Өрҗем өязе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өрҗем өязе latin yazuında])
(Уржум өязе битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Уржум өязе
рус. Уржумский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
10 046,6 чакрым² (11 433 км²) (1897)
5 577 км² (1926)[1]
Халык саны
280 427 кеше[2]
Vyatskaya gubernia Urzhumsky uezd.png

Уржум өязе (рус. Уржумский уезд, чирм. Вӱрзым уезд) — Казан һәм Вятка губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

Өяз үзәге — Уржум шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Өяз яки губерна
Төньяк Нолинск өязе
Төньяк-көнчыгыш Глазов өязе
Көнчыгыш Малмыж өязе
Көньяк Казан губернасы
Көнбатыш Яраң өязе

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уржум өязе әле XVII гасырда бар булган. 1708 елда ул юкка чыгарыла һәм Казан губернасына кертелә. 1719 елда Казан губернаның Казан провинциясе составында Уржум дистрикты оештырыла; 1727 елда дистриклар юкка чыгарылалар, һәм Уржум дистрикты Уржум өязенә үзгәртеп корыла.

1780 елдан — Вятка калгайлыгы (1796 елдан — губерна) составында.

1928 елда Уржум өязе юкка чыгарыла, ә аның территориясендә Түбән Новгород краеның Нолинск округының Уржум районы оештырыла.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елда 22 вулыска, 1926 елда 5 вулыска бүленгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча)

Уржум өязе
Тел Кешеләр саны %
урыс 201 021 69,51
мари 73 092 25,27
татар 13 934 4,82
удмурт 844 0,29
чегән 147 0,05
башка телләр 150 0,05
Уржум шәһәре (4 413 кеше)
Тел Кешеләр саны %
урыс 4 292 97,26
татар 42 0,92
мари 39 0,88
башка телләр 40 0,91

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]