Кырык Өйле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кырык Өйле latin yazuında])
Кырык Өйле
Нигезләнү датасы 1900
Дәүләт  Россия империясе
 СССР
 Россия
Карта

Кырык Өйле (Кыркиле,[1] рус. Кири-Кили, Кирикили, нуг. Кыркуьйли)Әстерханның Ленин районына караган элеккеге карагаш татарлары авылы. Ул шәһәрнең көнчыгыш читендә, Кривая Болда елгасы яры буйлап сузылган. Карагашлар күпләп яши торган урын буларак билгеле.[1]

Авылның исеме нугайчадан "кырык уьй", ягъни "кырык өй" дигәнне аңлата: нугай культурасында 40 саны изге санала һәм кайвакыт күплекне белдерә. Башка версия буенча, авыл исеме нугайча "куркуй" — камыш себеркесе дигәнне аңлата.[2]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл картлары әйтүенчә, авылга XIX-XX гасыр башында Әстерхан губернасынвң Кызыл Яр өязе Ходҗитай, Сәетләр, Лапас һәм Ясын-Сокан авыллары кешеләре нигез салган. Революциягә кадәр ул Әстерхан өязенең Началов волостенә караган. 1922 елдан Яңа Авыл советы составында. 1940 елның маенда ул Әстерхан шәһәре чикләренә кертелә.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырык Өйле авылы шәһәр үзәге белән 23 автобус һәм 37 номерлы такси маршруты белән бәйләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]