Яңа Мәчәләй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Мәчәләй latin yazuında])
Яңа Мәчәләй
Карта
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Похвистнево районы
Координатлар 53°48'11.3"тн, 52°5'39.9"кнч
Нигезләнгән 1907
Беренче телгә алу 1907
Халык саны 135 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Новомочалеевка

Яңа Мәчәләй (рус. Новомочалеевка) — Россиянең Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы татар авылы. Кротково авыл җирлеге составына керә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[1], урман-дала зонасында[2], Олы Кенәле елгасы ярында, район үзәге Похвистнево шәһәреннән төньяк-көнбатышка таба якынча 16 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны 1907 елда Самар өлкәсе Похвистнево районы Мәчәләй авылы кешеләре нигезләгән.[3]

1931 елда 33 хуҗалыкта 177 кеше яшәгән.[3]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[4]
135
Милли составы

2002 елда авылда 153 кеше, 2010 елда авылда 135 кеше яшәгән,[5] татарлар.[6]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда 1990 елдан мәчет эшләп килә.[3]

Социаль өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда фельдшер-акушерлык пункты һәм мәдәният йорты эшли.[3]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1911 елда беренче мәктәп ачыла, ул Иске Ярмәк авылы мәдрәсәсе нигезендә белем биргән. 1922 елда ябыла.[3]

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елда Нариманов исемендәге колхоз оеша. 1951 елда «Кызыл партизан» колхозы белән берләштерелә, 1955 елда «Ленин юлы» колхозы дип үзгәртелә. Бүгенге көндә таркалган.[3]

Халык нигездә шәхси йорт яны хуҗалыгы тоту белән шөгыльләнә. 4 фермер хуҗалыгы бар.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
  2. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  4. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  5. Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
  6. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».

Калып:Самар өлкәсе татар авыллары