урнашкан торак пункт (авыл). Административ бүленеш ягыннан Бәрәңге шәһәр җирлеге[d]составына керә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында[3], Иделнең сул кушылдыгы Илләт елгасы кушылдыгы Бәрәңге елгасының сул ярында, 88Н-11004 автомобиль юлында[4], җирлекнең административ үзәге Бәрәңге бистәсеннән 200 м көньяктарак урнашкан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климаты уртача континенталь, уртача салкын карлы кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 2,2 °С, иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,5 °C; иң салкын айның (гыйнвар) уртача температурасы -14 °C. Көчле салкыннар торган чорның дәвамлылыгы уртача 127 көн.

Атмосфера явым-төшемнәренең уртача еллык саны 496 мм тәшкил итә, шуларның 70%ы апрельдән октябрьгә кадәрге чорда ява.[5]

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ләшбирде авылы, бөтен Мари Ил кебек үк, Мәскәү вакыты булган сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытның UTCка карата тайпылышы +3: 00 тәшкил итә.[6]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасыр башында торак пункт Казан губернасы Казан өязе Алат юлының Лаж волостена, 1762 елда Казан өязе Әтнә волостена, XVIII гасыр ахырында Вятка губернасы Уржум өязе Бәрәңге волостена карый. XIX гасырда Уржум өязенең Төрек волосте составына керә. 1920 елда Мари АӨ составына кертелә. Сернур, 1924 елдан Мари-Төрек кантоннары составында була, 1931 елдан – Бәрәңге районында.[7]

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга исеме Лаж гидронимыннан бирелгән. Тел белгечләре фикеренчә, Ләшбирде сүзе беренче күченүченең кушаматы булырга мөмкин. Бу урыннарга татарлар килгәнче, монда марилар яшәгән.[7]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1717 елгы документларда беренче тапкыр телгә алына. Ул елны торак пункт 18 татар крестьяны йортыннан торган. 1782 елда 33 ир-ат ясаклы татар һәм 11 йомышлы татар теркәлгән. «Уржум өязенең икътисади искәрмәләре» (рус. Экономические примечания Уржумского уезда) буенча, авылда 20 хуҗалыкта 112 кеше яшәгән. Алдагы елларда авыл бик тиз үсә. 1836 елда 22 йортта 173 кеше исәпләнә (92 ир-ат һәм 81 хатын-кыз). 23 елдан соң халык саны 99 кешегә, йортлар саны 11 гә арткан. Ул вакытта ук авылда агач мәчет булган. 1869 елда 57 йортта 240 кеше яшәгән. Крәстияннәр 120 ат, 180 баш сыер, 281 сарык, 12 кәҗә, 8 умарта тоткан. Халык он тарту өчен су һәм җил тегермәннәреннән файдаланган.[7]

1869 елда җирле указлы мулла Ибраһим Минкин (дәүләт крестьяннарыннан) үз йортында шәхси мәктәп тота һәм 15 малай һәм 25 кызны бушлай укыта.

1876 елда басылган «1859-1873 еллар мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлегендә» (рус. Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов) торак пункт Вятка губернасының Уржум өязе Ляжбердина казна авылы буларак искә алына. Бәрәңге елгасы янында, Иске Казан коммерция юлының сул ягында, Вятка губернасы өяз шәһәре Уржумнан 61 чакрым һәм Төрек (Турекское) казна авылындагы становой фатирыннан 16 чакрымда урнашкан. Авылда, 33 йортта 272 кеше (131 ир-ат һәм 141 хатын-кыз) яшәгән, мәчет булган[8].

1884 елда торак пунктта 68 йортта 356 кеше тора. Авылга 1079 дисәтинә җир беркетелгән. Крәстияннәрнең 74 аты, 141 баш эре мөгезле Һәм 176 вак терлеге булган.

1905 елда авылда 80 йортта 475 кеше (235 ир-ат һәм 240 хатын-кыз) яшәгән. 20 елдан соң халык саны 728 кадәр арта, барысы да татарлар.

1919 елда авылда I баскыч мәктәп ачыла. 1924 елда биредә 75 бала белем ала. Мәктәпнең үз бинасы, 276 уку әсбабы һәм 134 сыйныфтан тыш уку өчен китаптан торган китапханәсе булган. Укыту татар телендә алып барыла. 1932 елда мәктәп мөдире ― Ирмашева. Шул ук елларда авылда крестьян яшьләре мәктәбе (Сәмигуллин җитәкләгән), кызыл почмак, укый-яза белмәүне бетерү пункты эшли.[7]

1933 елда авылның 111 хуҗалыгы (508 кеше) «Кызыл Октябрь» колхозына берләшә. Күмәк хуҗалыкка 65 ат, 26 үгез, 29 бозау, 13 сыер, 132 сарык тапшырылган. Колхоз җитәкчелеге аның матди-техник базасын ныгытуга игътибар итә. 1940 елга хуҗалык мөһим авыл хуҗалыгы машиналары: 4 печән чапкыч, 4 ургыч, 37 ат сабаны, 17 тулаем эшкәртү культиваторы, 30 дисклы тырма, җилгәргеч, арба һ. б. сатып ала. Колхозда складлар, амбарлар, терлекчелек биналары төзелә. Колхозда 3 су, 1 җил тегермәне эшләгән. Җил тегермәне кешеләргә 1950-еллар ахырына кадәр хезмәт итә, аннары механик тегермәнгә әйләндерелә (трактор двигателе, соңрак электр энергиясе белән эшли).[7]

1941 елда авылда 115 йортта 520 кеше исәпләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-атлар фронтка китә. 1943 елда авылда 475 кеше калган, Бу чорда күмәк хуҗалык белән Ш. Шәрәпов җитәкчелек итә. 1945 елда колхозны Фаяз Гаязов җитәкли, сугыш инвалиды Бари Ямалиев баш бухгалтер була. Колхозда хезмәт дисциплинасы катгый билгеләнә: эшкә чыкмаган өчен 5 эш көненнән мәхрүм итәләр. Колхозчыларның паспортлары булмый, шулай да яшьләр шәһәрләргә китә, күбрәк Мәскәү өлкәсендә, Ивановода урнашалар.[7]

1949 елда авылда 75 ат көченә ия колхозара электр станциясе эшли башлый. Ягулык буларак утын кулланылган. 1951 елда электр энергиясе колхоз конторасына, мәктәпкә, клубка, колхозчыларның барлык йортларына үткәрелә. Бу елларда хуҗалык белән Хәким Мөхәрләмов җитәкчелек итә.

1949 елда авылда башлангыч мәктәпнең яңа бинасы төзелә. Мәктәп директоры булып күп еллар Габдулла Ибәтулла улы Ибәтуллин эшли. 1951 елда Манкинер[d] авылыннан күчерелгән уку йорты (рус. изба-читальня) ачыла. Шул ук елда аның нигезендә авыл клубы оештырыла. Соңрак клуб өчен махсус бина төзелә. Авылда медицина учреждениесе булмаган. 1940―1950 елларда трахома дәвалау пункты эшли, монда озак еллар кешеләрне Л. М. Петриченко дәвалый.[7]

1959 елда «Кызыл Октябрь» колхозы «Яңа тормыш» колхозы (Портянур) белән берләшә, 1966 елның 26 декабрендә Бәрәңге бистәсенең Тукай исемендәге колхозына кушыла.[7]

Авыл янәшәсендәге район үзәге Бәрәңге бистәсендә яңа предприятиеләр һәм оешмалар барлыкка килгәч, авыл яшьләре бистәгә эшкә урнаша башлый, фатирлар ала һәм район үзәгенә күченә. 1983 елга авылда 97 йорт, 370 кеше калган, барысы да татарлар. Колхозчыларның шәхси файдалануында 169 велосипед, 18 мотоцикл, 39 мотороллер, 8 автомашина була. Барлык йортларда электр үткәрелгән, 10 йортның телефоны булган. Авыл буйлап 3,3 км озынлыктагы суүткәргеч салынган. Халык коелардан алынган судан һәм суүткәргеч суыннан файдаланган.[7]

50 урынга исәпләнгән Ял итү йорты – авылның мәдәни үзәге эшли, аңа бистә яшьләре дә теләп йөри. 1980-елларда таш бинасы төзелгән кооператив кибете хәзер ябык, шәхси эшмәкәрләрнең 2 кибете эшли.[7]

2003 ел башында авылда 85 йортта 252 кеше яшәгән. Авыл төньяктан көньякка урнашкан өч параллель урамнан тора. Барлык урамнар асфальт белән капланган. Шәхси йортлар төзелеше елдан-ел арта. Кешеләр барлык уңайлыклары һәм төрле архитектурасы булган таш йортлар төзиләр. Барлык халык табигый газдан файдалана. Биредә, район үзәгеннән аермалы буларак, җир салымы, башка түләүләр буенча авыл ташламалары исәпкә алына. [7]

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[9]2014[10]
242234

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 246 кешедән 99% тәшкил итә.[11]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нургали Муллагалиев (1922–), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән [12]
  • Фоат Сафук улы Сафуков (1924–), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән [13]
  • Мәгъсүм Баһаветдин улы Шәрәфетдинов (1926–), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән [14]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. https://web.archive.org/web/20210502131349/https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/MZmdFJyI/chisl_МО_Site_01-01-2021.xlsx
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. Lyazhberdino. GeoNames.
  5. Схема территориального планирования муниципального образования «Параньгинский муниципальный район» Республики Марий Эл. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-10-10 архивланды. 2023-08-15 тикшерелгән.
  6. Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
  7. 7,00 7,01 7,02 7,03 7,04 7,05 7,06 7,07 7,08 7,09 7,10 Деревня Ляжбердино (Лажы, починок Ляжбердино).
  8. Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов, 1876
  9. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
  10. Оценка численности постоянного населения по муниципальным образованиям Республики Марий Эл на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-04-01 архивланды. 2014-04-01 тикшерелгән.
  11. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  12. Муллагали Нургалиев. Подвиг народа
  13. Сафуков Фоат Сафукович. Подвиг народа
  14. Шарафутдинов Магсум Багаутдинович. Подвиг народа

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1876. — Вып. X : Вятская губерния / Обработан Старшим редактором Е. Огородниковым. — CXXV, [2], 1 л. к., табл:993 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]