Куян (Пермь районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куян (Пермь районы) latin yazuında])
Куян
Карта
Ил Россия
Регион Пермь крае
Район Пермь районы
Координатлар 57°47'33"тн, 56°19'1"кнч
Халык саны 1312[1] кеше
Милли состав татарлар
Телефон коды 342
Почта индексы 614533

Куян авылПермь районындагы татар авылы. Башкаладан 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә кунгур татарлары яши. Әлеге сала Пермь районындагы дүрт татар авылының иң зрусы булып тора. 578 хуҗалыгы булган Куянда барлыгы 1320 кеше яши. Милли состав ягыннан 83,4% татарлар, 11,7% руслар, 4,7% башкортлар.[2]

Авыл совет заманында эшләп торган мәчете белән мәшһүр булды. 1943 елдан 1955 елга кадәр авылда эшләгән Татар педагогия училищесы әйләнә тирә яктагы мәдәни үзәк булып торды.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куян һәм Култай авыллары биредә рус басып алуга кадәр яшиләр. Халкы 17 гасырдан башлап үзләрен татар диеп атыйлар. Куянда атаклы бай Исмәгыйль Тасимов руда заводлары булган. Башта атасы Тасыйм Мәмәтов, аннары улы Пермьнең тимер заводларын тимер рудасы белән тәэмин итәләр. Аларның оныклары патша сан алулары вакытында йомышлы татарлар яки мишәрләр итеп теркәләләр. Инкыйлабка кадәр Куян Себер трактында почта станциясе була. Ике мәчет эшләгән.

1970, 1979 һәм 1989 елларда Куянда яшәгән кешеләрнең һәммәсе татар итеп языла.

Икътисади белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл янында ЯАҖ "ЛУКОЙЛ-Пермь""Кама-нефть"филиалының Козубай цехы урнашкан. Шәһәрдән ике автобус килеп, кешеләрне Пермьнең мотор төзү һәм шәраб заводларына төяп алып китә. Халык йөреп эшләүне кулайрак күрә. Колхоз, совхозы таралганнан бирле фермаларында малы да калмаган, иген игүчесе дә юк. Шәхси оешмалар да әллә ни юк, бер Кадрия Әхмәтҗанова лимонад заводы салып куйган.

Яшәгән йортлар, яшелчә бакчалары үзләрнеке, тик калган җиргә алар хуҗа түгел. Барысы да федераль хакимият карамагында. Шуңа күрә берәү дә җир эшенә керешеп китә алмый.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда моннан ике ел элек кенә унберьеллык татар мәктәбе булган. Бүген исә тугызьеллыкка үзгәреп, укучылар бары атнага ике тапкыр гына татар теле укый. Моңа кадәр өч дәрес укысалар, быел бер сәгатенә физкультура укыта башлаганнар. Мәктәп директоры Римма Шаһиева әйтүенчә, оптимальләштерү дигән сылтау белән балалар бакчасын да мәктәпкә кушып куйганнар. Шуңа күрә укучылар ике сменада укый икән. Ә 2009/10 уку елында мәктәптә 126 бала укыган. Балаларның 10-11 сыйныфка күрше рус авылына барасылары килмичә, йә училищега укырга китәләр, йә заводка эшкә керәләр.

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]