Ногай иле (Карсун районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ногай иле (Карсун районы) latin yazuında])
Ногай иле
Карта
Ил Россия
Регион Сембер өлкәсе
Район Карсун районы
Координатлар 54°10'52.7"тн, 46°43'25.3"кнч
Халык саны 610 кеше
Сәгать кушагы UTC+ 6
Почта индексы 433228
[[{{{идентификатор төре}}}]] 73214850004
Рәсми сайт nagaevo5.ucoz.ru/
Русча атамасы Нагаево
ФСХИК 7309

Ногай илеСембер өлкәсе, Карсун районындагы татар авылы. Коры Карсун елгасы буенда урнашкан.

Ногай иле язмаларда беренче тапкыр 1614 елда искә алына. Ул Сембердән дә борынгырак булып чыга.

Совет заманында Ногай илен күрше Коры Карсун авылына буйсындырып, бөлдерә язганнар иде. Хуҗалык идарәсе дә, оешмалар да, хәтта мәктәп тә шунда салынды. Үзгәртеп корулар башлангач ногайилеләр бу афәттән котылып, яңача яши башладылар.

«Алга» колхозы сакланып калган. Пилорама эшли. Күрше авыллар шикелле ногайлылар үз җирләрен Самарның инвесторларына тапшырмадылар. Фермерлар бар, үз хуҗалыгы белән яшәүчеләр күп еллык үләннәр чәчеп, терлекләр тоталар.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ногай илендә кайчандыр ябылган мәктәбе яңадан торгызылып, 11-еллык татар мәктәбе буларак эшли. Биредә 65 бала укып йөри.

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәү вакыты
Мәскәү вакыты

Ногай иле (Карсун районы) Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002[1] 2010[2]
665 601

2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (99,5%).[3][4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2015-04-21 
  2. 2010 ел җанисәп алу базасы
  3. 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2015-04-21 
  4. Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Карсун районы