Татар Колмаеры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Колмаеры latin yazuında])
Татар Колмаеры
Карта
Ил Россия
Өлкә Сембер өлкәсе
Район Чардаклы районы
Координатлар 54°11'10.7"тн, 48°58'3.7"кнч
Халык саны 624 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Почта индексы 433421

Татар Колмаерытатар авылы. Сембер өлкәсенең Чардаклы районында урнашкан. 1919 елга кадәр Самара губернасының Ставрополь өязенә кергән. Башта авыл Олу Колмаер, Зур Колмаер йә Чуаш Колмаеры дип исем йөртә. XX гасырның 20-нче елларында авылда биш мәхәллә булган.

Авылның имамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1916 елда:

  • 1 мәчет - Хисаметдин Мөсәгыйтов
  • 2 мәчет - Мөхәммәтгариф Шаммасов (1869-1937)
  • 3 мәчет - Җәмалетдин Йосыпов
  • 4 мәчет - Мөхетдин Габдеррахим улы Аитов
  • 5 мәчет - Сәхәбетдин Шәмсетдинов

Билгеле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Колмаеры мәктәбе Дамир Шәрипов исемен йөртә. Ул өч дистә елга якын Чардаклы районын җитәкләде, аны барлык төп күрсәткечләр буенча алдынгылар сафына чыгарды, бүген исә Сембер өлкәсе һәм Чардаклы районының Мактаулы гражданы дигән дәрәҗәле исем йөртә, өлкәнең Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып сайланды. Сиксәненче еллар ахырында ул Сембер өлкәсенең милли проблемалар буенча махсус комиссиягә җитәкчелек итте. Шушы комиссиянең тырышлыгы аркасында Советлар Союзында беренчеләрдән булып нәкъ Сембер өлкәсе телевидениесендә татар һәм чуаш телләрендә «Чишмә», «Еткер» тапшырулары пәйда булды, «Өмет», «Канаш» газеталары нәшер ителә башлады, ә мәктәпләрдә ана телләрен фән буларак һәм факультатив рәвешендә укытуга керештеләр. Шулай ук Татар мәдәни үзәге, пединститутта милли группалар булдырылды.[2]

2019 елда тарихчы Әмир Әхмәтовның авыл турында урыс телендә китабы басылып чыга [3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
  2. http://edurt.ru/index.php?rubrika=91&st=1721&type=3&str=9
  3. А. Ахметов. Очерки истории села Калмаюр Чердаклинского района Ульяновской области (1688-1928 гг.). Уляновск, 2019

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]