Усть-Рахмановка (Краснослободский районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Усть-Рахмановка (Краснослободский районы) latin yazuında])
Валендур
Ил Россия
Республика Мордовия
Район Краснослободск районы
Координатлар 54°20'N, 44°10'E
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атама Усть-Рахмановка

Валендур, Усть-Рахмановка (рус. Усть-Рахмановка) — Мордовиянең Краснослободск районына керүче татар авылы.

Усть-Рахмановка авылы күрше Атюрьево районында да бар, татарча исеме – Яңа Аллагол. Валендур авылын 16 гасырда темников татарлары нигезли. Авылда 1869 елда 168 йорт булган. 1894 ел 252 йортта 1751 кеше яшәгән, 3 мәчет, 3 мәктәп булган. 1931 елда 70 хуҗалык калган һәм 396 яшәүче. 1954 елга кадәр авыл советы идарәсе урнашкан. Әлеге вакытта 20 кеше теркәлгән, кешеләр яши торган йортлар саны - 2-3тән артмый.[1]

Валендур атамасы мукшы телендә "урманга чөй булып кергән" дигәнне анлата. Урысча атамасы биредәге елга Рахманкадан чыккан.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]