Кайбас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кайбас latin yazuında])
Кайбас авыл
Карта
Ил Россия
Өлкә Томск өлкәсе
Район Красношеино районы
Координатлар 57°17'тн, 84°11'кнч
Халык саны 41 кеше
Милли состав об татарлары
Дини состав христианнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Кайбасово

Кайбас авыл (себ.тат. Посейнын-аул, Безнең авыл[1], рус. Кайбасово[2]) — Томск өлкәсенең Кривошеино районындагы элеккеге авыл. Ул хәзерге Иштан авыл җирлеге территориясендә урнашкан була.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта авылда об татарлары яшәгәннәр. XIX гасырда руслар килеп утыра башлый. ХХ гасыр башында об татарлары тулысынча руслашып бетә.

1897 елгы җанисәп буенча төп халкы об татарлары булган әле.[3]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр XVII гасырда телгә алына.

1740-нчы елда немец тарихчысы Г.Ф. Миллер авыл турында «Путешествии по воде вниз по Томи и Оби от Томска до Нарыма. 1740 год» (Тум һәм Ум елгалары буйлап Томсктан Нарымга сәяхәт. 1740 ел) китабында авыл турында түбәндәгене язган:

Кайбасовы юрты, по-татарски Посейнын-аул, на западном берегу, в 6 верстах от села Николаевского по прямой сухопутной дороге, а по реке, которая здесь делает небольшой поворот на восток, насчитывается около 10 верст. Там насчитывают 10 татарских жилищ Соргулиной волости.

1897 елгы җанисәп буенча биредә 41 кеше яшәгән, шул исәптән 36 татар һәм 5 рус. Бу Соргылы волостенең бер өлеше була. Бу як татарлары үзләрен Яүштә аймагы ыруы дип санаганнар.[3] [1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Миллер Г. Ф. Путешествии по воде вниз по Томи и Оби от Томска до Нарыма. 1740 г.
  2. Карта Томской губернии, десятиверстка 1921 года
  3. 3,0 3,1 Патканов С. К. Статистические данные, показывающие племенной состав населения Сибири, язык и роды инородцев.