Куянавыл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куянавыл latin yazuında])
Куянавыл
Рәсми тел чирмеш теле һәм рус теле
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Административ-территориаль берәмлек Мазарбашы авыл җирлеге[d]
Халык саны 550 (2014)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 131 метр
Сәгать поясы UTC+03:00
Почта индексы 425573

Куянавыл (чир. Мераҥсола, рус. Куянково) ― Мари Ил Республикасының Бәрәңге районы Мазарбашы авыл җирлегенә керүче татар авылы.

Халык саны ― 596 (2002), 509 (2010), 550 (2014).

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында урнашкан. Район үзәге Бәрәңге бистәсеннән (турыга) 6 км төньяк-көнчыгышта, Лаж елгасының Ноля елгасына койган урыныннан ерак түгел яр буенда урнашкан. Абсолют биеклек ― диңгез өслегеннән 131 метр.[2]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат уртача континенталь, уртача салкын кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән аерылып тора. Уртача еллык һава температурасы ― 2,2 °C. Иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы ― +18,5 °C; иң салкын (гыйнвар) ― -14 °C. Тотрыклы салкыннар белән период озынлыгы уртача 127 көн. Атмосфера явым-төшеменең уртача еллык саны 496 мм, шуларның якынча 70% апрельдән октябрьгә кадәр төшә. [3]

Вакыт зонасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Map of Russia - Moscow time zone.svg

Куянавыл, барлык Мари Ил торак пунктлары кебек үк, Мәскәү вакыты (MSK) булган вакыт зонасына карый. Кулланылыштагы вакытның UTCка карата күчеше +3:00 тәшкил итә. [4]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1859[5] 1884[5] 1905[5] 1923[5] 1941[5] 1982[5] 2002 [6] 2010 [7] 2014
644 1011 1413 1592 727 673 556 509 550

Милли состав (2002): 556 кешенең 99% ы – татарлар. [8]

Административ яктан буйсыну[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасырда авыл Нократ губернасының Өрҗем өязе Бәрәңге, XIX гасырда ― XX гасыр башында Төрек волостьлары составына кергән. 1920 елда Мари автономияле өлкәсе составына керә, Сернур, аннары Мари-Төрек кантоннарына карый. 1931 елның апреленнән Бәрәңге районы карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваять буенча, авылга Татарстанның хәзерге Арча районы Хәсәншәех авылыннан күченүчеләр нигез салган. Кара урман арасына, елга янындагы аланга башта өч гаилә күченгән. Халыкта авылны урман ешлыгыннан йөгереп чыккан куян хөрмәтенә атаганнар дип санала.[5]

«Өрҗөм өязенең икътисади искәрмәләре»ндә (рус. Экономические примечания Уржумского уезда, XVIII гасыр ахыры) Илеть Кукмор (Коянково тож) авылында йомышлы татарларның 32 хуҗалыгы, 198 кешесе (96 ир-ат һәм 102 хатын-кыз) булуы билгеләп үтелә.[5]

1859 ел мәгълүматларына караганда, Ляжмучаш елгасы янындагы Куянавылда (рус. Куянково при речке Ляжмучаш) 65 хуҗалык, 644 кеше, агач мәчет булган. 10 елдан соң хуҗалыклар саны 1,8 тапкырга арткан, халык саны 32 кешегә кимегән.[5]

Крестьяннар авыл хуҗалыгы, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Алар 220 ат, 340 баш мөгезле эре терлек, 395 сарык, 46 кәҗә, 15 умарта тоткан. Җирле умартачылар бер ел эчендә 3 пот 30 фунт бал җыйган. Авылда ике су тегермәне булган. Тегермәннең берсе ― Төхвәтулла Сәйфетдиновныкы, аның 16 дисәтинә җире, комач җитештерү фабрикасы булган.[5]

Авылдагы агач мәчет 1825 елда төзелә, аның каршында мәдрәсә эшләгән.

1884 елда авылда 181 хуҗалыкта 1011 кеше яшәгән. Җәмгыять 2069 дисәтинә җиргә ия булган. Крестьяннар 180 ат, 166 савым сыеры һәм башка йорт хайваннары тоткан.

1905 елда 253 хуҗалыкта 1413 кеше яшәгән. Ике мәчет: югары оч (1906 елда яңадан төзелгән) һәм түбән оч (1913 елда төзелгән) мәчетләре эшләгән, һәр мәчет каршында мәдрәсә булган. Югары мәчеттә Әхмәт Кормашев, аннары аның улы Газиз имам вазифасында булганнар.[5]

1914 елда авылда бер сыйныфлы земство училищесы ачыла. Ләкин крестьяннар үз балаларын анда бирергә теләмәгән. 1916 елда монда ике укытучы бары тик 15 малайны укыткан.

Гражданнар сугышы елларында авылда беренче комсомол ячейкасы оештырыла, аны Сафук Салихҗанов җитәкләгән (соңыннан партиянең Бәрәңге райкомының беренче секретаре). Монда ярлы гаиләдә районның беренче комсомолкасы Нәфисә Йосыпова туып-үскән.[5]

Казан хатын-кызлар гимназиясен тәмамлаган Хәсәнә Кормашева 1918 елда авылда кызлар өчен мәктәп ача. 1922 елда беренче баскыч мәктәбе ачыла, анда 40ка якын укучы белем ала, дүрт елдан соң анда 134 укучы, шул исәптән 43 кыз исәпләнә.[5]

1923 елда 285 хуҗалыкта 1592 кеше яшәгән, абсолют күпчелеге – татарлар, 9 кеше – руслар.

1925 елның апрелендә крестьяннарның бер өлеше кулланучылар җәмгыятенә берләшә, ул әзерләү һәм сәүдә эшчәнлеге алып бара. Авыл ярлыларга (66,2%), урта хәллеләргә (30,3%), байларга (2,6%) һәм батракларга (0,9%) бүленгән. 1928-1929 елларда хакимият рөхсәте белән Купай авылы җирләренә Куянавылдан 94 гаилә күчеп китә, анда Игенче (Никкилдем) авылын нигезли.[5]

1929 елда Куянавыл авыл Советы оеша. Аның составына Куянавыл, Тат-Кошпай, Игенчеләр авыллары кергән. 1930 елда Куянавыл халкы «Кызыл сабан» колхозына берләшә. 1934 елда авылга беренче трактор кайта. 1936 елда колхозга 1218 га җир беркетелә. 1941 елга күмәк хуҗалыкта 178 хуҗалык, 727 кеше исәпләнә.

Сугышка кадәр Куянавыл мәктәбендә математика, география укыткан Гайнан Кормашев (1919―1944)

1930 елда яңа төзелгән агач бинада башлангыч мәктәп базасында җидееллык мәктәп ачыла. 1933 елда беренче чыгарылыш була. Ул вакытта мәктәптә 200гә якын укучы белем алган. Сугышка кадәр Куянавыл мәктәбендә укытучы булып Гайнан Кормашев (1919―1944) эшләгән, математика, география фәннәреннән укыткан. 2005 елның 15 февралендә Куянавылда Гайнан Кормашка багышланган мемориаль такта ачылган. [9]

1927 елда авылда кызыл почмак (уку бүлмәсе, изба-читальня), 1936 елда Югары мәчет бинасында 100 урынлык клуб ачыла. 1938 елда ябылган Түбән мәчет бинасында 1940 елда (соңыннан табиблык амбулаториясенә әверелгән) фельдшер-акушерлык пункты эшли башлый. 1940 елдан Куянавылда ветеринария участогы эшли.[5]

Бөек Ватан сугышы елларында 257 кеше фронтка алына, шуларның 116сы кире әйләнеп кайтмаган. 1973 елда авылда алар истәлегенә һәйкәл куела. [5]

Сугыштан соң «Кызыл сабан» колхозына Тат-Кошпай, Кече Олма, Прикум фабрика, Хабибуллино пүчинкәләре колхозлары кушыла, аннары «Танк» (Мазарбашы) колхозы белән берләшә. 1963 елда Калинин исемендәге колхоз оештырыла. 1965 елдан соң яңа терлекчелек биналары, дуңгызчылык комплексы төзелә.[5]

1959 елда Куянавылга радио, 1960-еллар уртасында электр кертелгән. 1968 елда Харис Газизов йортында беренче телевизор куела. Беренче таш йорт 1972 елда төзелгән.

1963 елда участок хастаханәсе ачыла. 1973 елда 600 урынлы урта (1965 елдан) мәктәпнең яңа типовой бинасы төзелә һәм файдалануга тапшырыла. 2003 елда мәктәптә 270 укучы укыган, 34 педагог укыткан.[5]

1982 елда 164 хуҗалыкта 673 кеше яшәгән. Фельдшер-акушерлык пункты, 15 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 150 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты, китапханә, 2 авыл кибете, пекарня эшләгән.[5]

1991 елда Куянавыл авыл администрациясе яңадан торгызылган.

1995 елда авылда яңа зур мәчет төзелгән. [5]

2002 елның 22 ноябрендә Комсомол урамындагы беренче 2 йорт табигый газга тоташтырылган.

2003 елда авылда 7 урам булган, Совет һәм Яшьләр урамнары асфальтланган.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]