Тархан (Мордовия)
Тархан | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Мордовия |
Район | Темников районы |
Координатлар | 54°32'19.010"N, 43°24'33.941"E |
Беренче телгә алу | 1631 |
Халык саны | 275 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
почта индекслары | 431231 |
Рәсми сайт | tarhtem.edurm.ru/p9aa1.html/p9aa1.html |
Русча атамасы | Тарханы |
Тархан — Мордовиянең Темников районы татар авылы. Аксел елгасы өстендә урнашкан. Район үзәгеннән 30 км еракта. Халык саны – 275 (2012).
Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл советы үзәге, Тарханга Әйки, Янак, Подайкеево, Татар Акашы, Сөендек, Тумсово авыллары карый.
Авыл советы буенча 349 кеше яши (2011). Шулардан 93 пенсионер. Татарлар 205, мукшылар – 96, калганы руслар. 2010 елда 7 бала туган, 4 кеше бакыйлыкка күчкән. 50дән артык Тарханда яшәүче Мәскәү белән Питербурда хезмәт куя.
Күптән түгел авыл аша уза торган юл федераль трассага әйләнгән.
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төп 9-еллык мәктәбе, яңа таш мәчете бар. Укучылар саны – 58 (2011). Татар мәдәнияте музее оештырылган. Татар теле укытыла.[1][2]
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тархан ААҖ фермаларында 1400 баш мөгезле эре терлек асрала.[3] Ринат Дулатов кош фермасында 2000 баш каз тота.[4]