Иске Балыклы (Самар өлкәсе)
Иске Балыклы | |
---|---|
![]() | |
Ил | РоссияРоссия |
Өлкә | Самар өлкәсе |
Район | Камышлы районы |
Координатлар | 53°59'17.5"N, 52°9'44.6"E |
Нигезләнгән | 1733 |
Беренче телгә алу | 1733 |
Элеккеге исемнәр | Давыдкино |
Халык саны | 599 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Русча атамасы | Старая Балыкла |
Иске Балыклы (рус. Старая Балыкла) — Россиянең Самара өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы. Балыклы авыл җирлеге составына керә.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[1], урман-дала зонасында[2], Тиләгәзе елгасы ярында, район үзәге Камышлыдан көньякка таба якынча 13 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча). Диңгез өстеннән 96 метр биеклектә урнашкан[3].
- Климат
Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[1].
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылны 1733 елда, Казан губернасының Арча өязе Балыклы авылы кешеләре нигезли.[4] Шул ук вакытта, авылга Иделнең уң ярыннан мишәрләр күпләп күченә, соңрак казан татарлары йогынтысында «казанлашалар». 1859 елда авылда 143 йортта 974 кеше яшәгән.[5]
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны |
---|
2010[6] |
599 |
- Милли составы
2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар халыкның милли структурасында 658 кешенең 98% тәшкил иткән.[7] 2010 елда авылда 599 кеше яшәгән.[8]
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда бер мәчет бар.[4]
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Иске Балыклы авылында мәдәният йорты, аның каршында «Кояшкай» балалар вокаль ансамбле эшли.[4]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>
исемле тамга: «стп» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән - ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
- ↑ Novoye Yermakovo. GeoNames.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Камышлы районы. Татар энциклопедиясе.
- ↑ Происхождение татарских сел Камышлинского района (2014).
- ↑ Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
- ↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.