Карабикол
Карабикол | |
---|---|
![]() | |
Ил | РоссияРоссия |
Өлкә | Самар өлкәсе |
Район | Шонталы районы |
Координатлар | 54°25'31.2"N, 51°46'32.9"E |
Халык саны | 117 кеше |
Милли состав | татарлар, мордва |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Русча атамасы | Карабикулово |
Карабикол (Карабикул; рус. Карабикулово) — Самара өлкәсенең Шонталы районындагы татар-мордва авылы,[1] Каменка авыл җирлегенә керә.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл район үзәге Шонталы станциясеннән көнчыгышка таба якынча 26 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарлар авыл җирлеге территориясенә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында урнаша башлыйлар. Яңа Кама аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр агымы 1730 елларда көчәя.[2] Рәсми рәвештә 1850 елдан бирле телгә алына.[3] Революциягә чаклы халкы Башкорт-мишәр гаскәре казаклары катлавына кергән.[1]
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2002 елда авылда 148 (68% татарлар),[4] 2010 елда 117 кеше яшәгән.[5], шуларның 84 кешесе татарлар,[2] калганнары мордва.[1]
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Р.М.Гайнуллин – Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы эшлеклесе.
- физика‑математика фәннәре докторы Р.Х.Калимуллин.
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда мәчет 1905 елда төзелә. Бүгенге көндә Карабикол авылында бер мәчет эшли.[2]
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2004 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшләгән.[1]
Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Красный путь» колхозы оештырыла, 1963 елда Татар Әбдекие авылы колхозы белән Камил Якуб исемендәге колхозга берләштерелә, 1991 елда кире аерыла, 2000 елда АОҖ «Карабикулово» ширкәтенә үзгәртелә.[1]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Татар энциклопедиясе. Шентала районы.
- ↑ История Четырла.
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
- ↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.