Беренче Әрҗән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беренче Әрҗән latin yazuında])
(1нче Әрҗән битеннән юнәлтелде)
Беренче Әрҗән
Карта
Ил Россия
Регион Пермь крае
Район Барда районы
Координатлар 56°53'48.39"тн, 55°36'8.00"кнч
Халык саны 1354 кеше
Милли состав татарлар
Телефон коды 34261
Почта индексы 618160

Беренче ӘрҗәнПермь крае, Барда районындагы татар авылы. Район үзәге Барда авылыннан 3 км читтә урнашкан. Икенче Әрҗән авылы белән Әрҗән авыл советын тәшкил итәләр. Әрҗән авыл поселениесе район үзәгенә иң якыннарның берсе булып тора. Биредә ике авылда 2092 кеше яши. Эшкә сәләтле 1206 кеше исәпләнә, аларның 700 е предприятиеләрдә, оешмаларда hәм учреҗдениеләрдә эшли. Пенсионерлар – 556, 17 яшькә кадәрге балалар — 398.

Поселение җиренең гомуми мәйданы 10349 гектар. Беренче Әрҗәндә — 485, ә Икенче Әрҗәндә 285 крестьян хуҗалыгы бар. Хуҗалыкларда 5 ат, 290 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 149 сыер, 500дән артык тавык hәм 15 каз исәпләнә.[1]

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Археологлар фикеренә нигезләнгәндә, бу төбәктә кешеләр борынгы заманнарда ук гомер иткәннәр. Тол елгасының уң як ярында II Әрҗәннән 1,5 километр төньяк-көнбатышта безнең эрага кадәр V-III гасырларга караган Краснояр I, шулай ук II Әрҗәннән 1 километр көньяк-көнбатышта Краснояр II, I Әрҗәннән 7 километр көнбатышта Краснояр III авыл урыннары табылу шул хакта ачык сөйли. Әйе, ул чорда безнең төбәктә кыпчак кабиләләре яшәве билгеле, аларны нугайлылар дип йөрткәннәр, соңрак гәйнәлеләр дип атаганнар.

X гасырда көньяк Кама буе җирләре, шул исәптән Тол елгасы үзәннәре Идел буе болгарлары йогынтысына күчә. Тол буе татарлары һәм башкортлары соңрак Гәйнә волостен барлыкка китергән авылларга нигез салганнар. Шулар арасында иң борынгылар — ике Әрҗән авыллары.

Тарихи мәгълүматларга караганда, 1547-1550 елларда Алтай якларыннан хәзерге II Әрҗән зираты тирәсенә кешеләр килеп урнаша башлый. (Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: Алтайда хәзер дә Әрҗән авылы бар, андагы минераль су чыганагын да Әрҗән дип йөртәләр). Килгән халык кустарчылык, игенчелек, аучылык белән шөгыльләнә. Бу археологик казылмалар белән янә бер расланды. Ләкин борынгы авыл әлеге урында озак яши алмый, су җитми, җир дә уңдырышсыз була. Авыл Тол елгасының уң як үзәненә күчеп утыра. Беренче күчүче Фәзгетдин исемле кеше була. Шулай итеп II Әрҗән авылына нигез салына.

Шул ук елларда Толның уң ягындагы Кызылъяр тавында Гайнетдин авылы да була. Гайнетдин авылга нигез салган Гәйнә ыруы вәкилләренең беренчесе була (Әрҗән авылларының барлыкка килү тарихын II Әрҗәндә 109 яшькә кадәр яшәгән Мәрхәбә әби сөйләп калдырды). Шушы чорда җиде газизләрнең берсе – Хәсән-шәех исемлесенең Гайнетдин авылы янында сакта торуы да билгеле.

Явыз Иван Казанны басып алгач, мөселманнарга Чулман елгасына 45 чакрымнан да якын утыру тыела. Шуңа күрә Гайнетдин авылы кешеләре Толның сул як ярына, Күгәрчен елгасы буена күченеп киткәннәр. Шулай итеп, биредә I Әрҗән авылына нигез салынган. Бераздан бирегә удмуртлар, башкортлар күченеп килгәннәр. Авылда хәзер дә удмурт зираты бар.

Шушы чорда тыныч урын эзләп, Казан ягыннан Абуз, Мустак, Киек, Туйгиль, Алдар, Ибрай; Минзәләдән Әхмәр бабай, Балтай; Болгар җиреннән Рангул, Мөрсәлим, Назаргул, Хәлил; Сарапул якларыннан Иманай (Иванай), Иткин (Эткен), Хәсән (Тасан), Куштан (Каштан), Таһир бабайлар килеп урнашканнар. Бездәге хәзерге фамилияләр шушы исемнәрдән калган. Күчкәннәр бирегә яңа шөгыльләр алып килгәннәр: тегүчелек, тула һәм киез итек басу, сәүдәгәрлек итү. Бу вакытта Әрҗән авыллары икмәкле як буларак бөтен Кама буенда танылу алганнар. I Әрҗәндә 115 дисәтинә, II Әрҗәннең 130 дисәтинә җире булып, ике авылда 881 кеше яшәгәнлеге билгеле...

1905-1907 елгы революцион күтәрелешләр безнең авылларны да читләтеп үтми. Ярлылар белән байлар арасында каршылыклар туып тора. Гәйнә кешеләре шәһәрдә эшләгән якташлары ярдәмендә илдәге революцион күтәрелешләр белән танышып барганнар. Мәсәлән, Пермьдә приказчик булып эшләгән Әрҗән кешесе Әмирҗан Кантуганов эшчеләрнең губернаторны кулга алуларын, чабата, чыба кидереп, Казан тракты буйлап йөртүләрен авылга кайтып сөйли.

1912 ел. Столыпин реформасы тудырган авыллар: Кызылъяр, Явышкыр, Карман, Үтәй, Үтәйбаш, Искилде. Әрҗәннән Кызылъярга Саитовлар, Үзәкәевләр, Атнабаевлар, Киековлар, Хәлиловлар, Назаргуловлар; Явышкырга Иманаевлар, Мөрсәлимовлар, Үзәкәевлар, Аткуловлар, Мөстәкыймовлар, Хәсәновлар; Карманга Әхмәровлар, Мөрсәлимовлар, Галимовлар; Үтәйбашка Назаргуловлар, Куштановлар, Ибраевлар, Сәвәләевлар, Таһировлар; Искилдегә Мөрсәлимовлар күченгәннәр.

1914 ел. I Бөтендөнья сугышы. Әрҗән кешеләренең болай да авыр тормышы тагын да катлаулана. Авылдан сугышка күп кенә ирләр җибәрелә. Алар арасында I Әрҗәннән Мингәрәй Үзәкәев, Рәкыйб Таһиров, Закир Таһировлар да була. Алар өч сугышта катнаша.

Революциягә кадәр адрес түбәндәгечә булган: Пермь губернасы, Сарапул округы, Уса өязе, Әрҗән волосте, Әрҗән авылы. Революциядән соң: Урал өлкәсе, Сарапул округы, Әрҗән районы, Барда авыл советы, Әрҗән авылы.

1917 ел. Әрҗәндә Совет хакимиятен урнаштыру эше башында Петроградта Октябрь кораллы восстаниесендә катнашкан, элекке Кронштадт матросы Иван Малафеевич Ханжин тора.

1921 ел, 29 май. РКП (б) өяз комитеты бюросының карары белән татар-башкорт бюросы Әрҗәнгә күчерелә. 1919-1922 елларда илдә гражданнар сугышы башлана. Барда районы акларның һәм кызылларның плацдармына әйләнә. Казган тауда аклар, Мәнгәҗи тауда кызыллар була. Аклар авыл халкы белән начар мөнәсәбәттә булалар. Совет хакимияте активистларын гаиләләре белән аталар.

1921 ел, 4-6 март. Колчак һөҗүмгә күчә һәм бөтен Урал халкы өчен кара көннәр башлана. Колчак гаскәре I Әрҗән зиратында пушкасын утырта, шуннан Казган тауга — кызылларга ата. Бер гаепсезгә җәзалап үтерелгәннәр саны 100ләр белән исәпләнә.

1921-1922 еллардагы ачлык бик күп гомерләрне вакытсыз алып китә.

1924 елның гыйнварында Әрҗән районы барлыкка килә һәм ул сентябрьдә Бардага күчерелә. Өяз комитеты бюро әгъзасы итеп Солтан Абдусәләмов, ячейка секретаре итеп Кантуганов Газиз билгеләнә.

1924 елның 1 апрелендә I Әрҗәндә волость бинасында I район партия җыелышы үткәрелә. 26 коммунист катнаша.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь революциясенә кадәр Әрҗәндә ике мәчет һәм алар каршында ике дини мәктәп-мәдрәсә эшләгәне билгеле.

1909-1010 елларда өч класслы рус земство мәктәбе ачыла. Укыту рус телендә алып барыла. Бирегә бөтен тирә-як авыллардан укырга йөриләр.

1912 елда 3 класслы мәктәп бинасы төзелә. Озакка сузылган империалистик һәм гражданнар сугышларыннан соң ачлык еллары башлана. Балалар мәктәпкә йөри алмыйлар, ачтан үлмәс өчен хәер сорашып яшәргә мәҗбүр булалар, күп балалар ятим кала. Алар 1921 елда өяз мәгариф бүлеге карары нигезендә Әрҗәндә ачылган балалар йортына урнаштырылалар.

1918 елда I Әрҗәндә башлангыч мәктәп ачыла. Укытучы Ибраев Гаптелбәр Касим улы була.

1924 елда II Әрҗәндә башлангыч мәктәп ачыла. 1928 елда крестьян яшьләре мәктәбе эшли башлый, җитәкчесе Киеков Хаммат Зариф улы була.

1933 елда I Әрҗәндә җидееллык мәктәп ачыла.

1935-1936 елларда балалар VIII класста укытыла башлый.

1936 елда Бардада урта мәктәп төзелә (агачтан, ике катлы, хәзерге мәдәният үзәге урынында).

1961 елда 7 еллык мәктәп 8 еллыкка әйләндерелә.

1998 елда 8 еллык мәктәп 9 еллыкка әверелә. Ә 2000-2003 елларда Әрҗәндә урта мәктәп ачыла, директоры Назаргулова Суфия Мидхәт кызы.

Колхоз тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1929 елны ике авылда да күмәк хуҗалыклар оештырыла башлый. Күмәк хуҗалык башта «Чүпрәк» дип, соңрак «Кызыл кырчы» дип атала. Хуҗалыкны оештыруда төп рольне Ибраев Гаптелбәр Касыйм улы уйный, беренче рәис Зөһрә Куштанова, аннан соң Мирза Таразов була.

II Әрҗәндә «Кызыл сабан» хуҗалыгы белән әүвәл Хәсәнов Сәләхетдин җитәкчелек итә. Иң беренче колхозга керүче Әхмәров Сәлим була. Сугыш башлангач, берләштерелгән колхоз Сталин исемен йөртә, ул I һәм II Әрҗән, Кызыльяр, Үтәй, Үтәйбаш комплекслы бригадаларыннан тора. 1959 елда район территориясенең яртысын биләп торучы эреләндерелгән Ленин исемендәге колхоз оештырыла, председателе итеп Насыров Гаяз Закирович сайлана.

1941-45 еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I Әрҗәннән Бөек Ватан сугышына 256 кеше китә, аларның 123е әйләнеп кайта, 133е сугыш кырында ятып кала. II Әрҗәннән 273 кеше озатылып, 85е туган җиренә әйләнеп кайта алмый. 1941 елда Ленинградтан 293 һәм 309 санлы интернат-мәктәп балалары Әрҗәнгә эвакуацияләнә. Балалар белән бергә укытучылар һәм тәрбиячеләр дә киләләр. Алар сугыш тәмамланганчы биредә, авыл халкының ярдәмен, кайгыртучанлыгьш тоеп яшиләр. Ленинград балалары һәм укытучыларының рәхмәт хатлары хәзер дә килеп тора, алар әрҗәнлеләрнең яхшылыгын, киң күңеллелеген, мәрхәмәтлелеген бүген дә искә алалар.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча авылда 1354 кеше тора, шул исәптән 631 ир-ат һәм 723 хатын-кыз[2].

2005 елда исә халык саны 1276 кеше булган[3].

Икътисади-социаль халәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елларда Әрҗән авыл советы территориясеннән «Яңа УренгойУжгород» газ трассасы уза. 2009 елда I Әрҗәндә учреҗдениеләргә газ кертелә, ә 2010 елда йортларга керә башлый. 2000-2002 елны авылда асфальт салына, Бардага хәтле автобус маршруты ачыла. 2006 елны авыл поселениесе барлыкка килә, авыл башлыгы итеп Мөрсәлимов Раил Хәниф улы сайлана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Таң» газетасыннан
  2. Численность и размещение населения Пермского края. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Пермскому краю. әлеге чыганактан 2012-10-17 архивланды. 2012-09-01 тикшерелгән.
  3. Постановление Главы Администрации Чернушинского муниципального района от 9 июня 2005 г. №842 «Об утверждении перечня населённых пунктов Чернушинского муниципального района». Нормативно-правовые акты Российской Федерации — Министерство юстиции Российской Федераци. әлеге чыганактан 2016-03-11 архивланды. 2012-09-01 тикшерелгән.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]