Камышлы районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камышлы районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Камышлы районы
Flag of Kamyshlinsky rayon (Samara oblast).png
Байрак
Coat of Arms of Kamyshlinsky rayon (Samara oblast).png
Илтамга
Башкала Камышлы
Халык саны 10 638 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1991 һәм 16 июль 1928
Җәгърафия
АТБ Самар өлкәсе
Мәйдан 823.5 дүрткел киламитер
Координатлар 54.1°N 52.13°E Edit this on Wikidata


Камышлы районы (чуаш. Хăмăшлă районĕ, рус. Камышлинский район) — Самар өлкәсендәге, күпчелекне татарлар алып торган муниципаль район. Төп милләтләр – татарлар – 81%, урыслар – 9,4%, чуашлар – 5,2%. Район зур су юлы – Сук елгасы буенда урнашкан.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биредәге авыллар чылбырдай тезелеп Сук елгасы буена килеп урнашканнар. Бу хәл XVII гасырның икенче яртысыннан башлана һәм Икенче Кама Арты чикләү сызыгын төзү чорына туры килә. Ул Самар каласы янындагы Алексеевски крепостеннан башланып Кызыл Яр һәм Сергиевски крепостьларына, һәм таба Кичү-Чат фельдшанецы аркылы Минзәләгә сузыла. Ә Иске Ярмәк, Камышлы, Байтуган, Усман, Бакай һәм башка авыллар янындагы “Сторожевые посты Сокской охранной гряды” дип аталган күзәтү һәм дошманга каршы тору өчен корылган ныгытмалары булган таулар булган. Әлегә кадәр аларның “Торымтау”, “ Чатратау”, “Юкәлетау” кебек исемнәре сакланып килгән.

Камышлы төбәгендә Русиядә беренче булып нефть ятмалары табылган һәм аны кудыру заводы корылган. Бу эшне вулыс старшинасы Нәдер Уразмәтов башлап җибәргән. Соңрак бу җирләргә Петербурдагы Фәннәр Академиясенән Алёхин, Паллас, Рычков үзләренең экспедицияләрен оештырып тирән эзләнүләр алып барганнар. Нәтиҗәдә алебастр, күкерт, сланец һәм башка табигый байлыкларны да тапканнар.

Белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район үзәге Камышлы авылында район халкының яртысы яши. Авылда 5400 кеше яши. Шуның 80 проценты татарлар, калганнары – урыс, мукшы, яһүд, нимесләр. Икенче зур авыл – Иске Ярмәк. Биредә татарлар гына яши. Районда барлыгы 22 авыл исәпләнә, шуларның 13 – татарлар яши торган: Яңа Ярмәк, Чулпан, Балыклы, Иске Усман һәм Яңа Усман, Татар Байтуганы, Бозбаш һәм Дәүләткол. Самар өлкәсендә тәрбиягә бала алуда Камышлы районы – беренче урында. Анда 110 гаиләдә 198 бала тәрбияләнә (ТЯ, 11 июль, 2009).

1929 елның 9 октябрендә БҮБК карары белән татарлар күмәкләшеп яши торган районда Байтуган милли (татар) районы төзелгән. Аңа өлкәнең төньяк-көнчыгыш өлештә, Сук башланган яктагы авыллар кергән. 1937 елда (райүзәк күчерелү сәбәпле) район исеме Камышлыга үзгәртелә.

1962 елда Камышлы районы бетерелеп башта Похвистнево районына, аннары Келәүле районына кушылды. 1991 елны өлкә татарлары үтенече белән Камышлы районы яңадан торгызылды.[2] Шул елдан район мәктәпләрендә татар, чуаш һәм чит телләр укытыла башлады. Районның хәзерге җитәкчесе Баһаветдинов Рафаэль 2009 елны халык тарафыннан сайлап куелды.

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. татарлар — 9 613 кеше (81 %)
  2. урыслар — 1 115 кеше (9,4 %)
  3. чуашлар — 617 кеше (5,2 %)
  4. эрзяләр — 176 кеше (1,48 %)
  5. украиннар — 93 кеше (0,78 %)
  6. әзериләр — 93 кеше (0,78 %)

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камышлы районында 10 күмәк хуҗалык, игенче хуҗалыклар ассоциациясе, 26 игенче-фермер хуҗалык. Сәнәгать тармагында Камышлы промкомбинаты һәм Камышлы сөт заводы урын алган. Ике транспорт хуҗалык: «Автотранспорт ширкәте» һәм «Камышлы Агропромтранс».

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камышлы районында татар халык театры, «Ак каен» фольклор ансамбле, «Нур» телекомпаниясе. Район газетасы «Камышлы хәбәрләре» («Камышлинские известия»).

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]