Нугай (Самар өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нугай (Самар өлкәсе) latin yazuında])
Нугай
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Похвистнево районы
Координатлар 53°40'18.1"N, 52°13'59.9"E
Нигезләнгән 1921
Беренче телгә алу 1921
Халык саны 182 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Нугайка

Нугай (рус. Нугайка) — Россиянең Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы татар авылы. Гали авыл җирлеге составына керә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы[1], урман-дала зонасында[2], Саураш елгасы ярында, район үзәге Похвистнево шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 2 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[1].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны 1921 елда Самар өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы кешеләре нигезләгән.[3]

2021 елның 16 июнендә авылда сәясәт корбаннарына һәйкәл ачылган.[4]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[5]
182
Милли составы

2002 елда авылда 46 кеше, 2010 елда авылда 73 кеше яшәгән,[6] татарлар.[7]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда 1926 елдан мәчет эшләп килә, 1962 елда ябыла, ә 1990 елларда төзекләндерелеп кулланышка тапшырыла.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
  2. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  3. 3,0 3,1 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  4. Самара өлкәсенең Гали һәм Нугай авылларында сәяси корбаннарга һәйкәл ачылды.
  5. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  6. Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
  7. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».