Искедим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Искедим latin yazuında])
Искедим
Карта
Ил Россия
Координатлар 55°34'25"тн, 84°53'52"кнч

Искедим (калм. тат. Искедим айыл[2], рус. Большой Улус) — Кемерово өлкәсенең Юрга районында урнашкан калмак татарлары авылы.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Томск өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, Искедим елгасы ярында,, район үзәге Юрга шәһәреннән көньякка таба якынча 13 километр (турыдан-туры) ераклыкта урнашкан. Диңгез дәрәҗәсеннән абсолют биеклеге 153 метр.[3]

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Красноярск вакыты
Красноярск вакыты

Искедим Красноярск вакыты (Krasnoyarsk Time Zone, KRAT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +7:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +4 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+4 итеп күрсәтелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1574 елда нигез салына.[4] Авыл Кышлау авылы халкы тарафыннан нигезләнә һәм баштан бары тик кыр эшләре вакытында яшәү урыны буларак кына кулланылган.[5]

1868 елда чыккан «Россия империясенең торак урыннары исемлеге»ндә Томск округы үзәгеннән 113 чакрым ераклыкта урнашкан Искедим елгасы янындагы Зур Искедим юрты (2 нче участок) буларак телгә алына. 15 хуҗалык булган һәм 66 кеше (30 ир-ат һәм 36 хатын-кыз) яшәгән. Мәчет эшләгән.[6] 1911 елда Томск өязенең Телеут волосте составына кергән авылда 55 хуҗалык була һәм 362 кеше (188 ир-ат һәм 174 хатын-кыз) яши. ХІХ гасыр уртасыннан алып Совет чорына кадәр авылда мәчет,[2] мөселман мәктәбе, икмәк запасы кибете һәм вак лавка эшләп килә.[7]

Октябрь инкыйлабына кадәр Тум губернасының Тум өязендә, 1925-1930 елларда — Себер краеның Тум округында, 1930-1937 елларда — Көнбатыш Себер краенда, 1937-1943 елларда — Новосибирск өлкәсендә, 1943 елдан — Кемерово өлкәсендә.

1926 ел мәгълүматлары буенча 75 хуҗалык була һәм 433 кеше яши (нигездә — татарлар). I дәрәҗә мәктәп эшли. Административ яктан - Томск өлкәсенең Юрга районы Олы Искедим авыл советы үзәге була.[4]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[8]
25

Милләтләр (2010): татарлар — 39%, руслар — 61%.[9] 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, халыкның җенес структурасында ир — атлар 68%, хатын-кызлар 32% тәшкил иткән.[10] Татарлар Кышлау авылыннан күчеп килгән калмак татарлары, шулай ук бүгенге көндә руслашкан об татарлары яшәве билгеле.[11]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО. 179/2016. Сибирский ФО — 2016.
  2. 2,0 2,1 Милли-мәдәни мирасыбыз: Томск өлкәсе татарлары. – Казан, 2016. – 432 б. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; ундүртенче китап). ISBN 978-5-93091-216-6
  3. Bol’shoy Ulus. GeoNames. 2019-02-05 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Список населённых мест Сибирского края. Том 2. Округа Северо-Восточной Сибири. Новосибирск. 1929 стр. 212
  5. 4 Томилов Н.А. Тюркоязычное население Западно-Сибирской равнины в конце XVI – первой четверти XIХ в. Томск, 1981. С. 243.
  6. Томская губерния. Список населенных мест по сведениям 1859 года.
  7. Список населенных мест Томской Губернии на 1911 год. стр. 113
  8. Всероссийская перепись населения 2010 года. Кемеровская область. 1.6. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов. әлеге чыганактан 2014-07-26 архивланды. 2014-07-26 тикшерелгән.
  9. Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә
  10. 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2021-02-23 
  11. Иванов П.Г. Томские татары (материалы по обследованию Томских Карагасов летом 1927 г.). Отдельный оттиск из «Трудов Общества Изучения Томского края». Вып.1. Томск, 1927. С. 94