Кондырча (авыл)
Кондырча | |
---|---|
![]() | |
Ил | РоссияРоссия |
Өлкә | Самар өлкәсе |
Район | Красный Яр районы |
Координатлар | 53°31'32.2"N, 50°21'16.1"E |
Нигезләнгән | 1910 |
Беренче телгә алу | 1910 |
Халык саны | 42 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Русча атамасы | Угловой |
Кондырча (рус. Кондурчинский) — Самара өлкәсенең Красный Яр районында урнашкан татар авылы,[1] Красный Яр авыл җирлегенә керә.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл Кондырча елгасы буенда, район үзәге Красный Яр авылыннан төньяк-көнбатышка таба якынча 2 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Самар губернасы Самар өязе Мулла авылы һәм Ставрополь өязе Тупли авылы татарлары авылга 1910 елда нигез сала.[2][1][3][1]
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2002 елда авылда 25 (76% татарлар),[4] 2010 елда 42 кеше яшәгән[5], шуларның 20 кешесе татарлар.[1]
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1914 елдан башлап Кондырча авылында бер мәчет эшли.[2]
Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда фельдшер-акушерлык пункты, социаль ярдәм үзәге эшли. 1963 елдан мәктәп эшләгән, хәзерге вакытта ябылган.[1]
Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1930 елда «Дамир» колхозы оеша, 1960 еллар башында «Луч» колхозы белән берләштерелә, «Дружба» колхозы исемендә йөри һәм 1990 елларда таркала.[1]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
- ↑ 2,0 2,1 Татар энциклопедиясе. Кызыл Яр районы.
- ↑ Угловой.
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
- ↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.