Янапай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Янапай latin yazuında])
Янапай
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Янапай авыл шурасы[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Янапай авыл шурасы[d][1]
Сәгать поясы UTC+05:00
Почта индексы 617874
Карта

Янапай - Пермь краеның Октябрский районындагы татар авылы. Авыл Янапай авыл җирлегенең үзәге булып тора. Янапай авыл җирлеге үз эченә 10 торак пунктны ала.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Чусавай елгасы кушылдыгы булган Сылва елгасының[2] кушылдыгы Ирен елгасы ярында урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылны Казан ягыннан килгән кешеләр нигезли. Гондыр ягында күп кенә авылларда татарлашкан марилар һәм удмуртлар яши. Янапай авылында да удмурт нәселләре бар.[3] Беренче булып Янапай Кутлубаев килеп урнашкан дип санала.

Авыл 1704 елдан Бардатамак дигән татар авылы буларак билгеле. Тагын бер исеме - Сазавыл[4], бу атамасы авыл тирәсендә сазлыклар күп булу белән бәйле.[3] 1842 елдан Ирен елгасы буендагы авыл янында урман кисү фабрикасы эшләгән, соңрак (1869 елдан) - урман кисү пилорамасы. Элек авылдан Әтер юлы башланган[4] һәм Бөре трактының Янапай станциясе урнашкан була.[5]

1928 елда Кызыл Урал коллектив фермасы булдырыла, 1959 елның февраленнән - 21-нче партия конгрессы исеме белән аталган (1964 елның гыйнварына кадәр булган). 1982 елның 26 февралендә "Урал" авыл хуҗалыгы артеле оештырыла.

Авыл Кызылъяр өязенең Янапай волосте һәм соңрак Янапай авыл советы үзәге була (2006 елның гыйнварына кадәр).

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 641 кеше (1869);
  • 999 кеше (1926);
  • 879 кеше (2002);
  • 760 кеше (2010);
  • 768 (регистрациядәге), 667 (даими яшәүче), (01.01.2018)[6].

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биредә "Урал" колхозы авыл хуҗалыгы предприятиясе, икмәк пекарнясе, почта бүлеге урнашкан.

Сәләмәтлек саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фельдшер-акушерлык пункты.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык мәгариф учреждениеләреннән урта мәктәп (1995 елдан бирле анда тарихи музей бар) һәм балалар бакчасы бар.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният йорты, китапханә. Мәчет эшли (1996 елдан).

Архитектура, истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылдан 1,5 км ераклыкта Янапай боз мәгарәсе (озынлыгы - 25 метр), Ирен ярында 1955 елның февралендә барлыкка килгән Янапай карст чокыры (тирәнлеге - 14 метр) бар.

Урамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамнары[7]:

  • Елга арты;
  • Ирен;
  • Механизаторлар;
  • Яшьләр;
  • Партизаннар;
  • Совет;
  • Мәктәп.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]