Митрәле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Митрәле latin yazuında])
Митрәле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Митряловское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Митряловское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 431238
Карта

Митрәле (рус. Митрялы) — Мордовиянең Темников районына керүче татар авылы. Авылга нигезне Темников татарлары 16 гасырда сала.

1866 елга авылда 95 йорт исәпләнгән.

Авыл атамасы керәшен татары Дмитрий белән бәйле дип уйланыла. Чыннан да, керәшеннәрдә Дмитрий исеме Митрәй дип яңгырый.

1986 елда Темников районы Митрал авылында Мордовиядә беренче яңа мәчет төзелә. ул Фәттах Качамасов инициативасы белән төзелә. Фәттах Шәрәфетдин улы бу яңа мәчетнең беренче имамы да була. Шулай итеп, Мордовия мәчетләре тарихында яңа вакытлар башланды: мәчет артыннан яңа мәчет төзелә бара.[2]

1986 елда төзелгән мәчет

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002[3] 2010[3]
320 272

Милли состав (2002): татарлар – 79,1%, мордва – 18,9%.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]