Эчтәлеккә күчү

Совет Норлаты

54°20′05″ т. к. 50°55′14″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Совет Норлаты latin yazuında])
Совет Норлаты
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Сельское поселение Краснояриха[d][1]
Халык саны 193 (2010)[2]
Почта индексы 446846
Карта

Совет Норлаты (рус. Советский Нурлат) — Россиянең Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы татар авылы. Краснояриха авыл җирлегенә карый.

Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[3], урман-дала зонасында[4], Олы Тархан елгасының сул ярында, районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан көньяк-көнбатышка якынча 13 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климаты

Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 °C (абсолют максимум 42 °C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 °C (абсолют минимум -47 °C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[3]

Вакыт зонасы

Совет Норлаты, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.

Авыл ТАССРның Октябрь районы Югары Норлат һәм Яңа Иглай (хәзерге Татарстанның Норлат районына карыйлар) авыллары кешеләре тарафынан 1921 елда[5] нигезләнгән.[6] 1931 елда 27 хуҗалык исәпләнгән.[6]

Халык саны
2010[7]
193
Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 229 кешенең 94% тәшкил иткән,[8] 2010 елда 193 кешенең шулай ук 90% тәшкил иткән.[9]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Хәзерге вакытта мәчет, мәдәният йорты, китапханә, почта эшли.[6]

1954 елда «Яңа тормыш» колхозы оеша, 1957 елда бистә «Рассвет» колхозы составына керә, 1989 елда «Надежда» колхозы оеша (2005 елга кадәр эшли). Хәзерге вакытта «Самара‑шикәр» ҖЧҖ, крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.[6]

  1. 1 2 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  3. 1 2 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланган. 2022-03-19 тикшерелгән.
  4. ↑ Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  5. ↑ Гибадуллина Р.Р.. Исследование татарского этноса на территории Челно-Вершинского района: численность, традиции, культура. әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланган. 2022-03-19 тикшерелгән.
  6. 1 2 3 4 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  7. ↑ Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  8. ↑ База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  9. ↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.