Солтан (Самар өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Солтан (Самар өлкәсе) latin yazuında])
Солтан
Дәүләт  СССР
Административ-территориаль берәмлек Самар өлкәсе һәм Ставрополь районы
Халык саны 113,
0

Солтан (рус. Султановка) — Россиянең Самара өлкәсенең Ставрополь районындагы юкка чыккан татар авылы.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, урман-дала зонасында[1], Идел елгасы буенда урнашкан була.

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[2].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда «Имени 18-го партсъезда» колхозы оеша.[3][4]

1950 елдан күрше татар авыллары колхозлары «Коммунизм юлы» колхозына берләштерелә, 1954 елдан Выселки авылы нигезендә «Дружба» дип үзгәртелә.[5][6]

1955-1957 елларда Куйбышев сусаклагычы төзелгәндә авыл Татар Выселкасы авылына күчерелә,[7] авыл җире су астында кала.[5]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елда 22 хуҗалыкта 100, 1931 елда 25 хуҗалыкта 113 кеше яшәгән.[5]

Авылда бүгенге көндә кеше яшәми.[5]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда 1911 елда мәчет төзелә, 1920 елның февралендә сүтелә.[4]

1916 елда Солтан һәм Юмат авылларының 48 хуҗалыгы өяз җир төзекләндерү комиссиясенә шушы авылларның мулласы Кәлимулла Садретдиновка җир участогы бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итә, бу крестьяннар хисабыннан мәчетне карап тоту һәм муллага түләү авырлыкка төшү белән бәйле була.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  2. Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
  3. Администрация сельского поселения Выселки муниципального района Ставропольский Самарской области.
  4. 4,0 4,1 4,2 Из истории села Выселки Ставропольского уезда.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  6. Ставрополь районы. Татар энциклопедиясе.
  7. Затоплены Куйбышевским морем.