Выселки (Самар өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Выселки (Самар өлкәсе) latin yazuında])
Выселки
Карта
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Ставрополь районы
Координатлар 53°38'41"тн, 49°17'35"кнч
Нигезләнгән 18 гасыр
Беренче телгә алу 1780
Элеккеге исемнәр Ивановка, Бритовка, Сускан
Халык саны 3300 кеше
Милли состав татарлар, руслар, чуашлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Выселки

Выселки (рус. Выселки) — Россиянең Самара өлкәсенең Ставрополь районындагы авыл. Выселки авыл җирлеге составына керә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Самара өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, урман-дала зонасында[1], Суслан күле буенда, район үзәге Тольятти шәһәреннән төньякка таба якынча 15 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климат

Климат уртача континенталь. Һаваның уртача еллык температурасы 3,1 ° C. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,2 ° C (абсолют максимум 37 ° C); иң салкын (гыйнвар) -13,3 ° C (абсолют минимум -46 ° C). Еллык уртача явым-төшем 430 мм, аларның күбесе җылы вакытка туры килә. Кар каплавы 163 көн дәвам итә[2].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл 18 гасырда өч авыл буларак нигезләнә, Сускан - чуаш авылы, Ивановка - чуашлар нигезләгән рус авылы, Бритовка - татар авылы була, соңрак авыллар зураеп берләшәләр. Бритовка авылын Түбән Новгород һәм Сембер губернасы Ача, Цекал, Каракитә авылы мишәрләре нигезләгән[3]

1884 елда 2 тимерче йорты, һөнәрче йорты, 9 кибет, йон туку, тегү, аяк киемнәре остаханәләре, земство мәктәбе, волость үзәге 9 мәчет урнашкан була.

1930 елдан хәзерге Выселкига караган авылларда «Красной Армии», «Кызыл Байрак», «Кызыл Йолдыз», «Карл Маркс исемендәге» (1950 елдан «Коммунизм юлы»), «18 партсезд» колхозлары оеша. 1954 елдан «Дружба», 1992 елдан – АҖ «Дружба», хәзер – ҖЧҖ «Агропромсервис».[3]

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[4]2012[5]2013[6]2014[7]
2479263527433012
Милли составы

1910 елда авылда 6097 кеше, 2010 елда авылда 2479 кеше яшәгән,[8] татарлар, руслар, чуашлар.[9]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И. М. Хәлиуллов — ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында 9 мәчет эшләгән.

1930 елларда 8 мәчет сүтелеп биналары төрле мәктәпләр өчен кулланышка тапшырыла, ә 2017 елда 1864 елгы 9нчы мәчет тә сүтелә.[10]

Авылда хәзер ике мәчет бар, шул исәптән 1997 елдан яңа мәчет эшләп килә.[3][11]

Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы бар. Татар телен өйрәнү түгәрәге эшли. Мәдәния йорты, балалар сәнгать мәктәбе, амбулатория, 2 аптека, элемтә бүлеге, кибетләр урнашкан. Музыка мәктәбе каршында «Алтынчач» фольклор ансамбле эшләп килә. Татар бәйрәмнәре уза.[3]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  2. Схемы территориального планирования муниципального района Камышлинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  4. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  5. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
  6. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
  7. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
  8. Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
  9. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  10. Татарские Выселки лишились памятника старинной архитектуры.
  11. Ставрополь районы. Татар энциклопедиясе.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]