Кече Норлат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Норлат latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кече Норлат
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Чаллыбаш районы
Координатлар 54°19'19.8469"N, 50°54'51.5682"E
Нигезләнгән 1921
Беренче телгә алу 1921
Халык саны 104 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Малый Нурлат

Кече Норлат (рус. Малый Нурлат) — Россиянең Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы татар авылы. Краснояриха авыл җирлегенә карый.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[1], урман-дала зонасында[2], Олы Тархан елгасының сул ярында, районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан көньяк-көнбатышка якынча 14 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климаты

Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 ° C (абсолют максимум 42 ° C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 ° C (абсолют минимум -47 ° C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[1]

Вакыт зонасы

Кече Норлат, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл ТАССРның Октябрь районы Югары Норлат һәм Яңа Иглай (хәзерге Татарстанның Норлат районына карыйлар) авыллары кешеләре тарафынан 1921 елда[3] нигезләнгән.[4] 1931 елда 23 хуҗалык исәпләнгән.[4]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[5]
104
Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 141 кешенең 98% тәшкил иткән,[6] 2010 елда 104 кешенең шулай ук 98% тәшкил иткән.[7]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елда яңа мәктәп бинасы төзелә (хәзерге вакытта Совет Иглае поселогының төп гомуми белем бирү мәктәбе).[4]

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1954 елда «Яңа тормыш» колхозы оеша, 1957 елда бистә «Рассвет» колхозы составына керә, 1989 елда «Надежда» колхозы оеша (2005 елга кадәр эшли).[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).
  2. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  3. Гибадуллина Р.Р.. Исследование татарского этноса на территории Челно-Вершинского района: численность, традиции, культура.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  5. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  6. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  7. Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.