Юкә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юкә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Юкә
HoeveltegaardHovedbygning-DSC 7583-530px.jpg
Җиде үсемлек формалаштырган юкә агачы, Зеландия
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Tilia L., 1753

Тип төре
Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта
Сурәт
ITIS   21535
NCBI   64580
EOL   39692789
GRIN   g:12151
IPNI   39532-1
Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Юкә (лат. Tília) — хуш исле вак саргылт чәчәкле, кабыгыннан мунчала алына торган яфраклы агачлар ыругы.

Җир шарының төньяк ярымшарында 25, БДБ илләрендә 10 төрле юкә үсә. Безнен якларда биеклеге 30 метрга, ә диаметры бер метрга җиткән вак яфраклы юкә (липа мелколиственная) дигән төре таралган. Яшь агачларның, ботакларның кайрысы шома, кызгылт-көрән, ә карт юкәнең төптәге кайрысы карасу, җыерчыклы, тирән буразналы. Юкә уңдырышлы туфракны ярата, күләгәгә, салкынга, җилгә чыдам агач. Ул урманда ак һәм кара чыршы күләгәсе астында да үсә ала. Акрын үсә. Юкә 400 елга кадәр, ә кайберләре 700 елга кадәр яши.

Юкә безнең яктагы барлык агачлар яфрак ярып бетергәч, иң соңыннан гына яфрак яра башлый. Яфракларны озак вакыт бөредә төреп тота да, көн җылыну белән бик тиз яфрак формалаша башлый. Юкә майда уртасында яфрак яра башлый һәм 20 көн эчендә яфрак пластинкасы тулысынча формалаша.

Безнең якларда үсүче агач һәм куаклардан иң соңгысы булып, көннәр эсселәнгәч, юкә чәчәк ата. Уртача 2 июльдә ул саргылт-ак хуш исле чәчәккә төренә. Әйләнә-тирәгә юкә чәчәге бал исе тарала. Юкәне бал кортлары чолгап ала, агач бал кортлары ярдәмендә серкәләнә. Ул шулай ике атна дәвамында хуш искә күмелеп утыра. Бер төп юкә агачы бер һектар карабодай басуы биргән кадәр бал бирә. Зур юкә чәчәк ату чорында 12 кг кадәр, ә бер һектар юкә урманы бер тоннадан артык бал бирә.

Медицинада юкә чәчәге чәен салкын тиюне тир белән чыгару өчен файдаланалар. Халык медицинасы яшь юкә кабыгын, бөресен һәм яфракларын да файдалана. Юкә чәчәген ликер һәм коньяк хәзерләгәндә кулланалар.

Көз ахырында чәчәкләрдән, эчендә бер-ике орлыгы булган, борчак кадәр түгәрәк чикләвекләр өлгереп җитә. Башка агачлар орлыгын җәй көне койса, юкә ашыкмый, көз ахырында яки кыш башында коя башлый. Орлык кыш буе коела. Моның да үзенә күрә сере бар. Коелган орлыклар кар өстеннән җил ярдәмендә, кайсы да булса бер урында тоткарланганчы хәрәкәт итәләр. Җилдә яхшы хәрәкәт итү өчен һәр орлыкта канатчыклар бар. Орлык яз көне су белән дә агып китәргә мөмкин. Уңайлы шартлар булганда орлыктан яңа үсемлек — юкә үсеп чыга. Ләкин миллионлаган орлыкның санаулысы гына яңа агачка әй-ләнә. Аның каравы, салкын кыш көне, юкә орлыклары күп кенә кошларга, кайбер җәнлекләргә азык хезмәтен үтиләр. Юкәнең вак кына орлыкларында миндаль маена охшаган ашарга яраклы май була (12% кадәр).

Хуҗалык әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшь юкә кайрысыннан кәрзин, башмак, чабата, бау үрәләр. 1889 елны гына Русиядә 500 миллион пар чабата ясалган. Бер чабата өчен 3-4 яшь юкәне каезларга кирәк.[2] 30-50 яшьлек юкәләрнең кабыкларыннан мунчала алалар. Юкә кабыгын бер-ике ай тын елгаларда, буаларда, күлләрдә тоталар. Җебегән юкә кабыгыннан мунчала чыга. Мунчаладан бау ишкәннәр, чыпта сукканнар, чыпта капчык эшләгәннәр. Чыптаны салкын кермәсен өчен ишекләргә куялар, чыпта капчыкларга тутырып агач күмере ташыйлар иде.

Юкә — утын буларак җылылыкны аз бирә. Нәзек юкә бүкәннәр утынга тиз ярылса, ә юан юкәләр бик авырлык белән генә ярыла. Туры, ботаксыз юкә бүрәнәләрне төзелештә кулланырга була. Коры урында алар озак тора, ә юешкә, дымга бер дә чыдамый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]