Алтата

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алтата latin yazuında])
Алтата
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Орошаемое муниципальное образование[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00, UTC+04:00 һәм SAMT[d][2]
Почта индексы 413465
Карта

АлтатаСарытау өлкәсенең Идел арты өлешендәге татар авылы. 221 йортта 637 кеше яши. Олы Үзән елгасы кушылдыгы – Алтата елгасы өстендә урнашкан.

Тарихи-этнографик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарытау өлкәсенең Идел артындагы өлешендә 5 татар авылы бар. Административ бүленеш ягыннан аларның өчесе - Алтата, Илмин (Верхазовка), Яңа Пәлдәнге (Сафаровка) Дергач районына, Үзән (Осинов Гай) - Ершов районына, Яңа Әләзән - Балакау районына керә. Бу авылларның барысы да Яңа Үзән һәм Николаев өязләре эчендә XIX гасыр урталарына кадәр Сарытау губернасына, 1850-1918 елларда Самар губернасына, соңыннан киредән Сарытау губернасына, 1934 елдан Сарытау өлкәсенә кергәннәр. Шушы биш авыл арасында Алтата "яше" белән дә, бай традицияләре белән дә аерылып тора.

Алтата авылына XVIII гасырның 20 нче елларында нигез салына. Бирегә беренчеләрдән булып Пенза якларындагы Кикин, Качкару, Мочалейка, Кабылкин, Тәләтен, Рәшәтен дигән татар авылларыннан алты ата, ягъни гаилә башлыклары Алтынбай, Сәет, Сәфәр, Хөбби, Башай, Арыслан килеп урнаша. Авылның исеме дә шуннан чыккан. Далада агач әсәре булмау сәбәпле өйләрне саман кирпеч сугып салалар.

Алтатага нигез салынганнан соң аңа якын атаман Герасим җитәкләгән праваслау казаклар килеп урнаша, ләкин җирле халык килмешәкләр праваслау чиркәү салыр дип куркып, казакларны күчеп китәргә этәрә. Казаклар Алтатадан төньякка 16 чакрымга арырак күчеп утыралар. Соңыннан ул җирдә зур гына Дергачи авылы барлыкка килә.

XIX гасырның 30-40 нчы елларында Алтатаның якын тирәсендә тагын өч авыл барлыкка килә. Аларга Сарытау губернасының төньягындагы Күзнәй һәм Хвалынск уездларыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Шулай итеп Югары Оз, Яңа Пәндәлкә, Үзән авыллары барлыкка килә. Бу күченү сәбәбе җирсезлек була, һәм хакимият күзәтүе астында үтә.

1912 елда бу якларда ачлык чыга. Ачлык кәсәфәтеннән арынмаган хуҗалыкларны империалистик сугыш тәмам бөлгенлеккән төшерә. Шуңа да 1917 ел революциясен Алтатада зур өмет баглап каршы алалар. Фронттан кайткан солдатлар да моның өчен нык тырыша. бәлшәвикләр һәм эсерлар партияләре агитацияләрен тыңлап шуңа күнгән фронтовиклар 1918 елның башында авыл советы төзиләр. Авыл тарихында аларның исемнәре сакланып калган: коммунистлар Ф.Асанов, Ш.Бадаев, Г.Салихов, С.Салихов, X.Шамьюнов. 1918 елның июнендә алар авылга бәреп урал белоказаклары тарафыннан җәзалаып атып үтерелә. Бу вакыйганы хатирәсе булып мәктәп ишегалдында тыйнак кына һәйкәл куелган.

НЭП чорында авылның биш мәчете дә эшләп бара. Ләкин 20 нче еллар ахырында хәл үзгәрә. Авылның хәллерзк кешеләре, имам-мәзиннәре кысрыклана башлый. 1927-1929 елларда уналты гаилә, барлыгы 39 кеше, сайлау хокукыннан мәхрүм ителә, алар арасында барлык имамнар М. Вяльшин, Я. Ахмиров, X. Нигматуллин, Г. Кузяев та була. Коллективизация елларында муллаларның хәле тагын да авырая төшә. Алтата авыл советы каршындагы комиссия 1930 елның 25 сентябре карарында Вяльшин, Ахмиров, Нигматуллин, Ханбиков имамнарның хуҗалыкларыннан «Путь Ленина» колхозының орлык фондына ике көндә егерме-илле пот ашлык алынырга тиешлеге әйтелә. Тиздән орлык тапшырылмаганы өчен бу хуҗалыклардан мал-туарлар алынырга тиешлеге турында карар чыгарыла.

1933 елның 4 гыйнварында Алтата авыл советы мөселманнар мәчетләр өчен налог түләүне таләп итә. 25 гыйнварга кадәр түләнмәсә, тартып алу белән яный. Акча җыелмагандыр инде, мәчетләр авыл советы карамагына тапшырыла. Ике мәчет сүтелә, ташлары МТС бинасын төзүгә җибәрелә[3].

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтатада туган шагыйрь һәм журналист Аитзәк Аитов колхоз кору дә актив катнаша. Ул 1941 елны сугышка китеп, 1943 елда һәлак була.

Алтатаның ике кешесе СССРның иң югары бүләкләренә лаек булалар. Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы герое Касыйм Шабан улы Ахмиров (1923-1951)[4] һәм җирле "Ленин юлы" колхозын 50-70 нче елларда җитәкләгән Социалистик хезмәт герое Фәрит Сөләйман улы Әсфәндияров.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер юл Алтатадан 14 чакрым читтә, Дергачи аша узсада, станция барыбер Алтата исемен йөртә. Халык сөйләве буенча Алтата авылы татарлары, тимер юл аларның авылы аша үтәдә, станция булгач, рус басар диеп, һәр бер өйдән акча җыеп, тимер юл төзүче инженерга түләп, тимер юлын ундүрт чакырым төньяккарак күчертәләр. Инженер сметадан чыкмый, тимер юлын Уральскига кадәр үткәрә. Бүредә тук, куйларда чил, диеп була.[5]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәдиди мәктәпләр Алтатада 1905—1907 еллардагы күтәрелештән соң ачыла башлый. Бу Ырынбурның данлыклы "Хөсәения" мәдрәсәсендә белән алган өч кеше тырышлыгы белән башкарыла: Б. Г. Яфаров-Абдуллин, Г. X. Абдрахманов, М. Г. Вахитов. Шуны да әйтеп үтәргә кирәктер, бу мөгаллимнәрнең эшчәнлегенә кадимчылар гына түгел, патша чиновниклары да каршы чыккан. 1937 елны Сарытауда беренче буларак, Алтата мәктәбе тулы урта статусын ала[6]. 2010-11 уку елында мәктәптә 41 бала укыды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. Федеральный закон от 22.11.2016 № 395-ФЗ — 2016.
  3. Хабибуллин, Артур Ахатович Социально-экономическое и культурное развитие татарского села в годы довоенных пятилеток (1928-1941 гг.): на материалах Саратовского Заволжья: диссертация ... кандидата исторических наук. Казань, 2013.
  4. Хабибуллин, Артур Ахатович, Ишмухамедова, Румия Мусеевна. Этот день вы приближали как могли…: О боевых и трудовых подвигах жителей татарских сел Дергачевского района Саратовской области в годы Великой Отечественной войны. Саратов, 2015.
  5. Вәлит Ильясов. Яшел зәйтүн
  6. 1. Алтата авылы. Тарих һәм халык авыз иҗаты / Под ред.  А.А. Хабибуллина. – Саратов, 2007. – 263 с.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]