Бөкер (Алтай крае)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөкер (Алтай крае) latin yazuında])
Бөкер
Нигезләнгән 1864 Edit this on Wikidata
Сәгать поясы Омск вакыты, Красноярск вакыты
География
Ил Россия
Координатлар 50°59'21.966"N, 80°7'36.761"E
Почта индексы 446870, 658276 Edit this on Wikidata
Карта

Бөкер[1] (рус. Беленькое) — Алтай краеның Угловское районында урнашкан авыл, хәзерге вакытта ул төбәктәге бердәнбер татар авылы булып тора.[2]

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Омск вакыты

Бөкер (Алтай крае) Омск вакыты (Omsk Time Zone, OMST) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +6:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +3 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+3 итеп күрсәтелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга XIX гасырның икенче яртысында Казан губернасыннан күчеп килүчеләр нигез сала.[2]

Октябрь инкыйлабына кадәр Тум губернасының Змеиногорск өязенә караган.

Бүгенге көндә татар авылында яшәүчеләрнең саны кими бара, яшьләр анда калмый. Моның төп сәбәпләренең берсе булып, эшсезлек, зур шәһәрләрдән ерак булуы тора.[3]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1997[4]1998[4]1999[4]2000[4]2001[4]2002[4]2003[4]2004[4]2005[4]2006[4]2007[4]2008[4]
381380378398397382363366360356357343
2009[4]2010[4]2011[5]2012[5]2013[5]
293276272268267

Милләтләр (2010): татарлар — 86,8%, руслар — 11,8%, казакълар — 1,8%.[6][7]

Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елдан авылда Сабантуй бәйрәм итү традициясе яңартыла.[2][8]

2021 елның 30 июлендә Бөкер авылында татар мәдәнияте музее ачыла, һәм анда Алтай крае татарларының көнкүреш һәм традицион мәдәниятенең уникаль предметлары тәкъдим ителә.[9]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]