Октябрьск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Октябрьск latin yazuında])
Октябрьск
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1684
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Городской округ Октябрьск[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Городской округ Октябрьск[d][1]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Идел
Халык саны 26 438 (1 гыйнвар 2018)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 50 метр
Мәйдан 21,8 км²
Почта индексы 445240
Рәсми веб-сайт oktyabrskadm.ru
Җирле телефон коды 84646
Карта
 Октябрьск Викиҗыентыкта

Октябрьск (рус. Октябрьск) — Самар өлкәсендә урнашкан шәһәр.

Халык саны — 27 244 кеше (2010).[3]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрьск Идел елгасының (Сарытау сусаклагычының) уң ярында, Самар борылышының көньяк-көнбатыш өлешендә, Самардан 154 километр көньяк-көнбатыштарак урнаша. Куйбышев тимер юлында станциясе (СамарСызранПенза сызыгы). Шәһәр янында М5 «Урал» (МәскәүРязаньПензаСамарУфаЧиләбе) автоюлы бара. Октябрьскида Идел аша тимер юл күпере («Сызран күпере») урнаша.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1684 елда татар крепосте җимереклекләре урынында[4] Городище (соңрак — Вознесенское, Костычи, Старые Костычи) бистәсе барлыкка килә. 1704 елда Батраки бистәсе барлыкка килә.

1874 елда Моршанск-Сызран тимер юл сызыгы Батраки кадәр төзелә; 1876 һәм 1898 елларда Батраки аша тагын ике тимер юл (Самар-Ырынбур һәм Мәскәү-Казан сызыклары) төзелә. 1880 елда Идел аша күпере ачыла. 1882 елда Печерский әсфәлт заводы эшчеләрнең бистәсе оеша.

1942 елда югарыдагы торак пунктлар Сызран шәһәренең Октябрь районына үзгәртеп корылалар. 1956 елда Сызран шәһәренең Октябрь районы шәһәр составыннан чыгарыла һәм Октябрьск шәһәренә үзгәртеп корыла.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[3]
33 771 33 981 29 769 27 449 25 336 27 244

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 91,8% 93,1%
татарлар 1,2% 1,4%
украиннар 1,6% 1,3%
алманнар 1,9% 1,1%

Шәһәрдә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]