Кече Чапурин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кече Чапурин latin yazuında])
Кече Чапурин
Карта
Ил Россия
Өлкә Волгоград өлкәсе
Район Светлояр районы
Координатлар 48°26'56"тн, 44°34'33"кнч
Беренче телгә алу 1785
Халык саны 805[1] кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды +7 84477
Почта индексы 404199
Русча атамасы Малые Чапурники

Кече Чапурин[2]Волгоград өлкәсендәге татар авылы. Волгоградтан 4,5 чакрымда гына урнашкан. Зур Чапурники авылы белән бер авыл советына керә. Светлояр районына карый.

Кече Чапуринның басулары Волгоград газкомбинатының санитар зонасына керә. Завод салган эколог зыянны каплау аркасында Зур Чапурники авыл советы Россиянең иң бай авыл муниципаль җирлекләре арасына керә. 2010 елда завод 130 млн сум күчергән.

Авылда меңгә якын кеше яши, 98% татарлар, өйләргә газы-суы кертелгән, юллар әсфәлт. Җирләр бик яхшы – ни утыртсаң, шул үсә, биредә карбыз-кавын, өрек-йөзем үстерү гадәти хәл.

Халыкның күпчелеге Волгоградка йөреп эшли, Кече Чапурникны Волгоградның көньяк капкасы, дип тә атап йөртәләр. Авылда иң борынгы мәчет, клуб, дәүләт бюджетында торган бик яхшы “Туган як” музее, “Татар мәдәни-этнография үзәге”, китапханә, 2 ансамбль эшләп килә, өлкә сабантуйлары да биредә үтә. Ә менә мәктәп юк, заманында бу авылда 2 мәктәп булган, аларда 1949 елга хәтле бары тик татарча гына укытканннар, хәзер исә күрше Зур Чапурники дип аталган рус авылына күчергәннәр. Җирле хакимият идарәсе дә шунда урнашкан.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кече Чапурин мәчете

18-19 гасырларда Кече Чапурникка Пенза якларыннан мишәрләр һәм Казан ягыннан татарлар күчеп утыра. Менә шул Казан ягыннан күчкән татарларны “керәшен татарлары” дип йөрткәннәр, халык сөйләве буенча, алар Тәтеш өязеннән чыккан булырга тиешләр. Зиратлар гына түгел, авыл үзе дә икегә бүленгән булган – мишәр очы һәм керәшен очы. 1905 елгы инкыйлабтан соң керәшеннәр дәүләт тарафыннан мөселман динен тотарга рәсми рөхсәт алганнар. 1911 елда алар үз мәчетләрен салып чыкканнар. Хәзер авылда керәшеннәр дә, мишәрләр дә юк, барысы да үзләрен татар дип йөртәләр һәм моның белән бик горурланалар.

Бөек Ватан сугышы елларында Кече Чапурник авылы тагы бер тапкыр тарихка керә. Сталинград сугышының фронт сызыгы шушы татар авылы аша үткән, дисәң дә була. Халыкның сөйләве буенча, 1942 елның 6 һәм 23 августларында немецлар Кече Чапурник авылын бик нык бомбага тоталар, чөнки монда совет гаскәрләренең базасы урнашкан була. Авылның яртысы юкка чыга, бу мәхшәрдән бары тик борынгы мәчет кенә исән кала. Бу авылдан Бөек Ватан сугышында 136 кеше үлә, ә тылда, эвакуациядә үлүчеләрнең саны билгесез.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]