Түбән Пешли

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Пешли latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Түбән Пешли
Ил Русия
Республика Мордовия
Район Атюрьев районы
Координатлар 54°24'1"N, 43°16'35"E
Беренче телгә алу 1682
Халык саны 38 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 83454
Почта индексы 431063
Русча топонимы Нижний Пишляй

Түбән Пешли (рус. Нижний Пишляй) — Мордовиянең Атюрьев районына керүче татар авылы. Югары Пешли белән бергә Стрельниково авыл җирлегенә карыйлар.

Авылга нигезне Темников татарлары сала. 1682 елга кадәр авыл районның хәзерге Шалы авылы янында була. Ул авылның исеме Кастров була. Ул урында әлегечә татар зираты сакланган.

1866 елга авылда 95 йорт исәпләнгән.

Авыл атамасы ике мордва сүзеннән тора: "пяше" (юкә) һәм "ляй" (елга, чишмә, үзән).

Инкыйлабка кадәр Түбән Пешли тирә-юньдә үзенең җәдиди мәдрәсәсе белән мәшһүр булды. Бирегә Шәриф Камал, Һади Такташ укырга килә. Заманында биредә 500 шәкерт исәпләнгән.

Совет заманында коммунистлар «Яңа тормыш» колхозын оештыра.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]